Чыңлап тора тәңкәле беләзекләре
“Керәшен бизәге” (“Кряшенские узоры”) дип аталган өр-яңа проект кысаларында, керәшен хатын-кызларының борынгыдан сакланып калган көмеш беләзекләре, сырга һәм йөзекләре турында сөйлибез.
Керәшеннәрнең бизәнү әйберләрендә күңел байлыгы чагыла
Быел Татарстанда – милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы. Шул уңайдан, безнең “Туганайлар” редакциясе “Керәшен бизәге” (“Кряшенские узоры”) дип аталган яңа проект башлый. Милли бизәкләр ул халыкның гасырлар дәвамында тупланган бай этник тарихын үз эченә ала.
Ә ул тарих бистәр яки сүрәкәләрдәге аерым бизәк-элементларны гына түгел, шул ук милли кием-салым, музыка уен кораллары, агачларга уелган орнаментлар, үрелгән кәрҗинәр, киндергә төшерелгән рәсемнәр, тәре алларын һәм кул эше осталары йөзләрчә еллар буена иҗат иткән бай мирасны колачлый.
Бу язмада керәшен хатын-кызларының борынгыдан сакланып калган милли бизәкләреннән булган көмеш беләзекләр, сырга һәм йөзекләр турында сөйлибез.
Бизәнү әйберләре тарихыннан
Беләзекләр ясаганда зәркән (ювелир) эше осталары бөтөрле технология – коюдан алып бизәкләүгә кадәр кулланганнар. Бизәнү әйберләре ясау өчен төп материал буларак көмеш алынган. Аларны ясаганда металл эшкәртүнең иң борынгы ысулы булган кою технологик процессның нигезен тәшкил иткән. Чүкеп ясау өчен металл пластинаны яки бизәү өчен чыбыкны зәркәнчеләр көмештән, металл калдыклардан яки тәңкәдән коеп әзерләгәннәр. Кабарынкы рәсем төшерүдә иң киң таралган алым булып татар зәркәнчеләре арасында чүкеп ясау саналган. Нәзек металлда башкарылган мондый әйберләргә Европа һәм Азия өчен уртак булган ясау алымы хас: яссы орнамент металл пластинаның тигез өслеге каралтылып төшелә. Беләзекләрдә, асма бизәнү әйберләрендә бизәк итеп гарәпчә язылган каллиграфик текст та файдаланылган. Ул үзәк өлешкә урнаша һәм үсемлек бизәкләре белән уратып алына. Бу алым зәркән эшенә мөселман сәнгатенең тәэсире зур булганын дәлилли. Коеп яки калыплап (штамплап) ясалган өслекләрне бизәгәндә дә чүкеп бизәкләү ярдәмгә килгән.
“Хәзинә” сәнгать галереясенең “Керәшен сәнгате” күргәзмәсе каталогында язылганча, керәшеннәрнең зәркән (ювелир) бизәнү әйберләре дә – көмеш тәңкәле тамакса ише бизәнү әйберләреннән кала – Казан татар зәркәнчеләре тарафыннан ясалган. Материалы һәм технологиясе белән шактый аерылып торган бизәнү әйберләрен Балык Бистәсе осталары да ясаганнар. Шулардан, мисалга, күбесенчә коеп һәм чүкеп ясалган беләзекләрне китерергә була. Граверлау, ягъни каты материал өстенә чокып бизәк һәм язу төшерү дә киң кулланылган.
Беләзекләрдәге бизәкләр билгеле бер тәртиптә урнаштырыла: үзәктә – зур бизәкле киң тасма-полоса, ә аның өске һәм аскы өлешендә – беләзекне каймалап – яфрак, үренте ише вак нәкышләр яки өчпочмак шикелле геометрик бизәкләр. Беләзекләргә ярымай белән чәчәк бизәге аралаштырып та ясала; шулай ук, үзәк өлешендә – вак тәңкәләрдән торган өч асылма бизәк.
Сыңар беләзек кимәгәннәр
Керәшен киеме һәм бизәнү әйберләре белгече, Мамадыш районының Колышчы авылында яшәүче карендәшебез Валентина Максимова сөйләгәннәр дә зур әһәмияткә ия:
– Керәшен хатын-кызларында беләзекләрне ике кулга да кию тиеш булган, сыңар беләзек кимәгәннәр, – дип башлады ул сүзен. – Күпчелек очракта, аны татар осталарыннан сатып алганнар. Гарәпчә укый-яза белмәгәч, керәшеннәр кайбер беләзекләрдәге язуларны бизәккә санаганнар. Ә инде керәшеннәр үзләре заказ биреп ясаттырганда, татар зәркәнчылары гарәп сүзләре язмаганнар, бизәкләр генә төшергәннәр. Мондый беләзекләр музейларда бар, кешеләрдә дә сакланганнар. Андый беләзекләр бер татарларда, керәшеннәрдә генә түгел, шул ук мари, удмурт һәм чувашларда да бар. Алар көмештән тоташ пластина рәвешендә һәм кулга киеп кенә куя торган итеп ясалганнар. Шул ук татар зәркәнчеләреннән чувашлар да, марилар да, удмуртлар да сатып алганнар. Шулай булгач, ул зәркәнчеләр кемгә ниндине ясарга икәнен белгәннәр.
Ажурный, ягъни чыбыктан үреп ясалган нечкә беләзекләр керәшеннәрдә юк. Ташлар белән бизәлгәннәре дә юк бездә. Башлыча, пластиналап ясалганнары, чүкеп ясалган һәм тәңкәле беләзекләр кулланылган.
Керәшеннәр, күбесенчә, тәңкәле беләзекләр ясатканнар. Алда әйткәнемчә, беләзек парлы булырга тиеш булган, сыңар беләзек кимәгәннәр. Кияүгә чыккан чагында булачак килен егет ягына бүләк әзерләгән. Печкәчәмгә иң зур бүләк – парлы беләзек. Шунлыктан, үзе киүгә чыкканчы ук, кызларның берничә пар беләзеге булган. Алар аны, бигрәк тә тәңкәлеләрен, шылдыр-шылдыр килеп җен куып, шайтан куып тора дип, саклавыч буларак, көндәлек кигәннәр. Беләзекләр буыннан-буынга күчә барган. Бүгенге көндә очрый торганнары кыршалган, ашалганнар.
Йөзекләр дә, шулай ук, заказ белән эшләтелгән. Печатка булса да, безнең керәшен аны йөзек дип әйтә. Кәбен койдырганнан соң кию өчен, махсус кәбен йөзеге эшләткәннәр. Элек көмештән, алтыннан балдаклар бөтен халыкта да, байларда булган. Аның өстендә кешенең тамгасы уелган. Кеше кул куясы урында шул печаткасындагы тамгасын баскан. Борынгы заманнардан ук килгән һәм керәшеннәрдә кәбен йөзеге булып исәпләнә инде. Кәбен йөзекләренең ташлылары сирәгрәк очрый. Тар йөзекләрне, гадәттә, хатын-кызлар кигән.
Керәшенәрдә, башлыча, груша сыман зур сыргалар фирүзә ташлар белән бизәлгән була. Зур булгач, аларны колак тишегенә кигертеп булмый. Сырга бавына – тасмага бәйләп куеп, баш киеменә беркетелә. Сырга бавы тамакасадагы яки түшлектәге берәр тәңкәгә урап куела (ул латинча v хәрефе рәвешендә тора).
Кияүгә чыккач, хатыннар зур сырга кими. Статус буенча, хатыннар башларына – мәләнчек, аның өстеннән – чигәчә яки җилкәлек, я җаңак (өч төрле атамасы), аннан соң – сүрәкә, аның өстеннән җаулык, я түгәрәк җаулык яки ак җаулык япканнар. Шулай булгач, зур сырганы шул чигәчә каплый, ул аңа комачаулый гына, шунлыктан кияүгә чыккач зур сыргалар кимәгәннәр. Ул кызларныкы гына булып калган. Мондый сырганы кызларга, махсус ясатып, җиңгәләре, җизниләре бүләк итә торган булган.
Хатыннарның берничә тәңкә бергә тоташтырылган, кырына берничә мәрҗән дә асылган җиңел алкалары булган. Җырак әбинең сыңар алкасы саклана әле минем. Чигәчә кимәгәндә, алар шул алкаларны такканнар. Ә соңга таба инде колак алкаларын базардан сатып алып кигәннәр.
Безнең керәшеннәр арасыннан бар халыкка билгеле булган оста зәркәнчеләрнең исем-фамилияләре сакланып калмаган. Нагайбәкләрдә Попова ягында танылган зәрканчы булган, фамилиясе истән чыккан.
Мамадыш тирәсендә дә зәркәнчеләр булган. Мамадыш җирендә руслар күп булган бит. Татар зәркәнчеләреннән өйрәнеп, алар да ул эш белән шөгыльләнгәннәр. Керәшеннәр русларга да заказ бирә торган булганнар, – дип сөйләде Валентина Петровна.
Металлдан ясалган кечти сырга һәм фирүзә ташлы олы сырга. Мамадыш өязенең Колышчы авылы керәшене,1905 елгы Евдокия Усачеваныкы. Валентина Максимовада саклана.
Сырга ди бауларың билдәндер
“Сырга – алка. Ул хатын-кызларның бизәнү әйберләре арасында киң кулланылышта булган. Аларны олы сырга, кечти cыpга дип аерып йөрткәннәр. Сырга — борынгы төрки сүз, башка төpки халыклардан башкорт телендә – “һырга”, алтай телләрендә – “сырга”, “ызырга”, якут телендәисә “ытырг”а вариантларында кулланыла. Казан арты керәшеннәрендә сыргага ефәк тасма беркетелеп, ул билгә кадәр төшеп, бер сыргадан икенчесенә тоташкан була һәм аны сырга бавы дип атыйлар.
Сырга ди бауларың билдәндер,
Киемчеләр печеп лә биргәндер.
Бу кашларың белән бу күзеңне
Бер Ходаем сиңа биргәндер", – дигән юлларны укырга була Флера Баязитованың “Тел үзнечәлекләре һәм йола иҗаты” китабында.
Муен бизәге. XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башы. Питрәч районының Янсаур мәктәбе музее экспонаты.
Җәйләү ягында да...
“Керәшен хатыннары мәрҗән төймәләр һәм асылташлар кулланып эшләнгән көмеш тәңкәләр, ювелирда ясалган бизәнү әйберләре тагып йөргәннәр. Бизәнү әйберләрен кул, баш һәм күкрәк бизәкләренә бүләләр.
Кул бизәкләреннән – балдак, тәңкәле йөзек, тәңкәле беләзек.
Баш бизәкләре – чачак, ука чачак, маңгай укасы, маңгай тәңкәсе, баш яулык, чәч тәңкә, толым тәңкә, чулпы, чәч сапма, чәч кабы, чәч арты, алка һәм сыргалар.
Муен бизәкләре – тамакса, яка чылбыры.
Күкрәк бизәкләре: түшлек, изү, җилкәгә асу тастымалы – хәсилә, дәвәт, майтомар”, – дип язып калдырган үзенең истәлекләрендә укытучы, чыгышы белән элекке Чаллы районының Җәйләү авылыннан булган Петр Ибаев.
XIX гасырда һәм әле үткән гасыр башында да бер халыкны икенчесеннән аерып торган кием-салым, бизәнү әйберләре хәзер бары тик музейларда гына саклана да, фольклор ансамбльләрнең сәхнә киеме буларак кына яши. Ни кызганыч, кешелек дөньясы өчен прогресс буларак кабул ителгән җәмгыять үсеше, заманалар үзгәреше кешене үз халкының элгәредән үк килгән гадәтләреннән, яшәү тәртибеннән аерып кына калмый, бай мирасын да онытылу кочагына сала. Шул исәптән, һәр халыкның үз тарихы, күңел байлыгы чагылышы булган милли кием-салымын, милли бизәкләрен, җыр-моңнарын, тел үзенчәлекләрен дә.
Баш фотода – Валентина Максимова киендергән керәшен курчагы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев