Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәйтәк авылы буйлап сәяхәт

Менделеевск районының Сәйтәк клубы хезмәткәрләре балалар өчен туган авыллары буйлап экскурсия оештырды.

“Һәр кешенең үзенең туган җире, туган теле була. Безнең балаларның туган җире – Сәйтәк авылы.Үсеп килүче буынның игътибарын социаль челтәрләрдән бераз аерырга кирәк. Туган як, туган авыл тарихын өйрәнүдән дә кызыклырак һәм мавыктыргыч бернәрсә дә юк.

Балаларда патриотлык һәм кече ватанына мәхәббәт тәрбияләүне һәм аларны җәмгыятебезгә лаеклы шәхесләр итеп үстерүне төп максат итеп, без алар белән авыл буйлап сәяхәт ясадык.

Сәйтәк авылы бөтен республикага данлыклы. Авылыбыз район үзәгенең матур жирендә урнашкан. Авыл уртасында челтерәп чишмә ага. Аны "Изге чишмә" дип йөртәләр, чөнки ул авыру кешеләрне савыктыра, көч бирә. Безнең чишмәгә төрле авыллардан, шәһәрләрдән суга киләләр. Авылның топонимикасы да Ситәк елгасы исеменнән килеп чыккан. Ә икенче елга Зирекле дип аталган. Хәзерге вакытта аларның сулары саеккан, чишмә сыман гына челтерәп ага. Сәйтәк бик борынгы авыллардан исәпләнә. Авылыбыз янында гына шундый зур нефть ятмасы табылу да аны дөньяга таныта. Шуларның барысы турында да үзләренә файдалы мәгълүмат алды балалар”, – дип сөйләде клуб җитәкчесе Ясминур Гыйззәтуллина.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев