Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау кайтавазлары - җыеннар кайда, ничек узды

Татарстанда Питрау җыеннары гөрләде. Керәшендә бәйрәм өч көн дәвам итә – балыкчы апостоллар Питер белән Пауалны да республикада 12-15 июльләрдә хөрмәтләделәр. Көннәр матур, болыннар шау чәчәктә, җиләкләр мәмрәп пешкән, тирә-якка кипкән печән исе таралган – уракка чыкканчы халык рәхәтләнеп уйнап көлде.

Төбәкләрдә узган Питрауларның барысына да барып чыга алмасак та, һәр якта безнең белән элемтәдә торучы хәбәрчеләребез бар. Шулардан ишеткән Питрау кайтавазлары һәм имеш-мимешләрне газета укучыларыбызга да җиткерәбез.


Сарсаз-Баграж
Иң зур Питрау бәйрәмнәренең берсе Зәй районы Сарсаз-Баграж авылы янәшәсендәге Кашка тау итәгендә узды. Җыенга быел да кунаклар, тирә-як районнардан фольклор ансамбльләр һәм артистлар күп килгән – халык төнгә кадәр ял иткән. “Питрау чибәре” бәйгесе дә яхшы гына узган. Тик Зәй кадәр Зәйдән “Кряшен чибяре” республикакүләм конкурсында катнашырга, инде ничәнче ел, бер кыз да килми. Төбәктә көчле кызлар юклыгына ышанмыйм, әйдәкләп торырга Зәй керәшен оешмасы сүлпәнрәк эшлидер, дигән фикер туа. Халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләнгән Кашка тау Питравында “чын керәшен” бер Батулла булды, диделәр. Дуслык бик яхшы, ә Питрау керәшеннең этник бәйрәме шул. Рабит ага да гармунда үзебезнең көйне сузган, бердәнбер керәшен газетасы “Туганайлар”га язылмаган якташларына да шелтә белдергән. Халкыбызның үзенчәлеген таныганы һәм яклаганы өчен тау итәбез, рәхмәт яусын үзенә.


Ләке
Сарман районы Ләке авылы Питравына Казаннан “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле килгән. Авылдашлар шундый сөенешкән. Ләкелеләр Питрауга “Бәрмәнчек”не чакырыр өчен махсус Россия Президенты фондыннан грант отты. Үзләренең “Игәнә” ансамбле дә бәйрәмнең төп геройлары булган. 


Чура
Кукмара районының Кече Чура авылында узган Питрауның төп кунаклары “Казан егетләре” булган бугай. Мәгълүмат чыганаклары да шул хакта яза. “Чабата” көенә басып бөтен Татарстанны шаккатыручы үзләренең “Карендәшләр” ансамбле читтәрәк калган.  Якташлары, горурлыклары Вадим Захаров та, бу көнне Чурада булмыйча, Олы Аты авылында чыгыш ясаган. “Вадим, синең җырлавыңны көткән идек, күренмәдең”, - дип, Интернет битләрендә яздылар якташлары. 
Татар коллективларын, артистларын чакырып, үзебезнекеләрнең күләгә астында калуы гадәти күренешкә кереп бара. Күп төбәкләрдә шушы ук хәл күзәтелә. Керәшен бәйрәме керәшеннеке һәм керәшенчә булсын иде, кана.


Түбән Кама районы
Ел саен Балчыклы, Кушай, Келәтле авылларында матур Питрау бәйрәме уза иде. Оештыручылар көнен, артистларны һәм кунакларны бүлә алмыйча, аптырашып бетә иде. Быел өч авылга уртак Питрауны Кушай авылында уздырганнар. 12 июль престол бәйрәме булган Балчыклы авылы үз көнендә кичке уен һәм концерт оештырган. Башта “Балчыклы җиңгиләре” авыл урамнары буйлап җырлап әйләнеп, авылдашларны бәйрәмгә дәшкәннәр.  Җыен түгәрәк уен белән тәмамланган. 
Шушы ук районның Олы Аты Питравыннан яңа туган бәбәйләр дә, беренче класска укырга баручылар да, быел гаилә коручылар да, 80 яшьләрен тутырган парлы әби-бабайлар да бүләк белән киткән. 


Бахта
Чистай районының Бахта авылында Питрау быел узган елгыга караганда күңеллерәк узды, дип хәбәр итте Анна Акманова. Яшь җырчы Игорь Дмитриев керәшен җырулары башкарган. “Ел саен нинди дә булса яңалык кертеп, авылдашларны һәм килгән кунаклары шаккаттырырга гадәтләнгән “Карендәш” ансамбле быел да традицияне бозмады. Халык җырулары белән генә чикләнмичә, кыр тутырып печәннән сыннар да ясап куйганнар иде. “Кунакчыл җорт” дип исемләнгән мәйдан көн буе кунаклар өчен самоварларын кайнатып, җиләк пируклары, пылау белән сыйлап торды. Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре – “Зирәк җиңгәчәй” конкурсында булды”, - дип яза Анна. Бу исем өчен авылның иң уңган хатыннары Юлия Терентьева (Тимерчеләр килене), Резеда Ванифатьева (Пиюклар килене), Анна белән Индира Минкиналар (Әкреннәр киленнәре) һәм Майя Миняева (Ануклар килене) көрәшкән. Аларга ярдәмгә кайнаналары, тормыш иптәшләре дә чыккан. Утын да ярганнар, такыя да үргәннәр, себерке дә бәйләгәннәр. Күп сынаулар үткәннән соң, “Зирәк җиңгәчәй” конкурсының җиңүчесе итеп Майя Миняева танылган. 


Носла
Киров өлкәсенең Малмыж районы Носла авылында быел беренче тапкыр төбәкара Питрау бәйрәме узды. Бәйрәмнең хуҗалары һәм йөзек кашы – быел гына оешкан “Носла сандугачлары” коллективы. Бәйрәмгә Нократ Аланыннан, Удмуртия Республикасы Грах районыннан, Йошкар-Оладан, Татарстанның Арча һәм Балтач сәнгать мәктәпләреннән, Балтач районының  Дорга авылыннан һәм Казаннан фольклор ансамбльләр килгән. Бәйрәмдә өч гөсләчеләр коллективы чыгыш ясаган. Электән үк Носла гөсләчеләр авылы булган. Татарстан һәм Киров өлкәсе музейларында бу авылның кимендә биш гөсләсе саклана. Танылган гөсләче Нина Пробкинаның уен кораллары да Киров өлкәсе керәшеннәренең беренче Этномәдәни үзәге фондында урын алган. 
Бәйрәм авыл урамын әйләнү белән башланып, төп сәхнәдә иҗади программа белән дәвам иткән. Оештыручылар барлыгы 150 ләп артист чыгыш ясады, дип хәбәр итте. “Керәшен өе”ндә элеккеге Малмыж өязе керәшеннәре буенча узган этнографик экспедиция вакытында тупланган экспонатлар тәкъдим ителгән. Бәйрәмнең иң төп бизәге “Бәрмәнчек” ансамбле булган. “Беренче тапкырга Питрау яхшы булды, ләкин “төбәкара” исеме алу өчен бик нык тырышырга кирәк әле”, - диделәр, Казаннан кунак булып барган керәшен оешмасы вәкилләре. 


Питраулар тагын Чаллыда, Менделеев районының Сәйтәк, Кайбычның Хуҗа Хәсән, Теләченең Петровск, Мамадышның Албай авылларында да гөрләде. 


Тагын бер нәрсәгә игътибар итми булдыра алмыйм. Кайбер журналистларның Питрауны  “Питрау Сабантуе” дип язулары бер дә ошамый. Шуларга ияреп, халык та бәйрәмебезне шулай атый башлый. Болай язу, әйтү бер дә дөрес түгел. Каравон Сабантуе дип тә, Өяв Симеге дип тә, Балтай Питравы дип тә язмыйбыз бит? Республикабызда яшәүче бар халыкларның бәйрәмнәрен дә үз исеме белән атарга, аларга ихтирам белән карарга кирәк. Һәр бәйрәмнең үз төсе, үзенә генә хас үзенчәлеге, бүтәннәрне кабатламый торган үз традицияләре бар бит.  


Питрауларның һәрберсеннән дә позитив фикерләр килде. Молодцы! Кайбер җитешсезлекләрне дә, бәлки, без – керәшен дөньясына чумып яшәүче журналистлар гына күрәдер. Шулай да, керәшенлекне бергәләп саклыйк, карендәшләр!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев