Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Табыннардан ризык өзелмәячәк

Россия халкы азык-төлек мәсьәләсендә тыныч була ала

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко, тулысынча ышаныч белән, шул хакта белдергән. Аның сүзләренчә, Россия азык-төлек иминлеге доктринасының барлык төп параметрлары буенча, илебез үз  халкын тулысынча тәэмин итә ала.

“Бу  сезонда бездә бөртеклеләрдән алыначак уңыш 130 миллион тоннага җитәчәк”,  дип әйткән вице-премьер (иң күп уңыш алынган 2017 елда ул 135,5 миллион тонна тәшкил иткән).

2022 елда илдә бәрәңге үстерелә торган мәйдан – 7 процентка, суган,  чөгендер утыртыла торганы 8 процентка арттырылган. Шуңа күрә дә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразы буенча, 2021 ел белән чагыштырганда быел бәрәңге уңышын 8 процентка  күбрәк җыеп алырга планлаштырыла (барлыгы  7,2 миллион тонна!), ә ачык грунттагы калган төр яшелчәне – 10 процентка артыграк (барлыгы 5,7 миллион тонна).

Бу саннарда әле шәхси хуҗалыкларда үстерелеп, авыл җирендә яшәүчеләр үзләре ел буе файдалана (һәм базарга озата торган) торган бәрәңгедән һәм башка яшелчәдән алыначак уңыш чагылмый.

Димәк, алдагы көннәр өчен һәркемнең күңеле тыныч була ала.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев