Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Село-Чура мәктәбе тәҗрибәсен Киров өлкәсеннән килеп өйрәнгәннәр

Узган уку елы бик нәтиҗәле үткән иде

- Мәктәп әзер – кабинетлар, коридор идәннәре барысы да буялды. Ике башлангыч филилал мәктәбе белән бергә 130 бала булыр дип көтәбез. 1  класска - 13 бала керә,  11нчедә  5 бала укыячак, - дип сөйли Кукмара районы Село-Чура мәктәбе директоры Эльмира Григорьевна Тукеева.

- Узган уку елындагы нәтиҗәләренә килгәндә  Республикакүләм һәм Россиякүләм фән олимпиадаларының муниципаль этабында катнашып укучыларыбыз 10 призлы урынга ия булган иде: 2 җиңүче 8 призерыбыз булды. Мәктәпнең туризм буенча эшләп килүче түгәрәге район күләмендә, республика күләмендә ярышларда катнашып яхшы нәтиҗәләргә ирешә (җитәкчесе Андрей Афанасьев). Өченче ел рәттән үзебезнең чыгарылыш укучыбыз Россиянең спорт мастеры  Елена Азина призына  туризм юнәлешендә зона ярышлары үткәрелә. Ярышларга үз районыбыз, Арча районы мәктәпләреннән киләләр. Киров өлкәсеннән дә килеп карап, өйрәнеп киттеләр.  Монда да үзебезнең укучылар беренчелекне бирми.

7 класс укучысы Полина Афанасьева “Юность России” Бөтенроссия яшь фотосөючеләр фестивалендә заочный турны узып, Мәскәүгә очный турга барып фоторепортаж номинациясендә I дәрәҗә диплом алып кайтты. Бу да безнең өчен куаныч булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев