Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка - 61 яшь

21 январь көнне Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Думасы депутаты Иван Михайлович Егоров 61 яшьлек туган көнен билгеләп үтә

Иван Егоров Республикада зур хөрмәткә ия кеше. Үз эченә төрле юнәлештәге дистәләгән предприятиене туплаучы “Ак Барс” Холдинг компаниясе”нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Министлар каршындагы Әфганстан Республикасы һәм Төньяк Кавказ регионында барган хәрби хәрәкәт ветераннары мәсьәләләре буенча оештырылган Координацион Совет председателе, Татарстан Республикасының автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулар өстенә, 2007 елдан – Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә.

Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклауда һәм торгызуда Иван Егоровның өлеше зур. Шушы елларда керәшен хәрәкәте моңа кадәр ирешелмәгән югарылыкка күтәрелде. Республика оешмасы Татарстан халыклары Ассамблеясе составында тора. Мамадыш районының Җөри авылында 22 ел рәттән уздырылучы “Питрау” республикакүләм керәшен культурасы фестивале бөтен Россия керәшеннәрен берләштерә. Халкыбызның культурасына, этникасына багышланган фестиваль-конкурслар, “Бәрәкәт” керәшен яшьләренең этнокультура хәрәкәте, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле,  “Айбагыр” этнолагере, Татарстан Фәннәр академиясе каршында керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү Үзәге, Казан шәһәрендәге “Керәшен җорты” – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк... Бу эшләнгән эшләрнең барысына да Иван Егоровның күп хезмәт көче, тырышлыгы кергән.

Иван Михайлович бик күп дәүләт бүләкләренә лаек. Ул – Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре. “Кызыл Йолдыз” орденын алганда аңа нибары 20 яшь кенә була. Иван Егоров “Казанның 1000 еллыгы” медале (2005 ел), "Фидакарь хезмәт өчен" ордены (2006 ел), "Россиянең агропромышленность комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен" алтын медале (2008 ел), икенче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медаль ордены, ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшләнлеге өчен РФ Президенты Рәхмәт хаты (2009 ел), РФ Эчке эшләр министрлыгының "Тугрылык өчен" билгесе (2009 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2011), III дәрәҗә Серафим Саровский ордены (2016), “Дуслык” ордены (2020), керәшеннәрне рухи агартуда күрсәткән хезмәтләре өчен Казан Изге Ана иконасының II дәрәҗә епархиаль медале (2020) һәм башкалар белән бүләкләнгән.

“Туганайлар” редакциясе коллективы исеменнән,  Иван Егоровны гомер бәйрәме белән ихлас котлыйбыз! Аңа озын гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X