Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда төшерелә торган «Микулай» фильмына керәшен җәмәгатьчелеге дәгъва белдерә

Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант юк, ди Людмила Белоусова

Татарстанда керәшеннәр белән килешенмичә керәшен темасына кагылган фильм төшерелә башлаган. Керәшен халкының җәмәгать эшлеклеләре ризасызлыгын белдерә.

Сүз Татарстанның Питрәч районында Илшат Рәхимбай төшерә башлаган «Микулай» фильмы турында бара. «Микулай психологик триллерында Россиянең танылган киноактерлары Виктор Сухоруков һәм Иван Добронравовлар төшә. Тагын башка популяр артистлар төшә дигән мәгълүмат бар. Фильмның бюджеты 20 млн сум тирәсе.


Солтан Исхаков/архив

«Микулай» фильмы төшерелә башлавын социаль челтәрләрләр аша белдек. Нигез итеп керәшен тематикасын күтәргән әсәр алынса да, анда керәшеннәрдән бер консультант юк», — ди Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.

«Съемкалар башланганга кадәр сценарийны күрмәдек. Фильмның нинди юнәлеш алуы турында алдан хәбәрдар булмадык. Керәшеннәр фильм төшерә икән дигән хәбәр таралгач кына соратып алдык», — ди ул. Сценарийны Мансур Гыйләҗев та күрмәгән.


Салават Камалетдинов/архив

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай әлегә бу темага аңлатма бирмәвен әйтте. Ул фильмга кагылышлы бөтен интервьюларны 6 октябрьдән соң бирәчәк. Ул беренче интервьюны «Татар-информ»га бирергә вәгъдә итте.

Илшат Рәхимбай «Микулай» кинопроектын Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында уздырылган халыкара питчингта тәкъдим иткән иде. Проектны Россия киносы актеры Виктор Сухоруков яклап чыкты. Әмма жюри башка проектны сайлады.

«Микулай» — Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча Татарстанның ике театрында куелган моноспектакль. Әсәр Әлмәт һәм Кариев театрында сәхнәләштерелде.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев