Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Чачакаева: “Балаларыңны үз кочагыңда үстерүгә ни җитә?!”

“Ана даны” медале иясе, Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегендә санитарка булып эшләүче Нина Чачакаева – сигез баласын җылы кочагында үстергән, ир хакын хаклап яшәгән һәм туган авылына тугры калган уңган хатыннарның берсе

Ананың тәрбияле булуы – гаиләдән

Сигез бала анасы Нинаны күптәннән, Олы Атыга барып йөри башлаганнан бирле беләм. Ә аңа кадәр әле язмыш мине аның әтисе Павел дәдәй белән таныштырды. Совет системасы җимерелеп, илдә хәбәрдарлык җилләре исә башлаган еллар. Бу вакытта инде Олы Атының чиркәве Павел дәдәй шикелле иманлы бәндәләр тырышлыгы белән яңартып ремонтланган, халыкка кайтарылган иде. Җирле газета редакциясенә еш килә иде ул. Чиркәүнең я коймасын тоту, яки башка кирәк-ярагы өчен акча эзләп кем янына барырга, кемнән ярдәм сорарга – үз керәшене булган редактор Виктор Шадрин белән  уртага салып киңәшләшә, хатлар языла. Килгән саен минем янга да керми калмый, һәр килүендә күчтәнәч – нечкә билле ал прәнникләр калдыра. Чәй эчкәндә өлкән яшьтәге хезмәткәрләр “элек кызларга сөйгән егетләре генә шушындый прәнник бирәләр иде”, дип куя. Шуның белән Павел дәдәй күчтәнәченең кадере бермә-бер арта...

Аналар көненә багышланган язманы ни өчен шулай ерактан башлавымның сәбәбе юк түгел. Чөнки хөрмәткә лаеклы ана кешеләрнең дә тәрбиясе үзе туып-үскән гаиләдән, андагы ныклы тәртиптән башлана бит. Павел дәдәй заманында үз диненнән баш тартмаганы, совет тәртипләрен кабул итмәгәне өчен төрмәгә озатылган. Авылдан алып киткән чакта, “барыбер, кайтам, Аты өстендә чиркәү чаңы яңгыратам”, дип әйткән булган. Үзе артыннан ук хатыны белән кечкенә улын да башка районга сөрәләр. Федя шунда интернатта тотылганда үлә... Шундый җәфалар, интегүләр кичергән ир белән хатын котылып, туган авылларына кайткач та, үз асылларына тугры калалар. Дүрт балаларын элгәредән килгән дини тәрбия буенча үстерәләр.

Олы Атыга барганда Павел дәдәйләргә кермичә киткән булмады. Аның кызы, бу язмамның герое Нинаны да төп йортта очраттык. Ул бу вакытта инде Мамадыш ягы керәшене Григорий белән гаилә корып, анда күпмедер яшәгәч, Атыдагы әти-әниләре янына кайтканнар иде. Хәтерем ялгышмаса, биш еллап алар әти-әниләре белән бергә яшәделәр. Нинаның балалары туган саен, Павел дәдәйнең шатланулары да истә.

Ул хакта Нина үзе әле хәзер дә сөйли: “Христина тугач, рюкзагын күчтәнәч белән тутырып, Мамадышка очып килеп җитте. Папа алып килгән төшләр, тәм-том белән  палатадагыларны да, медсестраларны да сыйладым. Төпчек балам Антоний туып берничә көн узгач, папаларга мендек. Бу 2003 елның декабрь азаклары булып, папа ята иде инде. Нидер әйтмәкче була, сүзе чыкмый, яңакларыннан яше генә тәгәри. Балаларны бигрәк яратты папа. Ирем Гриша да бала җанлы булды. Ходай гомер генә бирмәде”.

Ирне ир итеп...

Биш балалары белән төп йортта әти-әниләре янында яшәгәндә Ниналар авылда йорт салдылар. Антоний бабайларының дусты Тарас карт нигезендә җиткезелгән яңа йортка алар 1999 елда керделәр. Ул нигездә яшәгән Вера түтине, чирләгәч, туганнары алып киткән булган. Әмма ул авылын сагынып кире кайткан. Күрше Кызыл Чапчак участок дәваханәсенең ярдәмчесез кешеләр тәрбияләнгән бүлегеннән аны ялларда гел Павел дәдәйләргә  алып кайтып, мунча кертеп йөргәннәр.

Яңа өйләренә беренче баруым да истә. Биек, якты һәм агач исе килеп торган йорт. Өстәлләр тулы пируг, пицца ише мич ризыклары. Җәйнең кояш күтәрелеп килгән иртәсе генә булса да, Нина барысын да пешерергә җитешкән. Чын авыл мичендә! Сыерын савып сөт өсте дә аертып куйган, буялмаган идәннәрен дә ап-ак итеп юып чыгарган. Аларның йортлары күпер кырында, бакчалары яныннан гына елга ага. Шатлана-шатлана, Нина анысын да күрсәтеп йөргән иде. Бакчаларының зурлыгына түгел, ә яр буендагы кыяр, суган, кишер түтәлләрендә чүпнең заты да юклыкка гаҗәпләндем. Балаларының да өс-башы ялт иткән. Безнең киләсен белеп шулай алдан әзерләнгән дияр идең, кайчан барып керсәң дә Нинаның өе чип-чиста, өстәл тулы таба ризыгы, эреле-ваклы балаларының өс-башы караулы булыр иде. Өйдә бала карап кына утырса бер хәл әле, Нина Олы Аты медпункты ябылганчы, ничәмә-ничә еллар санитарка булып эшләде. Атнага бер-ике мәртәбә шәһәргә сөт, эремчек сатарга да йөрде. Сигез бала анасы ничек вакыт җиткергәндер. Инвалид иренең йорт-җиргә, балаларга күз-колак булып торуы, Гришасын яратуы көч биргәндер, күрәсең.

Гриша үзе аз сүзле булып хәтердә калган.  Уен-көлке яратучы җор телле Нинасының   һәр сүзен җөпләп, елмаеп утырыр. Авыр эшкә ярамаган, ир-ат кулы таләп ителгән йорт-җирдә дә ныклап эшли алмаган ирләргә, гадәттә, хатыннары көн күрсәтми, гел битәрләп, “игәү”ләп теңкәсенә тия. Нишләптер, Ниналарда гел башкача иде. Гришаның урыны табын түрендә булыр. Аягөсте кунак кыстаганда да Нинаның борчылулы карашы Гришасында тукталыр. Гришасын бик сакларга, бик тә яшәтергә тырышты Нина.

 “Аллага шөкер, тәртипле булды, сукмады. Иртәрәк китте шул. 2008 елның 29 ноябре иде. Аның атасы да иртә үлгән. Әнисе Мария алты баланы аякка бастырган. Соңгы вакытта Чаллыдагы кызында торды. Әни дә бик чиста, пөхтә килеш, 88 яшендә китеп барды, – дип сөйли Нина. – Гришадан башка бик авыр булды, яхшы кешеләр бик булыштылар. Аларга рәхмәт яусын, тормышлары мул булсын”.

Авылларында медпункт ябылгач, Нина Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлегенә санитарка булып урнашты. Күрәсең, медсестра булу хыялын тормышка ашыра алмавы аны медицина тармагына китергән. “Аты медпунктында идән-кер ябып ялыкмагансың икән, башка урын беткән идеме”, дип әйтәләр. Ә мин үз эшемне яратам, безнең йогышлы авырулар бүлегендә чисталык башкасына караганда да ныграк кирәк”, – ди Нина. Шул 2008 елдан башлап, өч көннең берендә шәһәр белән авыл арасындагы кырык чакрымлап юлны үтә ул. Аны авыр чакларында ташламаган, ире вафатыннан соң һәрьяклы ярдәм күрсәткән кешеләргә, хезмәттәшләренә, кечкенәдән үк кул арасына кергән балаларына да рәхмәтле Нина.

Сигез бөртекнең җидесе

Нинаның йөрәгендә төзәлмәс яралар да аз түгелдер. Ул яраларның йөрәгеннән кан саркыта торганы – кызы Христинаны мәңгегә югалтуы. Ничә еллар узса да чибәр, булдыклы кызының дөньяларда юклыгын ана йөрәге кабул итә алмый. Баштагы елларда “төшемдә күрдем” дип, елый-елый сөйли иде.  

2013 елның 2 мае Олы Атыдагы Чачакаевлар гаиләсенә мәңге бетмәслек кайгы китерә. 21 яшьлек Христина, билгесез шартларда, юкка чыга. Түбән Камада яшәүче бу кызлары авылга кайтырга җыенган була. Кама елгасы ярында, пристаньнән ерак түгел, аның сумкасы һәм аяк киемнәре генә табыла. Нәрсә булган, язмышмы, кем гаепле? Өнсез елга суы ул серне мәңге ачылмаслык итеп үзенә бикләгән. Динле гаиләдә үскән кызның үз гомерен чикләвенә якыннары ышана алмый. “Дөньядан китәргә җыенган кеше шул арада гына яңа кием алыр, планнар корыр идеме”, – дип әле һаман өзгәләнә әнисе.

Христина югалганнан соң, табылыр дигән өмет белән ай ярымлап яшәде Нина. Төшләрендә дә кызын еш күргәнен сөйли иде. Ул аны исәндер дип өметләнде. Әмма кара серне мең йозакка бикләгән Кама елгасы уентыгында, пристаньнән әллә егерме, әллә утыз чакрымлап ераклыкта таптылар аның гәүдәсен...

 “Сабыйларны Ходай бирә, һәрберсе үз бәхете белән туа”, – дип әйтүче Нина ире Гриша белән сигез бала үстергәннәр. 1986 елда кызы Ангелинаны тапканда Нинага нибары унтугыз яшь була. Ангелина тормышта үзенә яр итеп, керәшен егете Василийны сайлый. Василий мәктәптә укыта, Ангелина да Каенлы мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Ариадна һәм Елена исемле ике кызлары үсеп килә. Алар, барысы  бергә, төп йортта, Нина янында яшиләр. Соңгы вакытта сәламәтлеге какшап киткән Ангелина гына дәваханә юлын таптарга мәҗбүр.

Ангелинадан бер генә яшькә кече улы Вадим шәһәрдә тора. Аның хатыны – Кызыл Чапчак авылы кызы Гүзәл. “Киленем бигрәкләр дә әйбәт минем. Уңган, булган. Өч бала үстерәләр: Нәркиз, Арсен һәм Алиса”, – дип мактап сөйләде Нина. 

 1993 елгы кызы Мария дә шәһәрдә яши, кибетләрнең берсендә сатучы булып эшли.  Ире Владимир – үз авыллары тумасы. Ике балалары бар: Даниил һәм Кирилл.

Мария белән яшь аермалары ике ел булган Маргарита да Түбән Камада тора. Аптекада эшли. Ул үзе рус егете Андрейны яр иткән. Ярослав исемле уллары үсә.

Маргаритага ике яшь булганда дөньяга килгән Вениамин да шәһәрдә яшәүне өстенрәк күргән. 2001 елгы Валерия дә яшәү өчен Түбән Каманы сайлаган, ул да сатучы һөнәрен үзләштергән. Нина утыз биш яшендә тапкан төпчек улы Антонийны, югарыда телгә алганча, әтисе Павелга күрсәтеп калырга өлгергән әле. Аны кулына алып сөя, шатлануын белдереп сүз әйтә алмаса да, бабай кешенең  иң нәни оныгын яратуы яңаклары буйлап тәгәргән күз яшьләрендә чагылган. Мәңгегә хушлашу мизгелләренә озак калмаганын бар ачысы белән аңлаган Нинаның да җан әрнүләре яшь тамчыларына әйләнеп, туктаусыз аккан...

 Хәзерге вакытта балаларының эшчән, кешелекле булып үсүләренә шатланып, борчуларын уртаклашып яши Нина. “Бу тормышта ана булуга, балаларыңны үз кочагыңда үстерүгә нәрсә җитә?! Телевизорда хатыннарның үз балаларын ташлап калдырганнары турындагы тапшыруларны елый-елый карап утырам. Эзләп тапкач, ничек сине кабул итсен инде ул бала дип, исем китә, – ди Нина балалар турында сүз чыккач. – Аллага шөкер, үзебез таптык, үзебез үстердек. Беркайчан акча сораганнары юк. Буш вакытларын әрәмгә узгырмыйлар, үзләре эшләп  укырга тырышалар. Алар барысы бергә җыелганда, йортыбызга бәйрәм төсе керә. Элекке, балалар үскәндәге бәхетле елларны хәтерләтеп, оныклар чыр-чу килә, шаярыша. Бергә чаклар бер генә, рәхәтләнеп уйнап калсыннар”.

 

Фирая МОРАТОВА.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X