Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Онытмабыз сине, каһарман! Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылында генерал Асаповны искә алдылар

Быелның 20 февраль иртәсе Киров өлкәсенең Малмыж районы Кәлнә авылы мәктәбендә үзгә бер җанлылык белән башланды. Мәктәпкә Россия Герое, узган елның 23 сентябрендә Сириядә һәлак булган генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов исеме бирелүгә бәйле тантаналы линейкага җыелдылар бу көнне.

Балаларга тирән белем белән бергә әхлакый тәрбияне спорт һәм патриотик үрнәк аша бирүе белән дан тоткан мәктәптә бу көнне бик тә тантаналы һәм ярты гасыр гына яшәп калган каһарманыбызның туган мәктәбендә мәңгелек урын алуын күрүдән күңел тула торган халәт иде. Россия флагына аваздаш галстуклар бәйләгән укучылар, гадәти уку көннәренә хас булмаганча, үтә җитди бүген. Укытучыларның дулкынлануы йөзләренә чыккан. Килгән кунаклар - Геройны тәрбияләгән, укыткан педагоглар, каһарманның классташлары, туганнары, якын дуслары, бергә хәрби хезмәт юлын үткән иптәшләре. Барысы да бик уйчан, күзләре яшьле.

Түрдә генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асаповның фотосурәте һәм Кәлнә мәктәбенең үзе тәрбияләгән Россия Герое исемен йөртүен раслаган элмә-такта... Менә тантаналы линейка ачык дип игълан ителә. Мәктәпнең иң лаеклы укучы егетләре һава десанты гаскәрләре байрагын алып керә. Укучылар Кәлнә мәктәбе гимнын башкара. Гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туып, кечкенәдән тырыш хезмәт белән тәрбияләнеп үскән, шушы мәктәпнең бар яктан үрнәк укучысы булган Валерий Асаповның хәрби хезмәт юлы белән дә укучылар таныштыра. Инде Герой Асаповны һәм аның кебек үк шушы мәктәпне тәмамлаган, чын ил сакчылары булып җитешеп, соңгы еллардагы төрле хәрби бәрелешләрдә һәлак булган башка ир-егетләрне дә искә алып бер минутлык тынлык игълан ителә. Минут эчендә дүрт дистә еллар вакыт, күңелне авырттырып актарып, хәтердә яңарып, күз алдыннан йөгереп узгандай була. Күзләрдә - яшь, тамакта - ачы төер...

Малмыж районы башлыгы Валерий Константинов та төбәгебезнең каһарман улы - Россия Герое, хәрби генерал Асаповны бик нык дулкынланып искә ала. Кәлнә авыл төбәге хакимияте башлыгы Николай Карадугановның да күзләре яшьле. Ул Кәлнә авылының яңа урамына генерал Асапов исеме бирелүен белдерә. Тантананың Вятка Аланыннан килгән кунагы, геройның ике яшькә генә кече энесе Вячеслав Григорьевич абыйсы исемен йөртүче мәктәп укучыларына тирән белемле, нык ихтыярлы, һәрчак кешелекле булып кала белгән чын патриотлар булуларын тели. "Валера сезнең кебек үк гади укучы иде, бары укуда, спортта, дәрестән тыш чараларда үтә тырышлыгы, хезмәт яратуы, нинди генә эшкә тотынса да гаять зур җаваплылык тоеп башкарып чыгуы белән аерылып торды", - ди ул. Класс җитәкчесе Валерий Трапезников, ул елларда бу мәктәптә пионер вожатые булган Елена Попырина, классташы Надежда Татимова - барысы да Валерий Асаповның пионер, комсомол эшләрендә дә, һәрчак, һәркайда үрнәк булуын билгеләп үтәләр. Классташлары - геройны Мытищи шәһәрендә Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Федераль Мемориаль каберлегендә соңгы юлга озатуда катнашкан Николай Решетников һәм Герой Асапов исемен туган төбәгендә мәңгеләштерү чараларын оештырып, башлап йөрүче Венера Мөхәрләмова Кәлнә мәктәбе укучыларына Валерадай оптимист рухлы, тәрбияле-тәртипле, илебезнең данын югары йөртүче патриотлар булуларын теләделәр.

Инде хәрбиләр сүз ала. Күп еллар Малмыж районы хәрби комиссары булган запастагы подполковник Анатолий Калошин гвардия генерал-лейтенанты, Россия Герое В.Г.Асапов турында бар мәгълүматны бөртекләп җыеп туплап, Кәлнә мәктәбендә аның музеен ачарга тәкъдим итә. Үзе дә, улы да Кәлнә мәктәбен тәмамлаган, һава десанты гаскәрләре хәрбиләренең җирле оешмасы җитәкчесе Василий Гомоюнов улының Ивановода Асапов дивизиясендә хәрби хезмәт үтүен горурлык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала. Запастагы капитан Фәнил Әхмәдуллин, Вятка Аланыннан ЮХИДИ начальнигы Артем Лаптев, һава десанты гаскәрләренең Ивановодагы 98нче дивизиясе командиры урынбасары, полковник Валентин Коновалов, запастагы подполковник Андрей Хромушин, Вятка Аланы "Сыны Отечества" махсус хәзерлек үзәге директоры Владимир Лукоянов - барысы да хәрби хезмәтне Валерий Григорьевич Асапов җитәкчелегендә үтүләре белән үзләрен бәхетле саный. Аның аталарча таләпчән һәм гаять кешелекле булуын олы рәхмәт белән искә алалар. "Миңа Валерий Асапов белән иң озак бергә хезмәт итү бәхете тиде. Ул булган җирдә хәрби хезмәт үтү өчен шартлар гел дә тиешле дәрәҗәдә була иде. Ул һәр солдатны аталарча кайгыртты. Якташларын һичкайчан онытмады. Мин һәрвакыт аның классташларын, укытучыларын тирән хөрмәт белән искә алуына соклана идем, - ди Владимир Николаевич. - Яшь армиячеләрне әзерләүче мин җитәкләгән үзәк тә Герой Асапов исемен йөртәчәк. Ә сез, Валерий Асапов исемен йөртүче мәктәп укучылары, аның якты истәлегенә лаек булып яшәгез!"

Мәктәп директоры Ләйлә Кулакованың, заманында шушы мәктәп укучысы булган, Әфган җирендә хәрби бурычын батырларча үтәгән Илдар Гыйльметдиновның чыгышлары да укучыларны яшьнәп яшәргә рухландырды. Тантана тәмамлангач исә, алар "Сыны Отечества" махсус хәзерлек үзәге яшь армиячеләренең чыгышын карап та сокландылар, үрнәк алдылар.

Бу көнне Кәлнә мәктәбе спорт залында Россия Герое, генерал-лейтенант Валерий Григорьевич Асапов кубогына регионара волейбол ярышлары (төп оештыручы - укытучы-тренер Евгений Шиклин) да үтте. Татарстанның күрше Кукмара районы волейболчы үсмер кызлары үзләрен иң көчлеләр итеп күрсәтте. Кубокка алар ия булдылар да. II урында - өлкәбезнең Уржум командасы. Үзебезнең Кәлнә кызлары - III урында. "Безнекеләргә мондый дәрәҗәдә уйнау тәҗрибәсе җитеп бетмәде", - ди тренерлары Евгений Шиклин. Ә менә бу көнге ярыш унөч-ундүрт яшьлек волейболчы кызларның һәркайсы өчен дә үзенчәлекле тәҗрибә дә, гаять истәлекле уен да була. Медаль, Грамота һәм истәлекле бүләкне дә Геройның бертуган энесе Вячеслав Асапов кулыннан ала бит алар!

Бу көнге тантанада катнашкан кунаклар Кәлнә мәктәбенең үз укучысы булган ил герое исемен мәңгеләштерү белән үсеп килүче буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирүен бик югары бәяли. Ә генерал-лейтенантның тантана түрендә торган, мәктәпкә илебез башкаласыннан тапшырылган портреты ул укыган класс - химия кабинеты түреннән урын ала. Геройның классташлары исә, быел 14 июль көнне мәктәп тәмамлаганнарына 35 ел тулу уңаеннан очрашканда Валерий Асапов истәлегенә мемориаль такта ачуны да ниятли.

Руфия ӘДҺӘМОВА,

Малмыж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев