Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташкирмән авылына туристлар күп килә

Ташкирмән инде 10 ел чит ил туристларын кабул итә

Лаеш районының “Бер юл – өч халык” дигән туристлык маршруты бу тирәдә яшәүче рус, татар һәм керәшен
нәрнең культурасы белән таныштыра.

“Һәр атна саен 70әр турист килә иде. Культураны күрсәтеп, ашатып-эчертеп җибәрәбез. Кытай, Япония, Германия һәм тагын бик күп башка илләрдән дә киләләр. Кала башы, Бишек тау шикелле изге җирләребез, борынгы йолалар турында сөйлибез. Йөз еллык сүрәкәләргә, чигелгән бистәрләргә “ах” итәләр. Биюләр, сүрәкә бәйләү буенча мастер-класслар уздырып, үзләренә бәйләтеп, биетеп карыйбыз”, – ди Валентина Владимировна.

Кунакларны Мишә елгасыннан тотылган балык ризыклары белән да сыйлыйлар. Балык дигәннән, Ташкирмән балыкчылар авылы да. Лаеш районы балык заводының биредә Пётр Кузнецов җитәкчелегендәге филиалы эшли. “Җирләре, техникасы, атлары бар. Үзе дә эшли, кешене дә эшле итә. Туристларны каршы алу өчен кафе да салдырды”, –дип сөйлиләр Пётр Михайлович турында авылдашлары.

Рыбучастокны карап йөргәндә, балыкчылар ике адаш – Кормачёв белән Киселёв Андрейларның (фотода) көймәләре ярга килеп туктады. Кәрҗиннәре тулы, балыклары сикерешә. “Балык аркасында рәхәтләнеп яталар, димәгез. Без труда не вытащишь и рыбку из пруда. Бүген төнге сәгать икедә чыгып киткән идек эшкә”, – дип сәлам бирде алар безгә, көзен командировкага баргач.

Ташкирмәндә халык ял итү урыннары, йортлары булдырып, аларны арендага биреп тә, акча эшли. Василий Брюхов, Айрат Шәрәфетдинов, Павел Смирнов – шундыйлардан. Авылга килеп, матур табигать кочагында ял итүчеләр, балык тотучылар җәен дә, кышын да бетеп тормый. Ял итүчеләр авыл кешесеннән сөтен, күкәен, эремчеген дә сатып ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев