Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сакланганны саклармын дигән, яки Covid-19 нинди мутант

Коронавирус китереп чыгарган хәл көзгә тагын кискенләште. Чирне йоктыручылар һәм үлүчеләр саны да көннән-көн арта

Коронавирус дип, дөнья шаулый башлаганга тиздән бер ел була. Бу чорда элек уйлап та карамаган нәрсәләр – урамнарны, эш урыннарын буш калдырган үзизоляцияне дә, смс-хәбәр җибәреп бер-ике сәгатькә урамга чыгарга рөхсәт алуларны да, маска-перчатка кимәгәнгә штраф чәпегәннәрен дә, онлайн узган милли бәйрәмнәрне дә күрдек. Врачлар – коронавирус башлаган сугыш явы кырында – “красная зона”да.

Инде күпләребез чирләп тә терелде. Берәүләр авыруны җиңелчә генә кичерсә, икенчеләр үпкәләре ялкынсынып, больницага эләкте. Ә кемнәрдер бердәнберләрен гомерлеккә югатты...

Һәркемнең организмы вирус белән үзенчә көрәшә. Арабызда симптомсыз гына чирләүчеләр дә бар. Андыйлар тирә-яктагылар өчен аеруча куркыныч. Чөнки, авыру билгеләре күренгән кешедән читтәрәк булырга тырышасың. Сәламәт булып күренеп тә, вирус йөрткән кешедән саклану турында уйламыйбыз да...

Шатлыктан – елата

Коронавирус китереп чыгарган хәл көзгә тагын кискенләште. Чирне йоктыручылар һәм үлүчеләр саны да көннән-көн арта. Пандемия башланганнан бирле республикада әлеге авыру йоктыру очрагы 8000 меңгә якынлашты, үлүчеләр саны 100дән артып китте.

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылыннан 82 яшьлек Агния Тараканованың үпкәләре 73 процент зарарланганнан соң, савыгуын ишеткәч, шатлыктан күзгә яшь килде.

Агния әби авылда оста чигүче – һәрбер эше катлаулы, үзенчәлекле, бер-берсен кабатламый. Агния әби белән узган ел бу авылга командировкага баргач танышкан идек. Матур эшләрен күрсәтә-күрсәтә, баштан кичкәннәрен сөйләгән иде шул чакта.

11 балалы гаиләдә үскән ул. Сабый вакыты сугыш елларына туры килә, колхозда нинди эш бар, шуны эшләтәләр. 38 яшендә тол калып, алты баланы аякка бастыра. Сынаулар моның белән генә бетми әле. Агния әбинең бер йөрәк ярасына икенчесен өстәп, 28 яшенә җиткән улы да һәлак була.

Авылда зур хөрмәткә ия булган Агния әбинең авырып китү хәбәрен бик тә борчылып кабул иттек. Казанның инфекцион больницасында 14 көн яткан әбисе турында оныгы Маринадан сораштырдык.

– Әбинең башта хәле китте, шундый тиз ара, гел йоклый башлады. Авыр, дия иде. Без коронавирус дип уйламадык та. Шулай да, үзе теләмәсә дә, больницага алып бардык. Анда үпкәсендә ике яклы пневмония дип әйттеләр. Больницада каласы килмәде, үзем савыгам, дип өйгә кайтты. Ләкин төнлә хәле начарланып, Кайбычтан Казан инфекцион больницасына направление белән җибәрделәр. ИВЛ-аппаратына тоташтырдылар. Карт кешенең йөрәге көчле була дигән сүздән башка, врачлар бернинди дә фаразлар бирмәде.  Әби янына да кертмәделәр. Үзе һәм медсестралар белән телефоннан аралашып тордык. Ышандык, теләдек, яхшы хәбәр көттек. Хәзер, Аллага шөкер, әби өйдә, чигә, тегә, оныклар белән мәш килә, – ди Марина. 

Үлем белән көрәшкәндә тормышның нинди икәнен аңлыйсың, диләр. Марина сүзләренә караганда, Агния әби хәзер вак-төяк сырхаулары турында искә дә алмый, гел яхшы кәефтә булырга тырыша, чирдән соң бөтенләй икенче тормыш белән яши башлаган. Организмын үлән төнәтмәләре, чәйләре белән ныгыта икән.

Агния әби Тараканова

“Авыручылар күп, врачларның көнне төнгә ялган эшләүләрен күреп шаккаттык. Мораль һәм физик яктан да бик авыр аларга. Без врачларга, вирустан үзебезне саклап булса да, ярдәм итәргә тиешбез”, – диде Марина Тараканова.

 Маска – вирус дозасын киметә

Сер түгел, баштарак коронавирус берәр авыру аркасында сәламәтлеге какшаган өлкән яшьтәге кешеләргә генә ябыша дип уйладык, үзебезне шулай дип тынычландырырга тырыштык. Әле дә шулай фикер йөртүчеләр бар. Соңгы көннәрдәге шомлы хәбәрләр моны тулысынча кире кага. Өлкәннәр мөмкин кадәр өйдә калырга тырышса, яшьләрнең эшкә һәм укырга йөриселәре бар. Саклык чаралары җәен йомшартылгач, яшьләр иркенгә чыкты, маска киюгә артык игътибар да бирмиләр. Шыгрым туры җәмәгать транспортларында маскасыз йөрүчеләр – нәкъ менә яшь җилкенчәкләр.

Масканың вирустан саклау яки сакламавы турында сүз куертулар әле дә актуаль. Маска вирустан сакламый дип уйлаучылар ялгыша. Врачлар телендә “вирус дозасы” дигән сүз бар, дип сөйләде Инстаграмында туры эфир алып барганда педиатр-инфекционист булып эшләүче Наилә Дроздова. Моны – вирусның кеше организмындагы концентрациясе дип аңларга кирәк. Вирус күбрәк булып, концентрациясе арткан саен, авыру да көчлерәк була. Организмга кергән вирус үзенең копияләрен булдырырга тырыша, сәламәт күзәнәкләрне зарарлый. Маска кию – организмга эләгүче вирус күләмен киметә! Әлбәттә, бу масканы дөрес кигән очракта. Авызны гына каплап та, ияк астында гына йөртеп тә, маска тиешенчә сакламый. Берничә ай юылмыйча пычранып беткән маскада исә, вирус кына түгел, микроблар да үрчи.

"Үләрмен дип уйладым..."

Коронавирус көннән-көн мутация кичерә, ди белгечләр. Көз айларында бүтән төрле вируслар да активлаша.

Элек бу чир вакытында югары температура, коры ютәл була, дисәләр, хәзер авыручылар ютәлгә дә зарланмый, температуралары да 37дән артмый.  Коронавирус диагнозы расланмаса да, күптән түгел бер танышым (исемен күрсәтергә теләмәде) каты гына авырды. 

– Башта температура 37ләр тирәсенә күтәрелде, тамак төбе “янды”, хәлсезлек булды. Бераз дарулар эчкәч, бу симптомнар юкка чыкты, чир узган шикелле булды. Ләкин берничә көннән соң, эштә, бөтен тәнне калтыратып, температура кисәк кенә 38,5кә күтәрелде. “Красная зона”га барып, больничный ачтырдым. Тәнем шундый авыртты, хәтта, өскә футболка да кия алмый идем. Күзләрем атылып чыгардай булып авыртты, борыным ис сизми башлады. Бер атна температура шулай югары булды. “Үләрмен икән инде” дигән уйлар да килде башыма. Җиде көннән соң үпкәләрне “кт”дан (компьютер томографиясе – авт.) карап тикшерделәр, 15 процент зарарланган, диделәр. Врач тагын да көчлерәк дарулар бирде. Инде бераз җиңеләя башласам да, температурам әле тагын бер атна күтәрелде. Ун көннән соң борыннан, авыздан мазок алдылар. Анализлар – Covid-19ны күрсәтмәде. Хәзер, Аллага шөкер, хәлем әйбәт, эшкә чыктым, – диде ул.

Бу танышымның эш урынында инде февраль аеннан ук маска кию мәҗбүри санала. Хезмәткәрләрнең әлеге саклык чарасын үтәүләре (үтәмәсәләр – штраф) һәм җәен дә маска киеп эшләүләре турында әйтте ул.

 Ис тоймасаң – күнегүләр яса

Казанда медсестра булып эшләүче Алина Васильева үзенең июнь азагында чирләп алган, температурасы югары булмаганын, 37,4ләр тирәсе торганын әйтте. Тәм тоймаган, ис сизмәгән. “Тәнем, башым бик авыртты. Чирне запускать итмәс өчен, үземә ун көн буена антибиотиклар кададым, витаминнар эчтем. Шулай терелдем. Ләкин инде өч айдан артык вакыт узса да, мин һаман юньләп ис тоймыйм. Күптән түгел сукыр эчәгесенә операция ясаттым. Шунда анализлар биргәндә канымда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыгы ачыкланды. Димәк, мин бу вирус белән авырган булганмын”, – дип сөйләде Алина.

Температураның берничә көн генә югары булып һәм ис яки тәм тоймау – коронавирусның җиңел формасы, дип әйтә кайбер врачлар. “Ис, тәм тоймаганда, кешенең аппетиты бетә. Дөрес, салкын тиеп чирләгәндә дә ис, тәм тою рецепторларының эше бозылырга мөмкин. Covid-19ның, бүтән вируслар шикелле лор-органнарын түгел, ә баш миенә баручы рецептор нейроннарын зарарлавын истә тотарга кирәк”, - ди инфекционист Наилә Дроздова.

Врачлар сүзенә караганда, ис тою, тәм сизү үзлеге, яхшы дигәндә, бер атнадан кире кайта. Ләкин шактый гына очракларда ярты һәм бер елга да сузылырга мөмкин. Озакка сузылганда, махсус күнегүләр ясарга киңәш итәләр. Бу вакытта исле үләннәр (мәсәлән, разморин) иснәргә, һәм шул исне күз алдына китерергә дә була. Ис тию кире кайтканда, башта табигый исләрне тоя башлыйсың, ди авыру кичергәннәр. Мәсәлән, яшелчә, җиләк-җимеш исен тойганда, ясалма ароматизаторлар кушылган колбаса, конферт исен сизмәскә дә мөмкинсең.

Иренмәгез

Озак вакыт антибиотиклар эчкән, коронавирус кичергән кешенең организмы таушала, хәлсезләнә, теләсә нинди вируска бирешүчәнгә әйләнә. Тулысынча савыгып бетү өчен организмга әле тагын берничә ай ярдәм итәргә кирәк. Врач белән киңәшләшеп, төрле витаминнар эчү мөһим. Ашау рационының 50 проценты яшелчә, җиләк-җимеш һәм үсемлекләрдән торырга тиеш. Шулай ук, бүлмәләрне, сквозняк булырлык итеп, ачып җилләтү, дымлы уборка ясау, чирдән терелгәч урын-җир әйберләрен яхшылап юу да мөһим, ди белгечләр.

Белгечләр дөрес сакланырга куша

Коронавирусны профилактик чараларны санга сукмаучылар ешрак йоктыра.

Маскаларны һәр ике сәгать саен алмаштырып торырга кирәк. Дөрес итеп киелгән битлек авыз-борынны тулысынча капларга һәм биткә сыланып торырга тиеш.

Кулларны сабынлап юарга, бармак очларын һәм араларын антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Кешеләр күпләп җыела торган урыннарга барганчы, һәм аннан кайткач та, тамакны диңгез суы яисә сода эремәсе белән чайкарга.

Кеше белән дистанция тотып аралашырга кирәк.

Эш урыннарында коллектив белән бергә чәй эчүләрне дә туктатырга, кирәк ди белгечләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев