Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роза чәчәген кышын туңдырмагыз

Күп розалар кыш көне туңа, шуңа да бик соң шытып чыгалар. Розаларны кышка дөрес саклау мөһим

Чәчәкне октябрь аеның соңгы көннәрендә генә капларга кирәк. Болай эшләмәсәң, каплау астында температура күтәрелеп, тамыр һәм сабак үсешенә этәргеч бирергә мөмкин. Моңа өстәп, көз башында туфракның дымлылыгы да арта. Бу үсемлекнең черүенә китерә. Розаны һава температурасы атна буе биш градустан түбән булганда гына капларга кирәк, дип киңәш итә белгечләр.

Җәй ахырыннан ук розаны азотлы ашламалар белән тукландыруны туктатырга кирәк. Көз алдыннан, сентябрьдән дә калмыйча, калийлы катнашмалар сибәргә була. Кыш алды ашламалары өчен иң унышлы состав – калий-магнезия. Каплар алдыннан, розаның бар яфракларын өзәргә кирәк. Болай эшләү чәчәкне тынлык торышына кертә һәм төрле инфекцияләрдән саклый. Каплау алдыннан куакны фунгицид яки тимер купоросы әремәсе белән дә йогышсызландырырга була. Чәчәк янындагы чүп үләннәрен дә утарга кирәк. Башта сабагын 25-30 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Розаның җирдә кала торган өлешендә бөреләре дә булырга тиеш. Чәчәкнең тирә-ягын коры черемә белән күмәргә кирәк. Черемә булмаса, пычкы чүбе дә розаны бик яхшы җылытачак. Ләкин ул коры булырга тиеш, каплаганчы аңа яңгыр тимәскә тиеш. Корылык розаны корткычлар, черү һәм күгәрек үрчүеннән саклый.

Җылыту өчен тартма ясарга була. Ул фанердан да, тактадан да булырга мөмкин. Соңыннан розаларны шуның белән каплап куясың. Яңгыр суы үтмәсен өчен, өстен пленка белән дә капларга кирәк, ләкин кырыйларын берничек тә балчык белән өяргә ярамый. Роза кыш көне үсмәсә дә, сулый ул, ә балчык суларга ирек бирмәячәк. Көннәр суыткач, өстен тагын җылы әйберләр белән каплыйсың. Кар яугач, өстенә ярты метр кар өяргә кирәк. Бакчачылар хәзер роза чәчәген геотекстиль тукыма яки җылылык изоляцияләү материалы белән дә төрәләр.

Фото: Wallhere.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев