Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Севастопольлеләрне керәшен мәдәнияте белән таныштырдылар

1-4 май көнне "Зәкәрия" ансамбле Севастопольдә “Россияның җирле халыклары мозаикасы Кырым Маягы" фестивалендә булып кайтты.

“Зәкәрия” - Идел буе халыкларның җыруларын, көйләрен башкарып, аларның мәдәниятен популярлаштыру өстендә зур эш алып баручы уникаль ансамбль. Коллектив 2017 елда Казан дәүләт консерваториясе нигезендә оеша. Бүгенге көндә ансамбльне консерватория аспирантурасын тәмамлаган мишәр кызы Лилия Җиһаншина җитәкли. Ансамбль составында удмурт егете Павел Александров, мордва кызы Мария Стуклова, татар егете Алмаз Ахунов, татар кызы Адилә Батырханова һәм “Кряшен чибяре – 2016” титулы иясе Татьяна Ефремова бар.

Бу фестиваль турында “Зәкәрия” ансамбле узган ел белеп алган. “Декабрь аенда Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе безгә республикабызны әлеге фестивальдә күрсәтергә дигән тәкъдим ясады. Без ризалаштык,” – дип сөйләде Татьяна. “Зәкәрия” ансамбле белән шулай ук җырчы Илгиз Шәһхерәзиев һәм куратор сыйфатында Татарстан греклары вәкиле Илья Анастасов барган.

“Россияның җирле халыклары мозаикасы Кырым Маягы”- бөтенроссия халыкара яшьләр фестивале. Быел фестиваль үз кочагына Россиянең 18 субъекттан 40 милли халыклар коллективларын җыйган. Чараның оештыручылары булып Россия грекларының федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Президент грантлары фонды ярдәмендә Милләт эшләр буенча Федераль агентлыгы тора.

Ансамбльнең Севастопольга юл чыгымнарын Татарстан Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган. Фестивальнең беренче көнендә “Зәкәрия” ансамбле республикада яшәүче халыклар, аларның гореф-гадәтләре турында сөйләп, Татарстан турында видеоролик презентацияләгән. Чыгышын ансамбль “Кәрия-Зәкәрия” җыры белән тәмамлаган. Дүрт көн дәвамында ансамбль Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен белән беррәттән керәшен культурасын да тәкъдим иткән. Татьяна Ефремова сүзләренчә, ансамбль Севостополь халкында зур кызыксыну уяткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев