Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Псевдоним белән исемне бутыйлар

Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, әдәби псевдонимы Гәрәй Рәхим булган карендәшебез, асыл затыбыз Григорий Васильевич Родионов белән сөйләштек

– Сез поэзиядә, әдәбият  дөньясында Гәрәй Рәхим буларак танылдыгыз...

– Григорий да, Родион да – грек исеме. Псевдоним итеп, Гәрәй Рәхимне алган идем. Гәрәйләр кераитлардан килеп чыккан. Христиан динен алган кераитлар бик көчле кабилә булганнар. Исем буенча сатлык дип, мине күптән әйттеләр инде. Греклардан килгән исем бит. Керәшеннәрнең барысында да греклардан урыслар аша кергән исемнәр. Исем белән псевдоним арасында зур аерма. Гомерем буе документларда Григорий Родионов бит мин. Теге вакытта әйтә идем: Ленин да, Сталин да үз исемнәре түгел, аларныкы да псевдоним.

Псевдоним алганга, исем алмаштырганга карап кына, кешегә бәя бирергә ярамый. Аның төп бәясе – хезмәте. Ә минеке – иҗат! Мәктәпкә укырга кергәчтен дә китап укый башладым, алтынчы-җиденче класска җиткәндә авылда мин укымаган китап юк иде. Күрше-тирә авыл китапханәләренең барысын да йөреп, китапларны укып чыктым. Әдәби дөньяга кереп киттем. Беренче шигырем басылганнан бирле, поэзия һәм әдәбияттан башка хезмәт белән шөгыльләнмәдем.

– Диннәргә мөнәсәбәтегез?

– Христиан белән ислам диннәренең аермалары булса да, икесе дә гаҗәп зур философик төшенчә. Кешене зурлыкка өйрәтәләр.

Кеше ике генә әйберне әйтә ала: беренчесе, Алла бар, дип; икенчесе,  юк, дип. Беренчесен раслый алам: дөньядагы барлык хәрәкәтне, барлык нәрсәне Алла бар иткән. Ә Алла юк дигәнне ничек дәлилләргә була? Мин дәлилли алмыйм. Шуны беләм: Алла булган, Алла бар, Алла булачак.

Дин турында күп сөйләшә алмыйм, чөнки мин совет чорында яшәдем. Мине христиан диненә дә, ислам диненә дә якын китермәделәр. Акыл белән генә аңлыйм. Әмма үз акылым белән генә ялгыш уйларга да мөмкин мин. Шуны төшендерерлек кеше булса, теләсә нинди ялгышымны кабул итә алам.

– Сиксәнгә җиткән Гөргөри дәдәйнең уй-хыялларын беләсе иде...

– Гомеремдә беркайчан да картаермын, эшли алмам дигән уем булмады. Бары тик эшләдем генә. Бүгенге көнгә кадәр бер генә мәртәбә дә шимбә-якшәмбе ял иткәнем юк. Эш – иң зур ялым. Әдәби эш, әдәби иҗат – дөньяда иң зур бәхетем һәм мин шуннан башка яши алмыйм. Алтмышка кадәр, гомернең үткәнен уйлап та бирмәдем. Күңел, хис, уй – тузмый, һаман шул көе. Тән туза, кул туза, аяк туза, йөрәк туза. Күзгә күренеп туза...

Сиксәнгә җитүнең картаю икәнен бүгенге көндә аңладым, ниһаять. Хәзер инде гомеремнең озын түгеллеген беләм. Күп булса, бер дистәгә тулмас гомерем бар дип уйлыйм. Сугыш башлануга 23 көннән туганмын. Шуннан бирле хәерчелектә һәм уртача җитешле тормыш белән яшим. Үпкәмнең дә яртысын кисеп ташладылар. Ул тән ничек түзсен?! Әмма эчке халәт, уй, хис, моң, кешеләргә мөнәсәбәт тузмый, япь-яшь. Беренче мәхәббәтләремне уйлыйм да, яшәреп киткәндәй булам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X