Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау җыены күңелле узды

Түбән Кама керәшеннәре Покрау бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.

Шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йорты бер көнгә керәшен җортына әйләнде дисәң, һич арттыру булмас. Бу көнне биредә керәшен фольклор ансмабльләре, үз халкының йолаларын һәм бәйрәмнәрен белүчеләр җыелды.

Благочинный Алексий Колчеринның, җирле керәшен җәмгыяте җитәкчесе Тамара Баһаветдинованың чыгышларын халык игътибар белән тыңлады. Керәшеннәрне Покрау бәйрәме белән котларга Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да килгән иде. Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Васил Хафизов та чыгыш ясап, керәшеннәрнең бердәмлеген, активлыгын билгеләп үтте.

Покрау җыенында Түбән Кама шәһәренең “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле белән беррәттән, Красный Ключ поселогыннан – “Баш чишмә”, Җирекле авылыннан – “Җирекле моңнары”, Олы Атыдан “Ак түтиләр” ансамбльләре керәшен җыруларын яңгыраттылар. Җиреклеләр әле Покрау туе йоласын да күрсәттеләр. Вероника Боярова белән Елена Бикеева чиркәү җырларын башкардылар. “Асыл нәсел”нең дуэтын һәм Мария Савельеваның “Көнбагыш” җыруын да тамашачы яратты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев