Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шүрнәкнең олы эшләре

Алабуга районының Шүрнәк авыл җирлегендә үзара салым акчасына юллар төзекләндерелә, уен һәм ял мәйданнары ясала

Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников хәбәр итүенчә, узган елны халыктан барлыгы 184 мең сум үзара салым акчасы җыелган. План 100 процентка үтәлгән. Шул акчага республика бюджетыннан бирелгән 736 мең сум субсидия өстәлгәч, үзара салым акчасы 920 мең сумга җиткән.

Ул акчаның 702 мең 500 сумы Олы Шүрнәктә парк территориясен төзекләндерү, ягъни 100 метр арада җәяүлеләр өчен тротуар салу, беседка һәм эскәмияләр ясау, чүп-чар өчен урналар кую, видеокүзәтү көйләү өчен тотылган. Өстәвенә җирле җәмәгать советы (ТОС) җитәкчелеге тырышлыгы белән, паркка биш төп алмагач, миләш куаклары, берничә төп чыршы утыртылган. Паркны авыл керәшеннәренең престол бәйрәме булган Питрауда җыелышып, кичке уеннар уздыру өчен әнә шулай матурлыйлар.

Югары Шүрнәктә, 90 мең сумга төшереп, М.Җәлил урамындагы юлларны тәртипкә китергәннәр.

Үмәктәге чиркәү янында балалар өчен уен мәйданчыгы ясалган. Анда шугалак-тау, таган урнаштырганнар, комлык та бар. Үз көчләре белән турник, өстәл һәм өч эскәмия ясаганнар. Үмәктәге балалар уен мәйданы 127 мең сумга барып баскан.

2021 елда Олы Шүрнәктә бер кешедән – 500 сум, Югары Шүрнәктә – 1000 сум, Үмәктә 500 сум үзара салым акчасы җыйганнар. Быел үзара салым кеше башыннан Олы Шүрнәктә – 500, Югары Шүрнәктә – 2000, Үмәктә 1000 сум җыела.

2022 елда үзара салым акчасына Олы Шүрнәктәге Азин урамы юлының 200 метрын гына булса да ремонтларга исәплиләр. Үмәкнең ике урамында да юлларны ясарга кирәк. Камаз белән 10-15 йөк махсус вак таш сатып алып, китертә алсалар, үзләре трактор белән таратырга уйлыйлар. Үзара салым акчасына гына карап торсаң, авыл җирлегендә әллә ни майтара алмыйсың шул. Грантларда да катнашырга, эшмәкәрләрне дә җәлеп итәргә кирәк.

Җирлек үзенә Олы Шүрнәк, Югары Шүрнәк (халык үзара Шүрнәкбашы дип йөртә), Үмәк авылларын (анысында, нигездә, руслашкан керәшеннәр яши) һәм Чаллыдан кайтып төпләнгән бер генә кешеле “Красная горка” поселогын берләштерә. Хәзерге вакытта Олы Шүрнәктә – 350ләп, Югары Шүрнәктә – 20гә якын, ә Үмәктә 54 кеше (кышын яшәүчеләр саны 35-40 тирәсе) яши.

Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Иванович әйтүенчә, Югары Шүрнәк үз халкының активлыгы белән аерылып тора. Узган ел алар авыл башына олы кач урнаштырганнар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә һәйкәл куярга ниятлиләр. Читтә яшәүче авылдашлары да акча җибәрә. Әлегә 250 мең сумлап җыйганнар. Һәйкәл эскизлары әзер. Тиешле оешмалардан рөхсәт алынган. Быел үзара салым акчасына шул һәйкәл куелачак урынга тротуар сузу, фонарь көйләү, ике эскәмия ясау ниятләре бар.

“Үзара салымга кагылышлы программа халык өчен бик кирәк дип уйлыйм. Һәр кеше үз туган авылы үсешенә үз өлешен кертергә тиеш. Халык моны аңлый. Ә шулай да әбиләрнең пенсияләре бәләкәй, ул даруга, кибеттән продукт алуга китеп бетә. Авылларда “пенсионер 200 сум бирсен, ә үзара салымга җитмәгән акчасының калганын үзебез каплыйк”, дип әйтерлек акчалы кешеләр булырга тиеш”, – дигән фикердә тора Николай Мельников.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев