Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Путин федераль җыенга юлламасында ил мөстәкыйльлеген саклау мөһимлеге, халык тормышын яхшырту турында сөйләде

Россия Президенты Владимир Путин федераль җыенга еллык үзенең юлламасында ил мөстәкыйльлеген саклау, халык тормышын яхшырту өчен алдагы елларда хәл ителергә тиешле мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.

Владимир Путин федераль җыенга һәр юлламаның киләчәккә йөз тотуын искәртеп, бу юлы илебезнең социаль — икътисади үсешендәге төп күрсәткечләргә һәм алда торган бурчыларга, хәлиткеч мәсьәләләргә тукталды. Дәүләт күләм әһәмияткә ия булган яңа дүрт проект — «Гаилә», «Озын гомер һәм актив тормыш», Россия яшьләре«, «Кадрлар», Мәгълүмат икътисады» тормышка ашырыла башлаячак. Шулай ук, өстенлекле гаилә ипотекасы програмасы да 2030 елга кадәр гамәлдә булачак. 2018 елдан тормышка ашырыла башлаган бу программа 2024 елның июлендә тәмамланырга тиеш иде.

Президент, юллама барышында, ана капиталының да, ким дигәндә, 2030 елга кадәр биреләчәген җиткерде. Хезмәт минималь түләүкүләменең хәзергедән ике мәртәбә артып, 2030 елга инде 35 мең сум булырга тиешлеген дә әйтте. 

Балалы гаиләләргә ярдәмнең намус эше икәнен искәртеп, күп балалары булган зур гаиләләр җәмгыятьнең яшәеш фәлсәфәсе, нормасы һәм дәүләт стратегиясе ориентиры булырга тиешлеген дә телгә алды. 

Россиядә 2000 елда 42 миллионнан артык кешенең хәерчелек чигенә җиткәнен искә төшереп, хәзер бу мәсьәләдә хәлнең тамырдан үзгәргәнен, узган ел нәтиҗәләр буенча инде андый хәлдәгеләрнең 13,5 миллионлап кына калганын әйтеп үтте. Бу мәсьәлә дә даими игътибар үзәгендә. Чагыштырмача күптән түгел генә күрелгән чаралардан, мәсәлән, 2023 елның 1 январеннан башлап, керемнәре күп булмаган гаиләләрдә, хатны-кызның йөкле чагыннан алып баласы 17 яшькә җиткәнче бердәм айлык түләү кертелде. Узган ел бу төр пособиене 11 миллионнан артык кеше алган. Ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр салым түләвендә дә өстенлеккә ия булачаклар.

Гомер озынлыгына тукталып, безнең илдә уртача гомер озынлыгының 73 елдан артып киткәнен һәм инде 2030 елга аның 78 елдан ким булмаска тиешлегенә өметләнүен әйтте. 

Президент юлламасында илебез халкы тормышын яхшыртуга кагылышлы шушы һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләр яңгырады. Социаль як белән беррәттән, хәрби өлкә дә аерым игътибар үзәгендә. Бу уңайдан, Президент дәүләтебезнең суверенлыгын саклауның аеруча зур әһәмияткә ия булуын катгый рәвештә белдерде. «Без, Россия гражданнары, барыбыз бергә үзебезнең азатлыкны, тыныч һәм лаеклы тормышта яшәүгә хокукыбызны саклаячакбыз. Үзебез, бары тик үзебез генә үз юлыбызны билгеләячәкбез, буыннар бәйләнешен, димәк, өзеклексез тарихи үсешне саклаячакбыз, үзебезнең балаларга да тапшырачак дөньяга карашыбыздан, традицияләрдән, дингә ышануларыбыздан чыгып, ил алдында торган бурычларны хәл итәчәкбез», — дип сөйләде Президент. 

Хәзерге вакытта Украина белән ике арадагы вазгыятькә дә объектив бәя биреп, алда торган бурычларны билгеләде.«Донбасстагы сугышны без башламадык, әмма — инде беренче генә әйтү түгел — аны бетерү, нацизмны тамырыннан корыту, махсус хәрби операциянең барлык бурычларын үтәү, үз гражданнарыбызның суверенлыгын һәм иминлеген яклау өчен, без барысын да эшләячәкәбез», — дип әйтте Президент.
1 марттан башлап, махсус хәрби операция ветераннары, солдатлар һәм офицерлар дәүләткүләм «Геройлар заманы» программасы буенча белем алу өчен гариза бирә алалар. Алар алга таба мәгариф, бизнес, дәүләт идарәсе системаларының алгы сафында булырга, предпрятиеләргә һәм төбәкләргә җитәкчелек итәргә тиешләр. 

Ике сәгатьтән артыграк дәвам иткән һәм илебез иминлеге, халыкның тыныч, мул тормышы өчен алдагы алты елда хәл итәсе төп мәсьәләләрнең барысын да үз эченә алган юлламасы азагында Владимир Путин, «үзебезнең җиңүгә, уңышларга, Россиянең киләчәгенә» ышаныч белдерүе белән тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев