Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шигырьләр иҗат итүче Анастасия Усачева Каенлы авылында әдәби очрашуда катнашты

“Кама таңнары” әдәби берләшмә язучылары белән әдәбият сөючеләрне якыннан таныштыру максатыннан Каенлы авылына очрашу узды

Анда Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе члены, тәрҗемәче, эзтабар язучы Нурулла Гаптуллин, үз вакытында территориаль иҗтимагый үзидарә советы рәисе 42 ел укытучы, “Энҗе бөртекләре” балалар ансамбле җитәкчесе, “Сүрәкә” ансамбленең җырчы-солисты, әби, 8 китап авторы, композитор, рәсемнәре белән күзне иркәләүче, тегүче, бәйләү остасы Анастасия Усачева, шәһәр мәгарифе ветераннары советы рәисе урынбасары, ике китап авторы Рушания Габбасова катнашты. Һәрберсенең иҗаты үзенчәлекле, кабатланмас.

“Авыл халкының җылы, ягымлы карашлары дулкынында очрашу башланып китте. Тамашачы ”Кама таңнары” әдәби берләшмә язучыларының шифалы шигъри тамчылар җылысында яшьлек таңнарына кайтып моңланды, балачакның керсез саф чакларын искә төшереп, күзләрен дымландырды, газиз әти-әниләребезнең киңәшләрен янәдән ишетеп, хатирәләр кочагына чумды, табигатьнең гүзәл серле аланнарында хозурланып, күңелен матурлык белән тулыландырды”, – дип хәбәр итә Түбән Камадан “Туган як” газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев