Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поэзия кичәсендә – Владимир шагыйрьләре

Казанның Җәкәү йортында Мамадыш районының Владимир авылыннан чыккан шагыйрьләр Георгий Ибушев, Елена Григорьева-Данилова һәм Елизавета Малова иҗатына багышланган поэзия кичәсе уздырылды.

Шигырь бәйрәмендә

Гадәттә, кичә һәм концертларда халык шулкадәр күп иде, залда энә төшәр урын да булмады, дип языла. Владимир шагыйрьләре кичәcенә җыенганда ук, өстәвенә әле, Мамадыштан мәдәният идарәсе начальнигы Степан Спиридонов җитәкчелегендә, олы бер автобус халык киләсен дә ишеткәч, тамаша залында урын таба алу мөмкинлегенең «нул»гә тигез булуы аңлашылды. Шуңа күрә дә, фойеда шушы елның икенче яртыеллыгы өчен «Туганайлар»га яздырту башланганчы ук, Казан түтиләре залга кереп урын алып калганнар иде инде. Сүз уңаеннан, редакциябез өчен тугандай үз кешегә әйләнгән Георгий Ибушевның ярдәме белән, 11 кеше «Туганайлар»га язылды. Әгәр дә, «Ә сез язылдыгызмы әле?» дип тә сорасак, керәшеннең бердәнбер газетасына реклама ясаган булыр идек, әмма максатыбыз башка.

Бу кичәнең сценариен язуны да, алып баруны да газетаның баш редакторы Юлия Губинага тапшырылган иде. Владимир авылы шагыйрьләренең үз шигырьләрен сөйләүләре кичәне Шигырь бәйрәменә әйләндерде. Тамашачының бирелеп тыңлавыннан чыгып кына да, күңелләренең чын шигырьгә сусаганын аңлавы авыр түгел иде. Иң беренче итеп, тамашачы каршына Владимирның үзендә яшәп иҗат итүче Елизавета Малова чыкты.

Елизавета Малова

Зур экранда — гомеренең хезмәт еллары Түбән Камадагы «Нефтехим» җәмгыяте белән бәйләнгән, хәзерге вакытта Владимир авылындагы туган йортында яшәүче Елизавета Малованың тормыш юлларын үз эченә алган кадрлар. Аларга ияреп, Елизавета, аның иҗаты турындагы сүзләр агыла: «Уйчан, хыялый, гап-гади авыл кызы йөрәгендә шигъри хисләр ятадыр дип кем уйлаган?! Ул мәхәббәткә, гаиләгә, туганлыкка һәм табигать матурлыгына дан җырлый».

12 балалы Маловлар гаиләсендәге кызларның иң өлкәне булган Елизавета Үсәли мәктәбен тәмамлый. Иң яраткан фәне татар әдәбияты булган кызның мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтүе — гадәти хәл. Алып баручы Елизавета белн таныштырып, «2016 елда аның «сине уйлап» дигән шигырьләр китабы басыла — кеше язмышлары, үз тормышындагы шатлык-көенечләре дә, дөрес яшимме-юкмы» кебек фәләсфи уйлары да шул китабында урын алган», дип әйтеп үтте.

— Бик борычылып килгән идем, барыгызның да үзебезнекләр икәнен белгәч, тынычландым. Үзем турында караганда, күземә яшьләр дә килде. Шагыйрьләр шундый булалар инде, гафу итәрсез. Кырда йөргәндә, су буенда, чишмәгә төшеп менсәм дә, утка карап утырсам да күңелдә шигырь туа. Шагыйрьләрдән бүләк — шигырь инде ул, — дип Елизавета үзе иҗат иткән шигырьләрне укыды:

Югалтулар күп инде ул,
Табасың, югалтасың,
Яхшыга юрап һәр таңны
Күңелне юатасың.

Елена Григорьева-Данилова

Елена Григорьева — тамашачы өчен, беренче чиратта, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле оркестры артисты. Күпләр бу кичәдә талантлы керәшен кызы, сәхнә остасы Еленаның шигырьләр белән кечкенәдән үк кызыксынганын, өченче класста укыганда беренче шигырьләре туганын ишеттеләр. Үзе әйтүенчә, шигырьләрне, ныклап торып, соңгы елда гына яза, 2023 ел башында ВКонтактедагы үз сәхифәләренә куя башлый, ә 62 шигырен дәфтәргә төшергән.

— Владимир авлының Арт урам кызы икәнемне беләсез. Ул урамдагы үземнең яшьтәш малайларның атаманы идем. Хәзер дә мине хөрмәт итәләр, рәхмәт яусын, — дип, уены-чыны белән башлады үз чыгышын Елена. Танышларына шигырьләрен карап, төзәтеп бирүдә ярдәм иткәнен дә, хәтта шигырьләренең бер сүзен дә калдырмыйча, үз вариантын язып биреп, аларның җыр булып киткәнен дә телгә алды.

Артист Еленаның үз укуында яңгыраган фәлсәфи шигырьләре тамашачыны уйландырды, усаллары гаҗәпкә калдырды, шаяннары исә елмайтты:

Көтәрмен... Көткән бар... Китмәгән үткән бар.
Үпкәмне, юмыйча, йөрәктә йөрткән бар.
Буралап өйгәнне чыралап ваткан бар, –
Бер эзләп тапканны югалтып-тапкан бар…

Тамашачы арасында Еленаның «Гөргөри кияүләре +» тамашасында Палый карчыкны оста уйнавына игътиабар итүчеләр, шул роле турында сораучылар да булды

— Кечкенәдән артист булырга хыялландым. Дәдәй: «Синең бит бернинди спектакльдә дә уйнаганың юк. Кая инде сиңа артист булу?! Әнә, музыкант бул», — диде. Георгий дәдәй берсендә безгә менде дә, гармунда уйнаганымны белеп, иҗаттагы язмышымны хәл итеп тә куйдылар. Ә Палый роленә мин гашыйк идем, аны ярты ел өйрәндек. Ирем Георгий эштән кайтып ишек ачып кергәндә үк, аны Палый рәвешенчә сөйләшеп каршы ала идем. Гастрольләргә барганда да: «Әнекәем, шушы әбине дә алып йөрисезме?!» дип гаҗәпләнәләр иде, — дип балачак хыялының ничек тормышка ашуы турында да сөйләп үтте Елена.

Георгий Ибушев

—Шагыйрь һәм җырчы карендәшебезнең үз шигырьләре дә җыр кебек агыла. Аның 2007 елда — «Рәхмәт сиңа, җыр», ә 2019 елда «Балачакны сагынып» дип аталган китаплары дөнья күрде, — дип, кичәне алып баручы Юлия Губина тамашачы каршына Георгий Ибушевны чакырды.

— «Җырлама, күп җырлыйсың, бәхетеңне җырлап бетерәсең», дип әйтә иде әни, — дип башлап алып китте сүзен Георгий Мефодиевич. Балачак истәлекләрен искә төшергәннән соң, хәзерге заманның Көнбатыш модасына ияреп, зәвыклы киенүгә битараф булган яшьләре бакчасына таш атып та алды. Гасырлар үткән саен, камилләшәсе урында, кешелекнең зәвыгы саегая баруына ачыну да белдерде.

Шигырьнең кайчан һәм нинди шартларда тууына тукталып, шагыйрь Георгий тамашчыга үз күңелен ачты:

—Шигырь язам дип утырганым юк, күңелгә бер сүз килеп керә дә, үзеннән-үзе хисләр агыла башлый. Мәсәлән, «җиргә кемдер» дигән сүз килеп керә дә, шуннан соң шигырь үзеннән-үзе язылып китә:

Мин бу җиргә кемдер салып киткән
Җиңел сукмак эзләп килмәдем.
Ят сукмакка сыймас иде минем
Җыр-моң тулып ташкан хисләрем.

Россиянең – атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев кичәдә бер кочак шигырьләрен укыды, шигырьләре арасында туган авылы Владимир, анда үткән балачагы, авылдашлары белән бәйле истәлекләрен яңартты. Балачакның кызыклы вакыйгаларын сөйләп, көледереп тә алды.

Чыгышлар күп булды

Поэзия кичәсендә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан язучылар союзы члены, шагыйрь Рифат Җамал, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, шул районның Үсәли мәктәбе укытучысы Лидия Константинова, Владимир авылы кызы Ольга Гыйльметдинова һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Кичә башланганда ясаган котлау чыгышында «Өч туганыбызның бүген шигъри концертын карарга килдек. «Талир тәңкә» керәшен фольклор ансамблен алып килдек. Владимир авылы Георгий дәдәйнең җырларын ишеткәч, аның үзе белән танышкач, үзем мәдәният тармагында эшли башлагач, Владимир авылында — әйбәт, җор, ачык йөзле, кешелекле һәм жырга оста, чып-чын керәшен мәдәниятен саклап, алга алып баручы халык. Владимир авылы талантларга бай. Без кичәгә тулы бер автобус халык алып килдек», — дип сөйләгән Степан Спиридоновны зал алкышларга күмде.

Поэзия бәйрәменә йомгак ясап, Людмила Белоусованың: «Шундый матур кич, шундый матур кичә булды. Мамадыш ягы — искиткеч төбәк. Андагы Албай авылыннан биш Герой чыккан, дибез. Менә бүген Владимирда өч шагыйрь барын күрдек. Аларның шигырьләре язучылар союзы членнарының кайберләренекеннән, бәлки, югарырактыр да. Бу талантлы шагыйрьләребезгә дә язучылар союзына юллар ачылсын һәм яңадан-яңа шигырьләре тупланган китаплары басылып торсын иде», — дип әйткәннәрен зал хуплап һәм көчле кул чабулар белән каршылады.

Бу кичә — Владимир авылының «Талир тәңкә» ансамбле, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары Ольга Бачкова, Денис Михайлов, Мамадыштан Елена һәм Николай Бачковларның җырулары, Владимир клубы һәм, шулай ук, «Талир тәңкә» ансамбле җитәкчесе Галина Михайлованың танылган җырчы, шагыйрь Георгий Ибушевның «Микай» поэмасыннан өзекне яттан сөйләве белән үрелеп барды.

Олы шагыйрь Г. Тукай туган апрель аенда халкыбыз зурлап үткәрә торган Шигырь бәйрәмен Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк, керәшеннәрчә кунакчыллык белән һәм үз карендәшләрен дә, шигърияткә гашыйк татарларны һәм башка милләт вәкилләрен дә җыеп, Владимир авылының үз шагыйрьләре катнашында Поэзия көне итеп уздырды.

 

Кичәдән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев