Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роман Азимов: “Безнең ил” күргәзмәсен Татарстан Халыклар дуслыгы йортында күрсәтергә кирәк

Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Безнең ил” дип аталган күргәзмәнең эше буенча түгәрәк өстәл узды

Чарада Татарстан республикасы художниклар союзы председателе урынбасары Мөддәрис Мингазов, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Макаров, Татарстан Халыклар дуслыгы йортының күргәзмәләр эшчәнлеге буенча хезмәткәре Роман Азимов, Татарстан Республикасы рәссамнары Союзы члены Илья Максимов, рәссам Виктор Селивёрстов, җырчы, рәссам Надежда Игнатьева, сынлы сәнгать белән кызыксынучы студентлар һәм яшьләр катнашты.

“Түгәрәк өстәл”не алып барган мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина бер ай эчендә күзгәзмәне меңнән артык кеше күрүе турында әйтеп узды. “Безнең ил ” күргәзмәсендә Илья Максимов, Виктор Селиверстов, Валентина Максимова, Эдгар Филиппов һәм Надежда Игнатьеваларның барлыгы 50дән артык картинасы тәкъдим ителде. Иң беренче булып күргәзмәне танылган футбол уены тренеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләт эшләре буенча комитет җитәкчесе Валерий Газзаев күрде.  Мәскәү кунагы һәрбер картинаны җентекләп карап чыкты һәм күрәзмәгә яхшы бәяләмә калдырды”, - диде Ирина Муллина.

Мәдәни үзәк эшчәнлегендә әле беренче тапкыр сынлы-сәнгать күргәзмәсе оештырылды. Моңа кадәр Казан Кремленең “Хәзинә” галериясында керәшен сәнгатенә багышланган ике күргәзмә эшләгән иде. 2013 елда ТРның сынлы сәнгать дәүләт музее белән Республика керәшен иҗтимагый оешмасы берлегендә, “Искусство кряшен” (“Керәшен сәнгате”) һәм 2016 елда нагайбәкләрнең традицион культурасына багышланган күргәзмәләр тәкъдим ителгән иде. 2018 елда “Хәзинә”дә керәшен художнигы Дмитрий Красильниковның  картиналарыннан торган күргәзмә дә эшләде.

“Безнең ил” күргәзмәсе элек без күтәрмәгән мәсьәләләргә дә игътибар бирде. Мәсәлән, керәшен рәссамнары элек тә булган. ХХ гасыр башларында басылган керәшен матбугатында төрле плакат-лозунглар күрергә мөмкин, ләкин ул эшләрнең авторларын, кызганыч, без белмибез. Өйрәнәсе, эзлисе нәрсәләр әле бик күп. “Безнең ил” этнокүргәзмәсе бик кирәк иде һәм ул уңышлы проект булып чыкты – дип сөйләде Геннадий Макаров.  – Мәдәни үзәк белән керәшен художниклары арасында алга таба тагын да тыгыз әлемтә булдырылсын, бер тандем булып эшләргә язсын”. Керәшеннәр күпләп яшәгән төбәкләрдә күчмә семинарлар уздыру кирәклеге турында да әйтте ул.

Художниклар союзыннан килгән Мөддәрис Мингазов “Безнең ил” күргәзмәсенең җылы энергитекалы булуын ассызыклады. “Керәшеннәрдә бәйрәмнәр күп. Аның йолалары, җырулары... Миңа калса, һәрбер бәйрәмгә карата аерым шундый күргәзмә әзерләргә була”, - диде ул.

Халыклар Дуслыгы йортында эшләүче карендәшебез Роман Азимов үзе дә художник, фотограф. Ул “Безнең ил” күргәзмәсен, керәшен үзәгендә эшен тәмамлагач, Халыклар дуслыгы йортына күчерергә кирәк дигән тәкъдим ясады. Әлеге тәкъдимне барысы да хуплап алды.  

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча, Татарстан Рәссамнар берлеге члены Илья Максимов җитәкчелегендә, мәдәни үзәкнең иҗтимагый Сәнгать советы оештырылды һәм үзәкнең күргәзмә эшчәнлеге өлкәсендә алга таба эшләү программасы билгеләнде.

Кызыксынучылар күп булу сәбәпле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Безнең ил” күргәзмәсе эше декабрьгә кадәр озайтылды. Килегез, күрегез.

Фото: Культурный центр им. Я.Емельянова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев