Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Покрау туйларын, йолаларын искә төшереп

Түбән Кама районы җирле керәшен җәмгыяте элгәредән килгән үз бәйрәмнәребезне саклау өчен тырыша

Көзге муллык чорына туры килгән Покрау бәйрәменең, элек-электән, үз йолалары, үз тәртибе булган. Шул исәптән, Покрау туеның да – үз үзенчәлекләре.

“Олы Покрау бәйрәме уңаеннан, 15 октябрьдә көндез шәһәрдәге Халыклар дуслыгы йортына җыелып, “Покрау җыены” уздырырга уйлыйбыз, – дип сөйләде Түбән Кама районының керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте председателе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова. – Ул Россия Президенты мәдәни инициативалар фондының үзебез откан гранты кысаларында тормышка ашырыла. Керәшеннәрдә Покрауга бәйле ниндирәк йолалар булган, бу бәйрәмгә атап, нинди тәм-том әзерләгәннәр... Покрау белән бәйле халык сынамышларын да искә төшерербез. Элек Покрау туен ничегрәк уздырганнар – анысын да сәхнәләштерергә җыенабыз. Покрау туенда районыбыз авылларыннан килгән кунаклар – барлык керәшен фольклор ансамбльләре чыгышы да көтелә”.

Бу көнне көндез Халыклар дуслыгы йортына килгән һәркем  “Покрау җыены” кунагы булачак. Җыенга килә алмаучылар үз өйләрендә Покрау пиругы пешерә алалар. Ә аның өчен әллә нинди кыйммәтле продуктлар кирәкми, бакчаларда чөгендер, кишер һәм кабак кебек яшелчә уңыш җыелды инде. Ягы-ягы белән, керәшеннәр Покрау бәйрәме җитәргә берникадәр алдан, төгәлрәге, түгем-чәчем көненә яшелчәдән һәм ярмадан пируглар пешергәннәр.

Пируг эчлеге өчен бодай яки тары ярмасы алынган. Бодайны башта бүрттереп, аннан соң пешреп киптергәннәр һәм кул тегермәнендә ярдырганнар. Пиругны ярма белән кишердән, ярма һәм кабактан, шулай ук, кызыл чөгендер белән ярмадан пешергәннәр. Хәтта шикәр чөгендеренә ярма кушып та пешерә торган булганнар. Ә сезнең өчен кайсысы җиңелрәк тоела, шунысын әзерли аласыз.

Элгәреләрдән килгән бер ышануны истә тотыгыз: Покрау пиругыннан авыз итмәсәң, җәй буе эшләгәнлектән, тәннән чыккан көч-куәтең хәлсезләнгән гәүдәңә кабат кермәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев