Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атының уңган җегетләре

Кызыл Мәйданда почетлы каравылда торган фельдшер Владислав, бертуганы Станислав белән бергәләп, туган авылы Олы Атыда терлек асрый, иген игә һәм “Нардуган”да җырлап-биеп йөри

Гаиләләре үрнәк

Түбән Кама районындагы Олы Атыга барып йөргән елларда авыл фельдшеры Лидия Ивановнаны да, ул чагында совхозда зоотехник булган ире Ильяны да еш очрата идем.    Лидия үзе Алан Полян авылы (Балык Бистәсе районы) кызы. Аның бу якларда адашып калуының сере гади генә – Түбән Кама шәһәрендәге медицина училищесында укыганда күрше Югары Чаллыга кунакка кайткач, Олы Аты егете Илья Архереев белән таныша. “Бер уңганга – бер уңган, бер чибәргә – бер чибәр” дип, бик сирәк парларга карата гына әйтеп буладыр. Лида белән Илҗә – нәкъ шундыйлар. Туганнарын  сокландырып, башкаларны кызыктырып, тату гомер кичерәләр.

Хәзерге вакытта Лиданың, фельдшер буларак, Аты халкына медицина хезмәте күрсәтүенә 30 елдан артып киткән. Ире Илья исә Зәйдәге агрофирмада үз белгечлеге буенча эшли.

Архереевларның олы уллары Станислав башта – Түбән Камада техникумда, аннан КАИда укып югары белем алган. Шәһәрдәге оешмаларның берсендә мастер булып эшләгән Станислав –  хәзер янгын сагы часты хезмәткәре.

Төпчек уллары Владислав тормышта әнисе юлын сайлаган – медицина колледжында укыган.

Парадта катнашкан

Беренче курста укучы Владиславны 2016 елның язында армиягә алалар. Буе, төс-кыяфәте һәм физик ныклыгыннан чыгып, Түбән Кама хәрби комиссариатында ук аның кая эләгәсе билгеле була... Ул Мәскәү шәһәрендәге 154нче аерым Преображенский комендант полкына җибәрелә. 2нче почетлы каравыл ротасында хезмәт итүчеләрне көн дә 5-6 сәгать маршировка, 10 километр арада йөгерү һәм башка күнегүләр көтә. Чөнки Кызыл Мәйданда почетлы каравылда торучы егетләрдән физик яктан чыдам булу да таләп ителә.

2017 елны Мәскәүдәге Җиңү парадын башлап җибәргән 300 кешелек почетлы каравыл батальонында керәшен егете Владислав Архереев та була. Соңыннан аңа Эчке эшләр оборонасының ведомство бүләге булган “За участие в военном параде в День Победы”  медале тапшырыла.

Үзе сөйләвенчә, бер ел эчендә алар төрле илләрнең президентлары, корольләр, принцлар һәм, шулай ук, башка делегацияләрне каршы алганда – барлыгы 17 рәсми тантананы ачуда-ябуда катнашканнар.

Икенче дулкынына эләккән

Хәрби хезмәттән кайткач, Владислав медицина колледждында укуын дәвам итә. Җырга-моңга сәләтле егет, бер үк вакытта, “Нардуган” җыр һәм бию ансамбленә профессионал солист булып эшкә керә. Колледжны тәмамлагач, 2020 елның октябрендә Түбән Кама шәһәрендәге ашыгыч ярдәм станциясенә фельдшер булып урнаша.

 “Коронавирусның икенче дулкыны башланган чак иде. Пандемия вакытында дәваханәләр пациентлар белән тулды, без китергән авыруларны кабул итеп җитешә алмадылар. Йокы күрмичә эшләдек. Ашарга да 15-20 минутка гына туктый идек, – дип сөйләде Владислав. –  Ковид та киләчәктә грипп шикелле сезонлы чиргә әйләнер. Ә хәзер вакцина ясатмыйча булмый”.

“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Владислав үзләре өчен иң авыр минутларның янгын вакытында ут эченә кереп киткән “пожарный”ның  аннан кемне  – исән кешенеме, әллә үле гәүдәнеме – алып чыгасын көтеп тору икәнен дә әйтте.

“Үскәндә мама фельдшер булгач, безгә яхшы иде. Киләчәктә гаилә коргач,  үземнең дә балаларым өчен шундый буласым килә. Шулай да медицинаны белүем – үзем, туганнарым һәм гаиләм өчен. Ә алга таба бизнесны көчәйтергә исәп”, – дип сөйләп торды Владислав.  

 “Иртәнге җидедә торып, кичке тугызда  гына өйгә керәбез”, – дип әйтүче Владислав та, аның абыйсы Станислав та әле гаилә кормаганнар.  

Эш урыны – шәһәрдә, ә бизнесы  авылда булган  Владиславның киләчәктә Олы Атыда йорт төзү уе бар. Ә аңа кадәр әле үзенә тиң пар белән гаилә корасы бар. Туачак улына исем дә сайлап куйган: Давид! Ә шулай да беренче баласының кыз булуын тели Владислав. Гаиләсенең яшәү урыны шәһәрдә булачак, чөнки балаларга тиешле тәрбия, белем бирү өчен анда тиешле шартлар бар. Ә авылдагы йортка барың бергә ялларда кайтып йөрергә була. Әнә шулай уйлый бу керәшен җегете.

Хәзерге кызлар шәһәр ягын гына каера, авыр авыл тормышын бик үк өнәп бетермиләр. Шул хакта әйткәч, Владислав: “Безнең папа маманы терлек арасында йөртмәде. Хатын-кыз эше түгел ул. Янәшәмдә минем эшләгәнне аңлап, сөенеп торучы булырга тиеш. Нормальный ир кеше гаиләсен тәэмин итәргә бурычлы”, – дип гаҗәпләндерде дә, сокландырды да...

Үз фермерлык хуҗалыгы

Бизнес турында сөйли башлаган идек тә, читкәрәк кителгән... Владислав үзеннән биш яшькә зуррак дәдәе Станислав һәм әти-әнисе белән киңәшләшеп, төп эше белән беррәттән, шәхси фермерлык хуҗалыгы оештырган. Армиядән кайтуга ук, 16 баш үгез бозау алып, үз хуҗалыкларындагы сарайда дәдәе белән бергәләп асрыйлар. 

2017 елны Владислав үз исеменә “КФХ Архереевых”ны рәсмиләштерә. Үз эшен башлап җибәргәндә аңа әти-әнисе бик нык ярдәм итә.  2018 елны “Бәхетле-агро”дан иске терлек торагы сатып алып, аны уртак көч белән ремонтлыйлар, симертү өчен үгез бозаулар алалар. “Ферманы рәсмиләштергәндә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бик нык ярдәм итте. Минем кебек гади бер керәшен егетенең эше, тормышы турында сорашудан, миңа булышудан башка да, Айдар Рәисовичның проблемалары җитәрлек. Ярдәме өчен, аңа рәхмәтем зур”, – дип кат-кат сөйләде Владислав.

Район башлыгы үзе ярдәм кулы суза икән, яшьләрне бу тагын да тырышыбрак эшләргә этәрә.  Бертуган Архереевлар да  2019 елдан башлап терлекләрне өр-яңадан ремонтланган шул фермада асрыйлар. Алар  5-6 айлык 30 бозау сатып алып кайталар. Бер ел асрагач, тереләтә дә, суеп итен дә саталар. Бу җәйдә терлекләрнең баш санын 60ка тутыру ниятләре бар...

Абыйлы-энеле Архереевлар терлек азыгын да үз көчләре белән әзерлиләр.  Аларның 30 гектар җирләре бар.  Яңа МТЗ-892 тракторы сатып алганнар. Җирләрен үзләре сөрәләр, тырмалыйлар һәм чәчәләр. Терлек азыгы өчен арпа игәләр. Аның гектарыннан 40-45 центнер уңыш  алалар... Без хәбәрләшкәндә алар язгы чәчүне төгәлләгәннәр иде, уҗымнар тигез генә тишелгән. Май аендагы корылык кына зыян салмасын да, шифалы яңгырлары гына вакытында яусын...

Терлекләр торагындагы тиресне нишләтүләре белән дә кызыксынасы иттем. Ни әйтсәң дә тирес экологик яткан табигатькә зыян китерми торган органик ашлама бит. Башлы егетләр анысының да җаен тапканнар –  капчык-капчык фасовать итеп, биогумс буларак халыкка саталар. Түбән Кама бакчачылары, сезон вакытында, “КФХ Археревых”тан 160 тонналап биоашлама  сатып алалар. Монысы – өстәмә эш, димәк, өстәмә табыш та. Владиславның үзенең дә, абыйсы Саниславның да эшләре сменалы булганлыктан, өчәр көн өйдә торалар. Бу симертү терлекләрен карау өчен бик тә уңайлы. Шулай да җәйгелектә үзләренә булышу өчен, студент егетләрне сезонлы эшкә алалар.

Читтән караганда, бу егетләрнең эшләре җиңел генә бара шикелле. Нишлисең, һәрчак шулай чит кеше эше җайлы булып күренә инде ул күзгә. Проблемалары да юк түгел. Үзләре турыдан ук әйтмәсәләр дә, дәүләт ярдәме булган грантны ала алмаганнарын ишеттем. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырганга ике елдан артык вакыт үткәнлектән, үз эшен башлаучы фермерларга бирелә торган махсус грантка эләгә алмаган Владислав. Югыйсә, ул грант дигәннәре кешенең эшенә, булдыклылыгына карап бирелергә тиештер. Димәк, дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган бу ярдәмнең механизмы тиешенчә уйлап җиткерелмәгән...

 

Фирая МОРАТОВА.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев