Субашлылар Качмануга әзерләнә - фото
Хәбәрләр

Субашлылар Качмануга әзерләнә - фото

19 январь көнне православныйлар Качмануны каршылый

Теләче районы Субаш авылы халкы да Изге бәйрәмгә әзерләнә. Кичә авылдашлар бергәләп, 19ы көнне су чумылу өчен, иордань ясаганнар. Бу хакта керәшен яшьләр хәрәкәте активисты Николай Трофимов хәбәр итте.

19 январь көнне Субаш авылының Изге Троица чиркәвендә келәү булачак. Суны аруландыру чинын керәшен духовная миссиясе җитәкчесе отец Димитрий Сизов башкарачак.

 Башлана: 8.00 сәгатьтә.


Нет комментариев