Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республика керәшен оешмасы яңа җитәкче һәм идарә составы сайлаячак

Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының бүгенге җитәкчесе Иван Егоров һәм идарә членнары 3 ел элек сайланган иде

Декабрь азагында Республика керәшен оешмасының V отчет-сайлау конференциясен уздыру бурычы куелган. Бу хакта оешманың исполком җитәкчесе Людмила Белоусова хәбәр итте.

Конференциягә әзерлек эшләре буенча Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә киңәшмә узды. Анда оешманың конференцияне уздыру өчен җаваплы правление членнары һәм оргкомитет – керәшен хәрәкәте ветераны Татьяна Дунаева, “Бәрмәнчек” дәүләт ансамбле директоры Артур Поляков, галим Геннадий Макаров, Мамадыш районы керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре Ирина Муллина, Үзәкнең директоры урынбасары Григорий Максимов, “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев катнашты.

“Быел безнең оешманың эшчәнлегенә 13 ел булды. Устав буенча, һәр ел саен күчмә идарә утырышлары һәм 3 ел саен отчет-сайлау конференцияләре уздырып киләбез. Пандемия аркасында конференция быел бераз кичектерелеп торылды. Шулай да, мөмкинлектән чыгып, отчет-сайлау җыелышын уздыру бурычы куелды. Делегатларның берникадәр өлеше конференциягә онлайн кушылачак” , - дип белдерде киңәшмәдә Людмила Белоусова.

Март аенда Питрәчтә узган күчмә утырышта оешманың идарә членнары отчет-сайлау конференциясенә чакырылачак делегатларның санын 168 дип раслаган иде. Оешманың правление членнары конференциягә чакырылса, төбәкләрдән сайланган калган делегатлар чарага онлайн кушылачак.  

Конференциядә керәшен оешмасы халык алдында соңгы 3 елда эшләгән эшләре буенча отчет тотачак. Шулай ук, оешманың яңа идарә составы һәм җитәкчесе сайланачак.

Республика керәшен җәмгыятенең эшчәнлеге 2007 елның 25 маеннан исәпләнә. Соңгы отчет-сайлау конференциясе 2017 елның 27 маенда узган иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев