Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарманда Клара Булатова белән очрашу

Әдәби мәҗлеснең үзәген, әлбәттә, шагыйрә Клара ханым Булатованың иҗаты, аерым алганда, халыкның  шагыйрә һәм шигырь  белән очрашу мизгелләре   алып торган

Сарман халкы үз төбәгендә үсеп, туган ягын мактап җырлаган күренекле шәхесләрен беркайчан да онытканы юк. Әле шушы көннәрдә генә Сарман сәнгать мәктәбендә халкыбызның яраткан шагыйрәсе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт  премиясе лауреаты,  халык язучысы, Сарман районының мактаулы гражданы Клара Булатова белән очрашу  уздырылган.

Әдәби мәҗлеснең үзәген, әлбәттә, шагыйрә Клара ханым Булатованың иҗаты, аерым алганда, халыкның  шагыйрә һәм шигырь  белән очрашу мизгелләре   алып торган. Сәнгать мәктәбе укучылары әлеге кичәдә олуг шагыйрәнең һәм оныгы Гайшәнең шигырьләрен сөйләгәннәр, анда шулай ук халкыбызның яраткан, шулай ук Клара ханымның шигырьләренә язылган   җырлар яңгыраган, яшь сәнгатькәрләр башкаруында  халкыбызның төрле  биюләре башкарылган. Иң соңыннан сүз шагыйрәнең үзенә бирелгән. Әдәби кичә балаларга да ошаган, әти-әниләр һәм шигърият сөючеләрнең күңеленә дә бик хуш килгән.

Районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова да шагыйрә Клара Булатовага алдагы көннәрдә  иҗат уңышлары, исәнлек-саулык теләп калган.

Ирек НИГЪМӘТИ, Мәгариф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев