Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"ТАТМЕДИА" бинасында “Питрау җыены – җәй җәме” фотокүргәзмәсе ачылачак

Фотокүргәзмә Питрау җыенына багышланган

12 июль көнне сәгать 11:00 дә "ТАТМЕДИА" бинасының беренче катында Питрау бәйрәменә багышланган “Питрау җыены – җәй җәме” күргәзмәсе ачылачак. Биредә Республикакуләм Питрау җыенының күңелле мизгелләреннән торган фотолар тупланган.

Пресс-релиз белән якыннан танышыгыз:

“Питрау җыены – җәй җәме” күргәзмәсе

пресс-релизы

12 июль, 2021 ел

12 июль көнне 11.00 сәгатьтә “Татмедиа” бинасында (Декабристлар ур., 2нче йорт) “Туганайлар” газетасы редакциясенең “Татар-информ” мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган  “Питрау җыены – җәй җәме” күргәзмәсен ачу тантанасы була.

Күргәзмәдә республика күләмендәге “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 29 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары – Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган ул фотоларның һәркайсына текстлар – танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.

Питрау җыены Мамадыш районының Җөри авылында беренче тапкыр 1999 елда үткәрелә.

2002 елдан “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале буларак оештырылып килә. 2008 елда Татарстан халыклар Ассамблеясе канаты астында үткәрелә торган этник бәйрәмнәр исемлегенә рәсми рәвештә теркәлде. 

Питрауның 20 еллык юбилее булган 2019 елда бу бәйрәмдә 60 меңләп кеше катнашты.

Питрау – ул, иң элек, барың бергә күңел ачу, халык җыруларын яңгырату, җырлы-биюле түгәрәк уеннар. Җөри авылының Тырлау аланы Питрау фестиваленә килүче дистәләрчә мең кешене кочак җәеп каршы ала. Бәйрәмгә үзебезнең Татарстан һәм, шулай ук, Башкортстанның – Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Оренбург өлкәләреннән, Удмурт республикасының керәшеннәр күпләп яши торган төбәкләреннән фольклор ансамбльләре килә.

Питрау фестивале – керәшеннәрнең үзенчәлекле һәм кабатланмас мәдәниятен, фольклор мирасын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә танытты. Республика җитәкчелеге Татарстанның күп милләтле, төрле конфессиядәге халыкларыннан берсе булган керәшеннәрнең үз традицияләрен, үз гадәтләрен сакларга омтылуын тиешенчә бәяли һәм бу бәйрәмне оештыруда һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә.

Күргәзмәдә урын алган фотолар Питрау җыенының кабатланмас мизгелләре белән таныштыра, керәшен бәйрәме турында күзаллау мөмкинлеге бирә.

 

 

 

Пресс-релиз выставки “Питрау җыены – җәй җәме

(«Джиен «Питрау» – красота лета»)

12 июля 2021 года

12 июля в 11.00 часов в здании “Татмедиа” (ул. Декабристов, 2) состоится торжественное открытие фотовыставки “Питрау җыены – җәй җәме” («Джиен «Питрау» – красота лета»), организованной редакцией газеты «Туганайлар» совместно с ИА “Татар – информ”.

На выставке будут представлены 29 фотографий, сделанных в 2017 и 2019 годах на фестивале кряшенской культуры «Питрау». Их авторы – Рамиль Гали и Ильнар Тухбатов. Каждая фотография, являющаяся образцом высокого профессионализма, была сопровождена цитатой – отрывком из стихотворений кряшенских и татарских поэтов и кряшенских песен.  

Впервые праздник «Питрау» был проведен в селе Зюри Мамадышского района в 1999 году.

С 2002 года «Питрау» проводится как фестиваль кряшенской культуры. В 2008 году он был официально зарегистрирован в списке этнических праздников, проводимых под эгидой Ассамблеи народов Татарстана.

В праздновании 20-летнего юбилея Питрау в 2019 году приняли участие около 60 тысяч человек.

Питрау – это, прежде всего, совместные развлечения, песенно-танцевальные игры и народные песни кряшен. Поляна Тырлау в селе Зюри встречает десятки тысяч людей, приезжающих на фестиваль «Питрау». На праздник собираются фольклорные ансамбли из Республики Татарстан, а также из Бакалинского района Башкортостана, Нагайбакского, Чебаркульского районов Челябинской области, Самарской, Оренбургской областей, Удмуртской Республики.

Фестиваль «Питрау» прославил кряшен, его самобытную и неповторимую культуру, фольклорное наследие не только в России, но и за рубежом. Руководство республики по достоинству оценивает стремление кряшен, являющихся одним из представителей многонациональных, многоконфессиональных народов Татарстана, сохранить свои традиции и всегда оказывает содействие в организации этого праздника.

Представленные на выставке фотографии знакомят с неповторимыми моментами джиена Питрау, дают представление о празднике кряшен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев