Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Сказка” балалары туган төбәк мәдәниятен өйрәнә

Красный Ключтагы балалар бакчасында – керәшен культурасы

Россиядә мәдәни мирас елы уңаеннан, Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы “Сказка” бакчасында олы бәйрәм уздырылды. Аның максаты – балаларда туган якта яшәүче төрле милләтләрнең мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.

Бәйрәм программасында рус, татар, керәшен, чуваш, удмурт, башкорт һәм башка халыкларның уеннары, җырлары, биюләре, халык авыз иҗаты әсәрләре бар иде.

“Сказка”дагы логопед төркеме балалары үзләренең тәрбиячеләре Надежда Кузьмина һәм Светлана Биктимерова белән бәйрәмдә чыгыш ясарга алдан бик ныклап әзерләнгәннәр. Керәшен милли киеменнән булган нәни егетләр һәм кызлар, икеле биюен дә, сигезлене дә бер дә ялгышмыйча, буталмыйча биеделәр. Тәрбиячеләре Надежда Кузьминаны да уртага чакырып, үзләре белән биеттеләр.

Бу бәйрәмдә бакча балаларының барысы да милли костюмнардан булып, төрле халык музыка уен коралларында да уйнадылар. Милли костюмнар һәм уен кораллары Россия Президенты фонды гранты исәбенә алынган. Ул махсус грантның исә Түбән Кама керәшен  оешмасы белән “Сказка” бакчасының  “Традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез” дигән уртак проектын тормышка ашыруда әһәмияте зур булган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев