Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Шәрипова-Шипшова: "2019 ел карендәшләребез өчен аерата кызыклы булырга тора"

Узган Эт елы нәрсәсе белән исегездә калды? Яңа Дуңгыз елыннан ниләр көтәсез? Бу сорауларга “Питрәч-информ” җитәкчесе Ольга Шәрипова-Шипшова җавап бирде

Ольга ШӘРИПОВА-ШИПШОВА, “Питрәч-информ” җитәкчесе:

– Узган ел вакыйгаларга бай булды. Арасында күңелне тетрәндергәннәре дә, уйланырга мәҗбүр иткәннәре дә, куандырганнары да байтак. Табигать  бәла-казалары, фаҗигаләр белән дә очраштык, шау-шулы сәяси, мәдәни вакыйгаларда да катнаштык, искитмәле спорт чараларын да күрдек.  

Шәхси үсешкә килгәндә, иң истә калган вакый - гам - “ТАТМЕДИА”ның “Питрәч-информ” филиалы - на җитәкче итеп билгеләнүем булды. Журналистика  өлкәсендә эшләүче кеше буларак, хәтергә иң берен - че булып килгән вакыйгалар хәзер барысы да район  тормышы, аны газета укучыларыбызга һәм телеви - зор караучыларыбызга җиткерү белән бәйләнгән.  

Дүрт яшьлек улымнан да: “Быел иң кызыгы нәр - сә булды? Нишләргә өйрәндең?” - дип сорадым.  Үзем аның бию түгәрәгенә, йөзү секциясенә йөри  башладым, дигәнен көтәм инде, өстәмә сорау - лар биреп, шул җавапка алып килмәкче булам.  – Син нәрсә, мам?! Анда бик кызык дип беләсеңме  әллә? Истә иң кызыгын гына калдырырга кирәк! - ди.  

Чыннан да, ел бик озын бит ул, анда ни генә булмас,  һәрберебезнең дә исендә иң күңелле, иң куанычлы  вакыйгалар гына калсын иде.  

Иң кызыгы – Кыш бабай белән Кар кызының өйгә  килүе һәм биек таудан төнлә белән чана шуу булган  икән.  

Бу елдан да матур вакыйгалар гына өмет итәм.  Питрәч районында “Аларның исемнәре безнең  йөрәкләрдә мәңге сакланыр” дигән проектка старт  бирелде. Бу проектның авторы – Питрәчне “Скор - лупино” фестивале белән бөтен Россиягә таныткан  Наилә Таҗиева. Яңа проектның кульминациясе без - нең күренекле карендәшебез, Советлар Союзы Герое  Петр Гавриловка багышланачак. Җәй көне аның ту - ган авылында “Әлбәден” хәрби уеннары” фестивале  узачак. Биредә легендар Брест крепосте өчен көрәшне  реконструкцияләү көтелә. Шуңа күрә, 2019 ел карен - дәшләребез өчен аерата кызыклы булырга тора, дип  әйтә алам.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев