Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шагыйрь Гөргөринең әдәби мирасын өйрәнәләр

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Григорий Родионов исемендәге IV төбәкара «Идел буе халыкларының тарихи һәм мәдәни-рухи кыйммәтләре» фәнни-тикшеренү конференциясе булды.

Конференциядә быел, узган елгыдан ике мәртәбә күбрәк иҗат эше килгән: 2023 елда — 203 эш, ә быел — 409. Жюри карап тикшергәннән соң, шуларның 124е финалга үткән. Конференциядә үзебезнең республика шәһәрләре һәм районнарыннан тыш, Мәскәүдән, Башкортстаннан, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләреннән, хәтта ерак Якутия якларыннан да катнашучы укытучылар, тәрбиячеләр, укучылар, студентлар һәм китапханәчеләр булган.

Россиядә Гаилә елы уңаеннан һәм Григорий Родионовның (әдәби псевдонимы — Гәрәй Рәхим) әдәби мирасын өйрәнү һәм саклау максатыннан, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Казан федераль университеты, Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Дуслык йорты, Казан шәһәре керәшен оешмасы тарафыннан оештырылган бу конференциягә 29 мартта йомгак ясалды. Җыелган халык арасында җитәкчеләр — Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Татарстан халыклар ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, керәшеннәрнең бердәнбер «Туганайлар» газетасы баш редакторы Юлия Губина һәм конференцияне уздыруда үзләреннән зур хезмәт куйган карендәшләребездән Казан җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Светлана Борисова, Казан федераль универститеты доценты, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов та бар иде.

Конференциядә катнашучылар каршында ясаган чыгышында Тимур Кадыйров оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм бүгенге көндә Халыклар дуслыгы йортында 43 милли-мәдәни оешманың үз эшчәнлеген алып баруын, шуларның иң активы керәшеннәр оешмасы икәнен әйтеп үтте.

«Бүген ике олы вакыйга: биредә Гәрәй Рәхим исемендәге конференция уздырыла, ә Балык Бистәсе районында — Яков Емельяновның 175 еллык юбилее. Яков Емельянов беренче керәшен шагыйре булса, Гөргөри — аның иҗатын өйрәнүче, эшен дәвам итүче шагыйрь. Яков Емельяновның 150 еллык юбилеен Балык Бистәсе районында нәкъ менә Гәрәй Рәхим инициативасы һәм аның башлангычы белән, Язучылар союзы үткәргән иде. Гәрәй Рәхимнең аңа багышланган «Җәкәү дәдәй» шигыренә Геннадий Макаров көй язды. Аны бик матур итеп, «Бәрмәнчек» ансамбле җырлый. Арабыздан чыккан асыл затларыбызның мирасларын барлап, аларны онытмыйча, туган телебезне саклап, алга таба да шулай бердәм булып яшәсәк иде, — дип сөйләде үз чыгышында Людмила Белоусова.

«Г. Рәхим (Г. Родионов) шигырьләрен сәнгатьле уку» секциясе эшендә катнашып, җиңеп чыккан укытучылардан берничәсе конференциядә дә чыгыш ясады. Аерым алганда, Казанның 144нче мәктәбеннән Клара Николаева — «Ни җитми?», Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Нина Фадеева — «Елагыз», Казанның 355нче балалар бакчасы тәрбиячесе Дина Нургалиева — «Без — татарлар», Казанның 175нче гимназия укытучысы Әлфия Мостафина — «Кылганнар», ә 41нче мәктәп укытучысы Раил Рамазанов «Бәхилләү» шигырьләрен яттан сөйләделәр. Яшел Үзән районыннан татар теле укытучысы Надежда Токранова Гөргөри дәдәй сүзләренә көен үзе язган җырны башкарды. 

Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы студентлары Никита Кузнецов һәм Василий Литков шагыйрь Гөргөринең шигырьләрен рус телендә оста итеп сөйләделәр. Сүз уңаеннан, рус милләтеннән булган бу егетләрнең Гөргөри иҗаты белән кызыксынуларында аларның татар теле укытучысы, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Алиеваның хезмәте зур...

Конференциянең 6 секциясендә катнашып, эшләре иң уңышлысы дип табылган укытучыларның, китапханәче, тәрбияче һәм студентларның барысына да дипломнар тапшырылды.

Халыбызның асыл заты, шагыйрь Гөргөри дәдәй, олы талант иясе Григорйи Родионов исмендәге фәнни-тикшеренү конференциясе Татарстанның халык артисты Галина Казанцева җитәкчелегендәге «Айбагыр» фольклор ансамбленең җырлары, аерым солистларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев