Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Сказка» балалар бакчасы мөдире Роза Әхмәтова күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Түбән Кама районының Красный Ключ поселогындагы балалар бакчасы мөдире Роза Степановна Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә озак еллар дәвамындагы педагоглык эшчәнлеге, тырыш хезмәте өчен лаек булды.

Ул мәгариф системасында 34 ел эшли. Шуның 13 елын — җитәкче урыннарда. Красный Ключ поселогында урнашкан «Сказка» мөдире булып эшли башлавына да тиздән 6 ел була.

Җирле керәшен оешмасының идарә члены буларак, Роза Степановна җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Красный Ключта «Баш чишмә» ансамбленә йөрергә дә вакыт таба. 

Роза Степанована үзе шушы Түбән Кама ягы керәшене. Аның тамырлары Түбән Афанас һәм Чәбия авылларына барып тоташа. 85 яшьлек әнисе Пелагея түти әле һаман да үзенең туган авылы Түбән Афанаста яши (әтисе Степан гына якты дөньяда юк). Пелагея түти керәшен бәйрәмнәрендә тәмле ризыклар пешереп, өч кызының да кайтуын көтеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев