Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Таңсылу”га – керәшен милли киемле курчак

Түбән Кама керәшен оешмасы идарәсе членнары Ташлык авылының “Таңсылу” бакчасы музеена керәшен милли киеле курчак бүләк иттеләр.

Хәзерге вакытта, Татарстандагы милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, шулай ук, мәдәни инициативалар фонды проектын тормышка ашыру максатыннан, җирле керәшен оешмасы бик күп эшләр башкара. Шуларның берсе – Ташлыктагы “Таңсылу” бакчасы балалары белән очрашып, милли кимеле курчак бүләк итү.

Керәшен оешмасы вәкилләренең бирегә килүе очраклы гына түгел. Татарстан халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү комиссиясенең Ташлыкта уздырылган күчмә утырышында җирле керәшен җәмгыяте председателе Тамара Баһаветдинова да катнашкан булган. Ул бакча музеендагы курчаклар коллекциясендә керәшен милли киемле курчак юклыгын күргән. Ташлык балалар бакчасы музее өчен керәшен милли киемле курчакны махсус әзерләткән.

Бакчдагы очрашуда керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира апалары Гыйльметдинова балаларга, аңлаешлы һәм гади итеп, керәшеннәр, аларның кемнәр булуы, элеккедән килгән йолалары, гадәтләре, киемнәре турында сөйләде. Ул сөйләгәндә, балалар үзләре дә, курчакның башындагы ука чачаклы калпагын, күлмәген, алъяпкычын һәм тамаксасын тотып-тотып карадылар.

Курчак белән беррәттән, бакчага “Татар халык әкиятләре” китабын да бүләк ителде. Татар, рус һәм инглиз телендәге ул китап Төркиядә, сыйфатлы һәм экологик яктан чиста кәгазьдә бастырылган. Китапны чыгаруда барлык чыгымны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Яшәр улы Моратов һәм аның гаиләсе (хатыны Гөлнара Сәлимҗановна) тулысынча күтәргән.

“Таңсылу” бакчасы балалар курчакны да, әкиятләр китабын да яраттылар, бүләкләр өчен, рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев