Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөридә Качмануны бәйрәм иттеләр ФОТО

Бүген православныйлар Качману көнен бәйрәм итә. Халык аруландырылган сулар ала, бәкедә чумыла

Мамадыш районының керәшен авылларында да Качмануны зурладылар, иорданнарда изге суларда чумылдылар.

Җөри авылының һәр ел Питрау гөрли торган Тырлау аланы янындагы Тәпи чишмәсендә дә зур бәйрәм булды. Качмануга район башлыгы Анатолий Иванов, аның урынбасары Вадим Никитин һәм Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова килгән иде. Анатолий Петрович җөрилеләрне бәйрәм белән котлап, бүгенге изге су тәннәребез белән җаннарыбызга сихәт булып ирешсен иде, диде.

Тәпи чишмәсендә суны бүген төнлә Мамадыштан килеп отец Александр аруландырган. Берничә көн авылдашлар купельдә чумылачак, ди авыл советы башлыгы Елизавета Михайлова.

Качману Җөри һәм Юкәче авылларының престол бәйрәме икән. "Элек-электән үк якын-тирә керәшен авылларыннан - Дүсмәт, Комазан башы, Әҗмәк якларыннан кунаклар чакыра идек. Ул чакта көненә дүртәр йортка кереп, Әртил ашы уздыра идек. Бер заман тынып торгач, яңадан уздырыла башлады Качману. Бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Качмануга каршы көнне өйләр җыештырыла, кояш баеганчы мунчага керелә, үлеләргә өлеш салына, төнлә келәүдән кайткач, ризык пешерәбез. Бүген төнлә сәгать бердә торган идек, әле йокламыйбыз. Элек бик зур итеп бәйрәм итә идек, хәзер яңадан йолаларыбызны әкеренләп торгыза башладык. Бүгенге ару суларның файдасына ышанабыз һәм үз тәннәребез белән сихәтен тоябыз,- дип сөйләде Начтый түти Гаврилова.

Инде сигез ел буе Качмануда бәкедә чумылучы Җөри авылы медпункты фельдшеры Рая Никитина да әлеге йоланың файдасы турында әйтте. Ләкин Качмануга кадәр берничә көн организмны чыныктырырга кирәклеген дә искәртте.

Чыннан да, Җөри авылында бүген зур бәйрәм. Чумылучыларга бар уңыйлыклар да оештырылган. Авылның "Көмеш тәңкә" ансамбле матур җырлар сузды. Учакта уха, шашлык, пирмәнкә пеште. Мәтрүшкәле чәй исе бөтен Тырлау аланына таралган иде.

Качманудан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Бу хакта тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Алиса СПИРИДОНОВА фотолары

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев