Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пар аккошлар бергәлеге насыйп итсен

“Катнаш гаиләләр ныклы булмый, ялкынлы хисләр узуга ук таркала”, дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Чыннан да шулаймы, әллә юкмы? Бу хакта артык сүз озайтмыйча, җаннар бергәлеген саклап яшәүче катнаш гаиләләрнең берсе белән таныштырыйк. Нәтиҗәне үзегез ясарсыз

Керәшен авылында – татар кызы

 – Катнаш гаиләләр күп инде Наратастында. Мин дә шушы авылда Федор белән танышып, тормыш кордык. Ике якның да бәйрәмнәрен беләбез, йолаларны төгәл үтибез. Пасхада күкәй буйыйбыз, гаеттә корбанлык чалабыз, – диде керәшен авылына килен булып төшкәненә 32 ел тулып узган Рәмзия. – Бер-беребезне аңлап, киңәшләшеп, тату гына яшибез. Барлык эшләрне дә күмәкләшеп эшлибез”.

1986 елны Наратастына эшкә килгән Рәмзия Афзалова үзенең бу авылда килен булып калу тарихын да искә төшереп алды. Ул елны көз матур килә. Халык кече авыл бәйрәмен уздыру өчен клубка җыела, район үзәге Сарманнан да  киләләр. Кибетләр дә китертәләр. 20 чакрым ераклыктагы Иске Кәшердән укытучы Рәмзиянең әнисе... дә бәйрәмгә килә. Чит кеше шунда ук күзгә ташлана бит. Сүзгә сүз ялганып, арадан берсе: “Кызыңны алып калырбыз әле. Көзгә улым армиядән кайта”, – дип әйтеп куя. Рәмзиянең әнисе  үткер сүзле чибәр керәшен хатынына карый да: “Кызымны бирәмме соң?! Бирмим!”, – дип кистерә. Бәлки, ул сүзләрне әйткәндә үз кызын “татарга гына бирәм” дип уйлагандыр. Әмма язмыш кызының киләчәген гомерлеккә Наратастына бәйли.

Икенче елның языннан – 1989 елның 1 маеннан, бу ике хатын – Татый белән ... бер-берсенә инде “кодагый” дип дәшә башлыйлар. Ә аңа кадәр әле, Татьяна Карпованың улы  Федя армиядән кайтып, Яр Чаллы шәһәренә барып эшкә урнаша. Шофер Федя йөртә торган “КамАЗ” машинасы көн дә кич аларның йортлары каршында күренә. Күрше-тирә, “армиядән ата-анасын бик сагынып кайткан икән бу бала”, дип нәтиҗә ясый. Ә егетнең ерак чакрымнарны узып, машинада Наратастына җилдерүенә сәбәпче зифа гәүдәле, сылу укытучы кыз була... Күп тә үтми, Федяның әтисе Прокофий белән әнисе Татьяна, йоласына туры китереп, Иске Кәшергә, кыз сорарга  барырга җыеналар. Булачак кодагыйның беренче очрашкандагы сүзләрен истә тотып, Татыйның туган авылы Ләкедәге балачак дусты, шушы авыл килене Нина белән аның ире Алексей Лабашовны да алып баралар. Әгәр кыз ягы чыгымлый калса, акыллы киңәшләре, төпле сүзләре белән ярдәм итәрдәй ышанычлы кешеләр бит. Яшьләрне дә үзләреннән калдырмыйлар...

Наратасты тартып кайтарган

Керәшен егете Федя белән татар кызы Рәмзия, өйләнешкәч, ике ел  биата-бием янында, төп йортта яшиләр. Бу вакытта Федя Сармандагы МСОда эшли. Аңа шул оешмадан ике бүләмле квартир биргәч, ике яшьлек уллары Денисны алып, яшь гаилә район үзәгенә күченә. Рәмзиягә Сарманның үзендә эш табылмагач, янәшәдәге Морбаш авылы мәктәбендә йөреп, башлангычлар укыта. Әмма яшьләрнең күңеле Сарманга ятмый, наратлар шаулап утырган тау итәгенә сыенып, тын гына аккан Игәнә елгасы ярындагы Наратастына тартыла.

Авылда Рифнең “финский” йортын сату хәбәрен ишеткәч, үзен күреп сөйләшәләр дә, төянеп, кайтып та төшәләр. Өйләнешкән чакларындагы шикелле үк, Федя белән Рәмзия тормышындагы бу олы вакыйга да 1 майга туры килә. Шулай итеп, 2001 елның көзендә үзләренең уллары Тимурны, авылдагы ике кызны Рәмзия авыл мәктәбендә укыта башлый.  Иске Кәшердәге әнисе яшьләргә тана бирә. Үзләре лапас салганчы, ул тананы биемнәре Татыйлар абзарында тоталар. “Бозауны җитәкләп алып кайттык, сыер арттан иярде. Ишегалдына сыер кергәч, йорт-җир ямьләнде”, – дип искә ала Рәмзия.

2006-2007 уку елы башлангач, авыл мәктәбен ябалар, бинасына медпунктны күчерәләр. Рәмзия әле бер-ике ай балаларны үз өендә укыта, соңыннан укучылар күрше авыл мәктәбенә йөри башлыйлар...

Сыер да асрыйлар

Наратасты авылына, улымнар йортына кайтып йөргән елларда Рәмзияләргә көнаралаш барылды – сөтен, каймагын, эремчеген гел шулардан алдык. Баштагы елларда иртә таңнан бер төркем хатын-кызның оя-оя казларын Игәнәгә куып, турыбыздан узганнарын карап торып, алар кайту ягына борылуга, өч литрлы банканы күтәреп, Рәмзияләргә бара идек. Соңгы елларда Ирина белән Алексей Лабашовлар каз үрчетә башлагач, авылда каз асрау, хатыннарның гәпләшә-гәпләшә елгага каз илтү гадәтләре бетте диярлек...

Рәмзияләрнең турларында “КамАЗ” машиналары торган йорты ерактан ук балкып каршы ала. Рәшәткә аша бакчаларында яздан көзгә кадәр төрле төсләре белән күзне иркәләп утырган чәчәкләр күренә. Ишегалды һәрчак җыештырылган, чиста. Тузанның бөртеге дә булмаган идәннәренә дә басарга кыймый торасың әле. Әллә ашаткан азыкларыннан, әллә Рәмзиянең җитез кулларыннанмы – аларның сыер сөте куе, тәмле. “Сыер исе килә дип”, авыл сөтен өнәмәүче бала-чага да Рәмзияләрдән алган сөтне дә, каймак һәм эремчекне дә яратып ашый. Казанда да тирә-як район кешеләре алып килеп сата торган сөт ризыкларын алабыз, әмма “Наратастындагы Рәмзия апаларныкы шикелле тәмле түгел инде”, дип әйтеп куялар.

 “Авыл җирендә мал-туар асрамыйча булмый. Кыш үткәч, көннәр җылытуга кош-корт сатып алабыз. Бу язда да 30 бройлер, 25 үрдәк, 20 каз бәбәкәсе алдык. Яшелчә бакчасында кыяр, помидор үсә. Бәрәңге, чөгендер, кабак утыртабыз маллар өчен. Барысын да карап, тәртипләп торырга кирәк инде. Авыл кешесе иртә таңнан торып кичкә кадәр аягөстендә, – дип әйтүче Рәмзия гаиләләрендәге яңалыклар  турында да сөйләде. – Кече улыбыз Тимур өйләнде, Сарманда коттедж алып, шунда төпләнделәр. Киленебез Илгизә – Сарман кызы, музыка мәктәбендә укытучы  булып эшли. Бик акыллы, уңган-булган бала. Зурысы Денис үзбезенең янда, юристлыкка укыса да, үз профессиясе буенча китмәде, Чаллының турбин заводында эшли. Федя ерак юлда йөри, аны озатып калып, исән-сау кайтуын көтеп алабыз”.

Авыл кешесенең эше күп булса да, Рәмзия җиләк, гөмбә җыярга да, Федясы белән бергәләп мунча себеркесе өчен каенлыкка барырга да өлгерә. Ишегалдындагы савытка  яңа сауган сыер сөтен салып, өч дусны – керпе, песи һәм тавыкны сыйларга да иренми. Наратасты янәшәсендәге Бисеп буасына бу язда кайткан пар аккошларны күреп кайтырга да җай таба. Татар кызы, керәшен хатыны Рәмзия белән Наратасты егете Федор Карповларга киләчәктә дә язмыш пар аккошлар бергәлеге насыйп итсен. Катнаш гаиләләргә тискәре карашта булучыларны кызыктырып, якыннарын сокландырып, бәхетле гомер кичерсеннәр.

 

 

Фирая МОРАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев