Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роспотребнадзор оешма җитәкчеләренә ОРВИ белән авыручыларны эшкә кертмәскә киңәш итә

Табиблар ел саен август ахыры – сентябрь башында грипптан вакцинация үткәрә

Роспотребнадзор оешма җитәкчеләренә ОРВИ һәм грипп белән авыручы хезмәткәрләрне эшкә кертмәскә һәм аларны иммунизацияләүне оештырырга киңәш итә. Россиянең баш санитар табибы Анна Попова карарына сылтама ясап, ТАСС агентлыгы  шул хакта белдерә.

«Грипп һәм ОРВИ буенча эпидемия сезоны чорында ОРВИ белән авыручыларны эшкә кертмәү буенча тиешле чаралар күрергә; халык белән эшләүче хезмәткәрләрне сулыш органнарын саклау чаралары белән тәэмин итәргә», - диелә документта.

  • Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2018-2019 елгы сезонда В һәм А грипплары (H3N2 һәм H1N1) киң таралыр дип көтелә. ОРВИ белән авыручыларның артуы - сентябрь аенда, гражданнар чираттагы ялдан соң эшкә чыккач күзәтелә. Аның артыннан грипп авыруы башлана. Табиблар ел саен август ахыры – сентябрь башында грипптан вакцинация үткәрә. Әлеге процедура декабрьдә төгәлләнә.

Мәгълүмат "Татар-Информ"нан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев