Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поршурдан Степановлар гаиләсе ит сату белән шөгыльләнә

2014 елда барлыкка килгән гаилә Кукмара районы Поршур авылында яши

12 сентябрьдән Татарстанда авыл хуҗалыгы һәм көндәлек азык-төлек продукциясе сату буенча традицион ярминкәләр эшли башлады. Министрлыкның 18 декабрьдәге мәгълүматына караганда, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләрендә һәм Зеленодольск районында оештырылган шундый 14 көзге ярминкәдә халык барлыгы 1183 тонна ит, 268 тонна сөт, 4 миллион данә тавык күкәе, 590 тонна он һәм  823  тонна шикәр комы, 23,5 мең тонна бәрәңге һәм башка яшелчә сатып алган. Көзге ярминкәләр шәһәрдә яшәүчеләр өчен дә, авыл кешеләренә дә бер үк дәрәҗәдә кирәкле, әһәмиятле. Беренчеләре экологик яктан чиста продукция алса, икенчеләре җәй буе тырышып үстергән уңышын сата ала. Мәсәлән, Кукмара районының Поршур авылыннан сугым өчен терлек асраучы Алина һәм Виталий Степановлар мондый ярминкәләрдә үгез һәм сыер ите саталар.

Бу гаилә ит сату белән бишенче елын шөгыльләнә. 2015 елда Поршур авылыннан 300 метр читтәрәк сугым пункты төзеп, 2016 елда эшкә керешкәннәр. “Беренче чорда үзебезнең маллар булды. Бераздан төрле авыллар, районнардагы хуҗалыклар, колхозлар белән хезмәттәшлек итә башладык. Баштарак атнасына – 1-2, ә хәзер 10-12  баш мал суярга була”, – дип сөйләде гаилә башлыгы Виталий.

Авылда кеше мал асрап яши. Ит өчен генә дә 2-3 баш терлек асрыйлар. Андый кешеләрнең мал итләрен Степановлар төрле ярминкәләргә алып барып саталар. Һәрберсендә үз урыннары бар, анда аларны үз даими клиентлары көтеп тора.

“Итнең сыйфаты терлекнең нинди азык ашавына бәйле”, – ди Виталий. – Малларын “итле” итәргә дип витаминнар кадаучылар да бар. Витаминнар итнең сыйфатын боза. Ит файдалы булсын өчен, малны чисталык белән асрарга, тиешенчә ашатырга кирәк. Без үзебезнең малларга фураж, печән, башак бирәбез”. Итнең бәясе дә малга ашатыла торган терлек азыгына карап билгеләнә. Мәсәлән, фураж кыйбатланса, итнең дә бәясе арта, дигән сүз.

“Кешеләр итне җентекләп сайлый. Бигрәк тә, өлкән яшьтәге әби-бабайларның үз ысуллары бар”, – ди Виталий сатып алучылар турында сүз чыккач. Кемдер бармак белән басып карый, ит кире үз халәтенә кайтса, димәк, сыйфатлы. Кемдер чәнечке, пычак белән кадап карый, ә  кемдер төсен тикшерә. Сатып алучылар, күбрәк, үгез итен сайлыйлар икән. “Үгез белән сыер ите аерыла. Үгезне ел ярым тоталар. Сыерны әле, кимендә, 2-3 ел асрыйлар. Шуңа күрә, үгез ите йомшаграк, ә сыерныкы катырак була”, – дип аңлатты ул.

Ит сату Степановларның гаилә эше булып, аны Виталий үзенең хатыны Алина белән бергә алып бара. Алина – Балтач районының Дорга авылыннан. 2013 елда Поршур авылына Питрау бәйрәменә кунакка килгән кызны Виталий күреп ала һәм ошата. Бәйрәмнән соң танышып, очрашып йөри башлыйлар. 2014 елда туйлары була. Бүген аларның Максим исемле уллары бар. 

Бала тәрбияләүдә, өй эшләрендә аларга Виталийның әнисе Любовь ярдәм итә. Өч ел элек, авыр чирдән 40 ел бергә гомер кичергән ире Анатолий вафат булган. Любовь түти хәзерге вакытта балалары белән бергә яши. “1977 елда Түбән Чурадан бик хөрмәтле укытучылар гаиләсенә килен булып төшкән идем. Ул вакытта данлыклы укытучы булган кайнатам Гордей үлгән иде инде. Хәзер дә кайнатамны искә алалар, үзебез дә онытмыйбыз”, – дип сөйләде ул.

Бар нәрсә дә кешенең үзенә бәйле, дип санаучы Степановлар яңа елны зур планнар белән каршылыйлар. Шуларның берсе, мәсәлән,  сугымлык терлек асрау өчен ферма төзү. Поршурның киләчәге өчен борчылучы авыл кешеләре өчен шатлыклысы – Виталий белән Алина, башкалар кебек, шәһәргә күченмәячәкләр, авылда төпләнеп калачаклар. “Бөтенесе Казанга дип чабалар инде. Ә мин Казанга сыймыйм, сулышым кысыла, тизрәк авылга кайтып китәсем килә. Авылда – иркенлек, үз өең, җирең”, – ди Алина.

Яратсаң һәм тырыш булсаң, “уңайлык” лары булмаган авылда да гөрләп яшәп була ул. Мондый гаиләләр барында, авылның киләчәге өметле. Шулай бит?..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев