Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәңкәле бизәнү әйберләре сере

Керәшеннәрнең тәңкәле бизәнү әйберләре матурлык функциясен генә түгел, ә начар көчләрдән саклавыч ролен дә үтәгән.

Халкыбызда тәңкәле бизәкләр күптөрле булган. Муен бизәкләре — тамакса, муенҗака; күкрәк бизәкләре — сакал, түшлек; җилкәдән киеп куя торганнары — муйтомар, кәсилә, дәвәт; толым өчен — тезмә, чәчкап, чулпы тәңкәләре; йөз өчен — маңгай тәңкәсе, чигәчәләр. Шулай ук, тәңкәләр алкалар, балдаклар, беләзекләр ясаганда кулланылган. Сыргалар, беләзекләр турында газетабызның 26 январь (486) санында язган идек - Чыңлап тора тәңкәле беләзекләре. Бүгенге язмада игътибарны муен, күкрәк һәм җилкәдән киеп куела торган саклавыч-бизәкләргә бирәбез.

Милли үзенчәлеккә ия 
Көмеш тәңкәле традицион бизәнү әйберләре Идел һәм Урал буе, Себер һәм Ерак Көнчыгыш, Кавказ, Кырым, Урта Азия, Казахстан, шулай ук, Балкан славяннарында, украиннарда һәм җир шарындагы башка күп кенә халыкларда бар. Археологик экспедицияләр вакытында, хәтта, викинглар заманындагы тәңкәле әйберләр дә табылган. 

Һәр халыкның бизәнү әйберләре үз милли үзенчәлекләренә ия. Керәшеннәрдә, удмуртларда, мариларда, башкортларда һәм кайбер башка халыкларда муен бизәге, башлыча, тукыма күкрәкчәләр рәвешендә булган, аларда тәңкәләр, медальләр һәм башка түгәрәк ташчыклар тегелгән. Мондый нәрсәләрдә төрле ил тәңкәләре дә кулланылган, чөнки дәүләтләр бер-берсе белән сәүдә иткән, үзара акча йөреше булган. Бисер белән эшләнгән муен бизәкләре дә бар. Үзәк Россия халыкларында еш кына кызыл төстәге муенсалы тәңкәле бизәкләр очрый. Христианлык килгәч, бизәкләр тәреләр белән тулыландырыла башлый.

Тәңкәләрдән ясалган муенсалар кошелек формасында булырга мөмкин дигән версия бар, чөнки кайчандыр каурый сыман кабырчыклардан ясалган муенсалар булган, алар акча берәмлекләре һәм талисманнар булып хезмәт иткән. Сүз уңаеннан, каурый сыман кабырчыкларны керәшен тамаксасында да очратырга мөмкин булган. Полаб телендә (югалган көнбатыш славян телендә) монистларга (тәңкәле муенсалар) якын сүз «коралл» (мәрҗән) дип тәрҗемә ителә. Күп кенә керәшен тамаксалары һәм чигә бизәкләре кырыйлары еш кына берничә рәт мәрҗәннәр белән дә бизәлгән. 

Мәҗүси ышанудан — православиегә 
Элгәреләр хатын-кызны җир алиһәсе буларак кабул иткәннәр, чөнки ул нәсел дәвамчысы, аны сакларга-якларга кирәк. Тормыш көче үзәге урнашкан бугаз тирәсенә хатын-кызлар тавыш чыгара торган нәрсәләр кигәннәр. Борынгы мәҗүсиләр ышануы буенча, бизәнү әйберләренең тавышы явыз көчләрне куркыткан, Аллалар күңеленә хуш килгән. Соңрак бу ышану христиан традициясенә әверелә, анда чаң чыңы тавышы җанны савыктыра дип санала.

Элек кызлар түгәрәк уенга җыелганда, әйтерсең лә тирәяктан тәңкәләр чыңы һәм яңгыравык җырлар яңгырап торган. «Керәшен кызлары һәрвакыт «чыңлап тора», чөнки хатын-кыз костюмының мәҗбүри атрибутын — тамаксаларны тагалар», дип сөйләгәннәр борынгылар. Кызлар тәңкәле беләзекләр дә яратканнар, аларны парлап кигәннәр. Шулай ук, пар тәңкәле йөзекләр кигәннәр. Чәч толымын тәңкәле чачкабка яшергәннәр. Шулкадәр көмеш тәңкә так та, ничек чыңлап тормыйсың!? Көмеш тавышы бөтен пычраклыкны куркыта, дип борынгыдан ук ышанганнар. 

Тәңкәле муен, күкрәк һәм җилкәдән киеп куела торган матур бизәнү әйберләре буыннан-буынга тапшырылган. Аларны әнисеннән олы кызына тапшыру гадәте булган, кайвакыт бу бизәнү әйберләрен кызга туй көнендә каенанасы бүләк иткән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, керәшеннәрдә ир белән хатын буларак бергә яшәү өчен Ходайдан ризалык алу «кәбен кою» дип йөртелә. Элек «кәбен» сүзе белән керәшеннәр туй көнендә кәләшнең башына сибелгән тәңкәләрне атаганнар, шуннан «кәбен кою» дигән төшенчә барлыкка килгән. Аннары тәңкәләрнең берсен ике яртыга кискәннәр, шуннан «кәбен кисү» дигән сүз ясалган. 

Һәр бизәкнең үз асылы 
Тамакса, муенҗака — икеөч рәт тәңкәләрдән торган һәм кызыл мәрҗән (коралл) белән бизәлгән көндәлек муен бизәгече. Аны, күбрәк, яшь кызлар таккан. 

Җака чылбыры — муенга киелә торган бизәнү әйбере. Чылбыр рәвешендә 5-7 тармаклы итеп ясалып, ташлар белән бизәлә. 

Түшлек, сакал бөтен түшне каплап торган, зур, озын булган. Анысын хатыннар таккан. Бай хатыннары түшлек өстеннән, хәтта, тамакса да бәйләгәннәр. 

Маңгай укасы һәм маңгай тәңкәсе дип аталган баш киемнәре Алабуга һәм шул якка якын Мамадыш керәшеннәрендә киң таралган. Әле бүген дә элекке бизәк-эшләнмәләр очрый.

Муйтомар — өч-дүрт рәт тәңкә тезеп ясалган, йөрәк яклап иң башыннан икенче як култык астына киелә торган киң тасма. Кама буенда яшәүче керәшеннәрдә аны дәвәт дип тә атаганнар. Кәсилә дигән варианты керәшенчәрәк һәм дөресрәк. Күпчелек олы хатыннар кигән. 

Керәшеннәрдә алтын тәңкә тагучы булмаган, бары тик көмеш кенә, чөнки алтынның бер генә тәңкәсе дә зур байлык, аны тагып йөрүе куркыныч. Тәңкәне кәсилә формасына күпме сыйган, шуның кадәр куйганнар. Алар ике төрле: муйтомар — дип аталганы Алабуга керәшеннәрендә, ул тоташ полоса булып бара; ә дәвәт, кәсилә дигәннәре — сигмент формасында — алгы өлештә киңрәк, ә артта таррак була. 

Төймә элек бик кадерле булган, аны брошкага тиңләгәннәр, тукымага вак акча, төймә, каурый (кабырчык) беркеткәннәр. Керәшеннәрдә, башка халыктан аермалы буларак, кәсиләгә катылык өчен эчтән катыргы кертелмәгән, ул сырып эшләнелгән. Ювелир әйберләрдән бары тик бер «күз» куярга яраган, ул күз тимәсен өчен куелган. Нигез-җирлек итеп, тар тукыманың караңгы яки кара төстәгесен алалар: беренчедән, озак саклану өчен шулай эшләнелгән; икенчедән, караңгы төс өстендә көмеш әйбәт күренә. Тукыманың, сирәк кенә, кызгылт-сары, кызыл төсләрен сайлыйлар. Бәйләвече сул җилкә аша махсус каптыргыч белән тыгыз итеп күкрәккә беркетелгән, бу җилкәгә авырлык китермәсен өчен эшләнгән. Тәңкәләр алгы якка да, арткы якка да куелган. Кешене бөтен яклап саклап торачак дигән ышану бар халыкта. Ике як тигез булсын өчен дә, аның кирәклеген аңлап була. Мондый саклавычлар керәшеннәрдә генә түгел, удмуртларда, мариларда, чувашларда да бар. 

Бүген дә яратып кияләр
Бүгенге көндә инде мондый бизәнү әйберләрен куллану сирәк булса да, тамакса формасындагысы әле шактый һәм алар яңа сулыш ала. Элекке вариантларга карап, бүгенге яшьләр үзләре заманча итеп эшләп, бәйрәмнәрдә тамакса кияләр. Хатын-кызлар мондый бизәнү әйберләренә кызыгалар, тагасылары килә. Бу — борынгы әби-бабаларыбыз белән безнең арадагы күренмәс җепләрне хәтерләтә. 

Керәшенлегебезне, үзенчәлегебезне саклап каласы килүне аңлата, кеше шуңа тартыла. Бу байлыклар сандыкларда әле дә бар. Элек булган дип кенә түгел, ә үз кулларыбыз белән тотып күрсәтә, сөйли алабыз. Керәшенлегебезне күрсәткән әлеге бизәнү әйберләре киләчәктә дә югалмас, онытылмас дигән фикердә калабыз. Тәңкәле бизәнү әйберләре таккан керәшен хатын-кызлары үзләренең матурлыклары һәм серлелекләре белән башкаларны ерактан ук таң калдырсын, сокландырсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев