Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җөри Питрауында ялгызларны серле шалашка чакыралар

Быел да Мамадыш районының Җөри авылында узучы "Питрау" керәшен мәдәнияте фестивалендә танышту өчен "Димче Гөрпи почмагы" эшләячәк

Соңгы елларда арабызда ялгызлар күбәйде. Яшьләр, европадагылардан күреп, акча эшләүне беренче планга куеп, гаилә корырга ашыкмыйлар – утызның теге ягын көтәләр. Мактанчыграклары пошмас ир, я булмаса, көйсез хатын белән баш миен чиртәсем юк әле, дип тә җибәрәләр. Ялгышасыз, җәмәгать. Һәр нәрсәнең үз вакыты. “...Күкрәп чәчәк аткан чаклар бер вакыт кына, яшьлек вакыт, матур вакыт бер вакыт кына...”- дип җырлыйлар. Олыгайган көндә, чөкердәшеп чәй эчәргә дә, терәлешеп утырып арка җылытырга да үз кешең кирәк. Чагыштырмача аз санлы булган халкыбыз турында сүз барганда, үз динеңдәге, үз кавемендәге кеше белән гаилә төзергә кирәклеге турында да әйтмичә булмый.

Шуларның барысын да күздә тотып, керәшеннәрнең брендына әверелгән Питрау фестивалендә Димче Гөрпи почмагы эшли. Быел да танылган яучы Аграфена Васильева ялгызларны үзенең серле шалашына чакыра. Бу уңайдан, үзе белән элемтәгә кердек. “Халык, никадәр күбрәк булса, шулкадәр көчлерәк була. Шул уйлар белән яшьләрне таныштырып, кавыштырып йөрү”,- дип сүзен башлады ул. – Керәшен кызлары һәм егетләренә инде шалтыратып чыктым. Казан, Түбән Кама, Чистай, Лаеш, Питрәч яшьләренә дә хәбәр салдым. Барысы да Питрауга килергә җыеналар. Исәп – аларны Димче Гөрпи почмагында бер-берсе белән күзгә-күз очраштырып, таныштыру”.

Аграфена Антоновна анда “Гашыйклар шалашы” төзетә икән. Парсызлар, шунда кереп, югары көчләрдән “кылган гамәлемә, холкыма-фигылемә туры килердәй кешене очратсам иде”, дип, теләк тели икән. Шул теләкләр барып ирешкәндә, Ходайыбыз аларга тиң кеше җибәрә, дип саный Гөрпинә түти. “Борынгы мәҗүси әби-бабайларыбыз утка, суга, агачларга табынганнар. Шуның өчен шалашка ут, су, үз кулым белән өзеп берничә яфрак, чәчәк тә куям. Барысына да ялгызларның бер-берсенә таба тормыш юлларын ачу өчен имнәр укылган була. Ләкин, тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк, дигән сүзләрне дә онытмаска кирәк. Шулай бер ялгыз хатын куышка кереп, минем сүзләргә артык колак салмыйча гына, шалт-шолт үзенчә эшләп аткан иде. Шул ук көнне бу хатынга бер өйләнгән ир-атның күзе дә төште. Аны бит, яхшы күңелле, мине яратып, хөрмәт итеп яшәрдәй, ялгыз ир заты җибәр, дип сорарга кирәк. Соңыннан көч-хәл белән котылды теге кешедән”,- дип сөйләде Димче Гөрпи.

Болардан кала, Гөрпи почмагында яшь гаиләләргә ничегрәк итеп кәбен койдырырга, матур итеп көн итәргә киңәшләр дә бирелә икән. Яшьләрне төрле сынамышлар белән дә таныштыралар. Мәсәлән, балага узган хатынга түгелгән су, бүрәнә, көянтә аша атлап чыгарга ярамый, дигән юрамышларга да колак салырга өндиләр.

“Бу эштә зур проблемаларга юлыкканым юк. Эчке тоемлавым бик яхшы, барып чыкмый торган булса, тотынмыйм да. Димче Гөрпи почмагында үзем генә эшләмим, хиромант та алып килгәнем булды, бер елны багучы ак чегән хатыны да булышты”,- дип дәвам итә Аграфена Антоновна. – Шаккатмалы заманада яшибез. Егетләр квартиралы, машиналы кызлар эзлиләр. Башта мондый таләпләрне кызлар куя иде. Хәзер егетләр әзергә-бәзер килеп утырырга гына җыеналар. Кызлар да төшеп калганнардан түгел, күбесенә олигарх кирәк. Синең үзеңнең нәрсәң бар соң, дип сорагач, бернием дә юк, дип җаваплыйлар. Матурлар чибәргә бара, мине кайсыгыз ала, дигән җыры да бар. Тормыш итәргә яхшы күңелле, балалар үстерергә булышырдай, үзегезгә тиң ир-ат эзләгез, дим андыйларга. Ходай биргәнгә риза булсагыз гына, тиң яр табылыр, бәхетле тормыш итәрсез, дим”.

Менә шундый зирәк киңәшләре белән парсызларны Димче Гөрпи почмагында көтеп кала ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, миңа бик тә ошады, әби-баба йолаларын истә тотсаң - бәхет шуннан башлана. Клара Мәрдан кызы Филиппова. Афәрин, керәшеннәргә!