Петр дәдәй дә бар иде...
Көзләргә моңсулык өстәп, үткәннәр һәм шул узганнарда калган танышлар хәтердә яңара.
Шундый танышларымнан Олы Аты керәшене Петр дәдәй Волков та әледән-әле искә төшә. Хәтеремә аның Аты Сабантуенда, агачлар арасыннан карап торган чагы уелып калган. Ни өчен нәкъ шул чагыдыр, анысын аңлый да аңлата да алмам...
Петр дәдәй Волков, шәһәргә юлы төшкән саен, безнең янга керми китмәде. Ул – сугыш чоры баласы, шуңа да сабыйлыктан чыгып килгән ул еллар, кырыс чорда төрмәгә озатылган әтисе турында күз яшьләре аша сөйли иде. Моннан бер егерме еллар элек булгандыр, берсендә ул кош тоткан кешедәй шатланып килеп керде. Кырык эшне кырык якка ташлап дигәндәй, Петр дәдәйне тыңларга әзерләндем. Петр дәдәй сүзне уратып, ерактан ук сөйләргә ярата. Бу юлы да шулай булды.
– Безнең Федор бабай эшчән һәм хәлле кеше булган, – дип сөйли башлады Петр дәдәй. – Аның олы баласы – минем әти Василий. Ул 1881 елда дөнҗага килгән. Гаиләдә өч малай үсәләр. Әти 19 яшендә Гликерия исемле кызга өйләнә. Бер-бер артлы алты балалары туа. Әти үзе Герман сугышында артиллерист була. Сугыштан кайтып күп тә үтми, хатыны үлә. Ире Герман сугышында һәлак булган Иринаны димлиләр. Ул алты бала өстенә килә һәм уртак гаиләдә бердәнбер бала булып мин туганмын.
Колхозлашу башлангач, безнең Атыда күп кенә гаиләләр аерым хуҗалык булып яшәүне дәвам итәләр. Хөкүмәт түләү дигәнен андыйларга икеләтә сала. Мәсәлән, колхозчылар 40 кило ит тапшырырга тиеш булса, аерым хуҗалыклар – 80 кило! Шуңа да аерым хуҗалыклар бер бригада булып оешалар. 20дән артык кешедән торган бригадага Андрей Тузеев җитәкчелек итә. Бөек Ватан сугышына чаклы алар Кызыл Чапчакта, Зәйдә һәм Ширәмәттә – икешәр катлы мәктәп, күрше-тирә авылларда ашханә, кибет, күперләр төзиләр.
Сугыш башлангач, аерым хуҗалыкларны кыса башладылар: я бурычыңны түлә, яки колхозга кер! 1942 елда безнең гаиләнең хөкүмәткә 18 кило ит, 120 данә күкәй бурычы бар иде. Көзге бер көндә әтине авыл советына чакырттылар. Аны һәм тагын 4 кешене – әтинең энесе Григорийны, Яков Антоновны, Николай Карчинны, Пелагея Иштирякованы, бурычлары өчен, өйгә дә кайтармыйча, Ширәмәткә прокуратурага алып китәләр. Барысын да ябып куялар. Суд булганчы аларны Чистай төрмәсенә озаталар. 70-80 чакрым араны җәяү баралар!
Аларны судка кайтарганда без инде 18 кило итне хөкүмәткә тапшырып өлгергән идек. Ит түләгәнлеккә квитанцияне судта күрсәткәч, карап та тормадылар – әтине 3 елга утыртып куйдылар.Чистай төрмәсенә әтигә ашарга илтә бардык. “Казанга озатылды” дигән җавап ишеттек. Шуннан соң әтинең бер хәбәре дә булмады. Григорий дәдәйне, яшьрәк булгач, сугышка җибәргәннәр. Ул шуннан кайтып, өйдә үлде.
Әтине төрмәгә алып китүләренә 60 ел дигәндә, репрессияләнүчеләрнең газетада басылган исемлегендә әтиебез Василий Волков фамилиясен дә күрдек. Әти 1943 елда Казан төрмәсендәге психиатрия больницасында үлгән. Ул СССР чорында да бар дөньяга бердәнбер төрмә психбольницасы булгандыр... Анда 1940-1970 елларда мәҗбүри “дәвалау курсы” узган тоткыннарның 1740лабы “дәва”дан үлгән! Шуның 400е – үзебезнең республика кешеләре. Анда гаепсез килеш “дошман” ярлыгы тагылган сау-сәламәт кешеләрне “дәвалый-дәвалый” үтергәннәр. Шул корбаннарның берсе – безнең әти, Аты керәшене Василий Волков.
61 яшендә аны 18 кило ит, күпмедер күкәй өчен төрмәгә тыгулары, соңгы сулышын алганда янында беркемнең дә булмавы – безнең мәңге төзәлмәс яра, – дип сүзен тәмамлады Петр дәдәй. Аның безнең редакция бүлмәсенә килеп кергәндәге шатлыгын хәсрәт яше алмаштырган, җыерчыклары тагын да тирәнәя төшкән иде...
Фотолар авторның архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев