Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Трушова: “Печән өстендә олысы да, кечесе дә мәш килә”

Мамадыш районының Сабантуй бәйрәмендә Колышчы авылыннан “Покрау” ансамбле “Кызу печән өстендә эшчеләрнең төшке аш вакыты күренеше”н күрсәткәннәр

Гомер үтә тора, кул хезмәте кими бара, хәзер печән җыюны халык белми дә кала. Шундый вакытлар җитте: трактор чаба, җыя, кайтарып бирә. Кул белән печән чабулар да сирәгәйде. Ә элек печән өсте дисәң дә, печән өсте иде шул... Олысы, кечесе иртә таңнан кырда печәндә була торган иде. Матур, җыйнак итеп кибән сала белүчеләр – өлкән бабайлар.
Шушы матур эшләрне курсәтеп, Колышчы авылының “Покрау” ансамбле Мамадыш шәһәрендә үткән Сабантуйда кызу печән өстендә эшчеләрнең төшке аш вакытын тәкъдим иткәннәр.
“Печән өстендә олысы да, кечесе дә мәш килә. Авылда бала-чага караучы әбиләр генә кала. Элекке әби-бабайлар, әти-әниләр чорын сүрәтләдек. Бер кат эшләп арганнан соң хәл алырга, эш коралларын караштырырга һәм тамак ялгап алырга утырдык. Ул арада балалар уйныйлар, без гармунга кушылып үзебезнең моңлы җыруларыбызны көйләп утырабыз.


Бәйрәмгә Колышчыдан биш гаилә бардык. Людмила һәм Владислав Апушевлар, балалары – Анжелина, Кирилл; Галина һәм Валерий Чебышевлар, кызлары – Виктория, Валерия; Регина һәм Валерий Солгановлар, кызлары – Снежана һәм Ангелина; Нина һәм Александр Трушовлар, кызлары – Арина һәм Амира; Ирина һәм Василий Партушевлар – кызлары Сафия”, - дип сөйләде Нина Трушова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев