Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ольга Гыйльметдинова: "Без – керәшенлегебездән оялып үскән буын"

Казан шәһәреннән Ольга Гыйльметдинова яза

Без – керәшенлегебездән оялып үскән буын. Мин үзем Владимир авылы кызы. Тирә-яктагы Яңа Сөн, Татарстан, Кыерлы, Усали  – татар авыллары. Чикләвек, шомырт җыярга менгәч, Татарстан авылы малайларының  “керәшен, керәшен...” дип безне үртәүләре әле дә истә. Шуңадырмы, бәлки башка сәбәпләре дә булгандыр, без әнинең сандыгындагы керәшен “атрибутлары”н саклап кала алмадык.

Алтын җепләр белән чигелгән әйберне (сүрәкә булгандыр, дип уйлыйм) сүткәнне хәтерлим. Сандыкта, алъяпкычлары белән пардан тегелгән, куе кызыл, сыек яшел, алсу һәм әфлисун төсендәге бик матур сатин күлмәкләр бар иде. Әниләр эштә вакытта киеп карарга ярата идек без ул керәшен күлмәкләрен. Тора-бара ул күлмәкләр дә юкка чыкты. Ике муенҗака да туксанынчы елларда бик сәер шартларда юк булды. Бу хәлләрдән соң, “үзегез саклагыз”, дип, ике беләзекне әни  миңа бирде. Аллага шөкер, алары исән. Әни, үзе исән чакта, “минем төс итеп сакларсыз”,  дип  дүрт бистәр дә биреп калдырды.

Суккан ике бистәр –  1957 елны Албайдан Владимир авылының гармунчы егете Яков Чемкинга кияүгә чыккан әниебез Анна Тимофеева бирнәсеннән!

Чигүле бистәрләрнең берсен әни үзе чиккән, аш үткәргәндә аны кунаклар алдына салганнар. Ул – хуҗаларның табындагы кунакларга хөрмәте һәм, шулай ук, туганнарны берләштерүнең бер билгесе булгандыр, дип уйлыйм.

Шадрага чигелгән икенче бистәр әле чагыштырмача яңа, анысы – Сабантуй бүләге. Бездә авылга  төшкән яшь киленнең Сабантуйга чиккән бистәр бүләк итү гадәте бар иде. Элегрәк, әле ат чабышлары үткәрелгән вакытта, ул бистәрне беренче килгән атның муенына сала торган булганнар. Ә бездәге бу бистәрне, Сабантуйда үзенең тальян гармунында уйнап, олырак түтиләрне түгәрәк уен уйнатканы өчен, әтигә бүләк иткәннәр. Кем чиккәнен белмим, гәҗиттә фотосын күрсә, бәлки, ул килен үзенең  бистәрен таныр.

Буыннар җебен саклаучы менә шундый бистәрләр калды безгә әти белән әнидән. Ул бистәрләрне, шуңа да кадерләп саклыйбыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев