Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә чиркәү төзелешендә башлап йөргән Василий Уткинның исемен мәңгеләштерделәр

Авылның мактау лы кешесе, чиркәү төзелешендә башлап йөргән Василий Уткин хөрмәтенә мемориаль такта ачылу тантанасына авылдашлары гына түгел, башка авыл җирлекләреннән дә ветераннар Советы рәисләре килгән иде

Ир-атның асылы эштә танылыр, диләр. Татар халкының әлеге мәкале Олы Тәрбит авылында яшәп, игелекле гамәлләре, тырыш хезмәте белән үзеннән соң якты эз калдырган Василий Уткин турында әйтелгән сыман. Гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт юлы узып, лаек лы ялга чыккач, Чүти авыл җирлеге депутаты, җирлекнең ветераннар Советы рәисе, Олы Тәрбит авылы старостасы булды. Авылдашлары Василий Уткинның мәңгелеккә китүенә әле һаман да ышанып бетми, юксыналар, сагыналар үзен. Мемориаль такта ачу тантанасында да Василий Сергеевичны тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән искә алдылар. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев аны исән чагында ук үзенә һәйкәл куйган кеше дип атады.

– Тарихта шәхеснең роле дигәндә, без һәр вакыт Василий Уткинны искә алабыз. Шулкадәр максатчан, тормыш сөю чән, үткәннәрне яхшы белүче кеше иде ул, – дип искә алды Рәмис Рафисович. – Чиркәү салу инициативасы белән чыккач, моның тормышка ашачагына шикләнеп караучылар да булды. Чөнки шундый зур гыйбадәтханә төзелеше өчен чыгымнар да, көч һәм вакыт та күп таләп ителә. Василий Сергеевичның хыялы чынга ашты: чиркәү сафка басып, үз ишекләрен ачты. Шулай туры килде дә, әлеге чиркәүдән иң беренче булып аны соңгы юлга озаттылар. Кайбыч районы – гасырлар буена төрле милләт һәм конфессия вәкилләре дус яшәгән, бер-берсенең диненә тирән хөрмәт бе лән караган, чиркәүләр һәм мәчетләр төзелгән тө бәк. Олы Тәрбиттә булдыра торган, тырыш халык яши. Чиркәү төзелешендә дә бердәмлек күрсәтүегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә! Бу зур эшкә райондашларыбыз гына түгел, төрле милләт вәкилләре, күрше Чувашия Республикасында яшәүчеләр дә үз өлешен кертте.

Рәмис Хәялиев, Турминскийдан килеп, чиркәүдә дини кануннарны үтәп торучы протоиерей Николай Ермолаев һәм Надежда анакайга да тирән рәхмәтен белдерде. Алар тырышлыгы белән районыбызда күп кенә гыйбадәт йортлары барлыкка килүен, булганнарының әле дә эшләп торуын әйтте.
Авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов та Василий Уткинны дулкынлану хисләре белән искә алды.

– Үзеннән соң бик күп яхшы гамәлләр калдырып китте ул. Кылган игелекләрен дә, Василий Сергеевичның үзен дә онытмабыз. Аның эшен дәвам итәрбез, – диде ул. – Сезне бүген бирегә чакыруымның сәбәбе дә шушы чиркәүне, ничек дус булып яшәвебезне, эштә дә, бәйрәмнәрдә дә бердәм икәнлегебезне күрсәтәсе килүдә.

Петр Тараканов авылларындагы Изге Троица чиркәве төзелешенә акча җыюда активлык күрсәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар – районның ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина, әлеге оешманың авыллардагы җитәкчеләре – Олы Подберезьедан Екатерина Елисеева, Иске Тәрбиттән Галина Медова, Кече Мәмедән Нина Дунаева, Хуҗа Хәсәннән Ольга Боярина, Мәлкидән Владимир Лебедев, Надеждинодан Елена Афанасьева. Төзелеш эшләрендә тырышлык күрсәткән Геннадий Соколов та шундый Рәхмәт хатына лаек булды. Ул шушы авылда яши, Николай атакайның ярдәмчесе дә икән.

– Василий Сергеевич, Кайбычка килгән саен, ветераннар Советы бүлмәсенә кермичә кайтып китми иде. Ул һәрвакыт яңалыклар белән кызыксынды, планнары белән бүлеште, – диде Рушания Лотфуллина. – Алдына максат куйдымы – аны үти иде. Лаеклы ялга чыккач чишмә ясыйм диде – ясады, Гөбенә аша күпер эшләтәм диде – анысын да булдырды. Ә шушы мәһабәт чиркәү – аның иң зур истәлеге.

Сәламәтлеге какшап тору сәбәпле, Василий Уткинның тормыш иптә ше Луиза ханым бу дулкынландыргыч чарада катнаша алмады. Рушания Галимҗановна ветераннар Советы рәисләре исеменнән аңа дип истәлекле бүләк тапшырды.

Бу вакыйга христиан динен тотучыларның мәрхүмнәрне искә алу көненә туры килде. Шул уңайдан биредә Николай Ермолаев һәм Надежда анакай служба үткәрде һәм Василий Сергеевич хөрмәтенә гыйбадәт кылды. Рухы шаттыр, аны хәтерлиләр, онытмыйлар.

Кайбыч таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев