Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: Мои хорошие, зажжем" җыры 5 минут эчендә язылды

Яшь җырчы Римма Никитина инстаграммдагы туры эфир вакытында үзенең шәхси тормышы, җырларының туу тарихларына кагылышлы сорауларга җавап бирде

- Гадәттә, мин инстаграммда видео яздырганда, яисә фото куйганда язылучыларыма "Мои хорошие, зажжем", дип әйтә торган идем. Бер язылучым "әйдәгез әле, безгә багышлап җыр языгыз", дип мөрәҗәгать итте. Мин ике дә уйлап тормыйча, биш минут эчендә тоттым да рус телендә җыр яздым. Студиягә аны яздырырга килгәч, миннән акырып көлгәннәр иде, бу җырмыни инде, дип. Ә мин беркемне тыңламыйча, яздырдым аны. Тиз арада "Мои хорошие, зажжем" җыры хит булып китте, моның өчен җанатарларыма зур рәхмәт, - дип сөйләде җырчы.
Римма шулай ук турыдан-туры эфирда берничә җырын да башкарды.
Инстачыларны бигрәк тә кызның шәхси тормышы кызыксындырды.
- Минем йөрәгем буш,- дип кыска гына җавап тотты ул. "Риммам" дигән җыры исә, беренче егете белән аерылгач туган икән.
- Махсус музыка белемем юк, әмма вокал дәресләре алам, ничек бар шулай җырлыйм, Ходай биргән үз тавышым белән. Күпләр баштарак мине Әлфинә Әзһәмованың кызы, дип уйлый иде, чөнки җырлау стиле аңа охшашрак. Бер концерт вакытында без аның белән танышып күрештек, әле дә аралашабыз.
Римма өч атнадан артык авылда торган икән.
- Әле менә шәһәргә эш буенча килдем, 9 майга авылга бәрәңге чәчәргә кайтачакмын, ә иң мөһиме, 9 майда минем әниемнең туган көне, - дип ассызыклады җырчы кыз, - Сүз уңаеннан, авылдагы тормышымны яктыртучы фото һәм видеоларны мин инстаграммга #авылдаэшбетми, #авылстайл хештэгы белән урнаштырам. Кереп карый аласыз, - диде Римма.

Шәһри Казан

Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rimma-nikitina-moi-khoroshie-zazhzhem-yry-5-minut-echend-yazyldy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев