Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Чалмаева: «Кайда йөрсәгез дә, улым, Ходай сезгә яхшы кешеләр генә очратсын»

Чистай районының Югары Кондрата авылында яшәүче, бу язда 70 яшен тутыручы Нина Чалмаевадан Ватан кушкан бурычны үтәүче уллары турында турыдан бәреп сорарга кыймыйча, үз күңелен бушатканын тыңлыйм. Аның өч улы да махсус хәрби операциядә.

Урау ла язмыш юллары
Нинаның гомере терлекчелектә үтә. Авылдагы мәҗлесләрдә ире гармун уйнап йөрсә дә, Нина үзе балалары үсеп җиткәч кенә эштән арынып, кеше арасына чыга ала. 2004 елда үз колхозлары таралгач, 50 чакрым ераклыктагы Сарсазда дуңгыз карый. «Балаларны калдырып, шунда торып эшләдем. Эшләсәң, Вахит бер сүз әйтмәде. Үзе механизатор иде ул. Соңга таба, автобус белән басу уртасындагы агрофирмага йөреп, 3 елдан артык сыер саудым. Петр Иванович бакчам артында сыер фермасы ачкач, 2 еллап доярка булдым, 64 яшемдә туктадым. Чуриннар кешелекле булгач, эшлисем килеп эшләдем, — дип эшле тормышы турында сөйләде хәзерге вакытта ялгызы яшәүче Нина. — 1983 елларда төзелгән бу ызбага Артем яшь бала чакта күчтек. Кәгазь ала белмәгәнмен. Җирлек башлыгы Федор Чалмаев белән секретарь Татьяна Никонорова ызбамның һәм җирнең документларын алуда булыштылар. Газ счетчигы куйдырырга кирәк иде. Федор Пантелеевич үзе район башлыгы Дмитрий Иванов янына алып барды. «Ярый, Нина Кузьминична, эшләрбез», — дигән иде, Аллага шөкер, анысын да көйләп куйдылар. Дмитрий Алексеевичка да, барысына да рәхмәт. Сельсовет шоферы Юра Павлов та кирәк чакта өемнән килеп алып, китереп куеп йөрде. "Белорусь"та урам чистартканда да, Юра бар карны эттереп, капка төбемнән үк чистартып куя. 3 улым да СВОда булганга инде бу. Авыл халкына да рәхмәт, әле башта рак, улларымның 3есен җирләгәндә, ашларын уздырырга да һәрберсе ярдәм итте».

Тугызының өчесе юк 
9 бала тапкан Нина бер дә декрет ялына чыкмый. Энеләрен, сеңелләрен карау гаиләдәге олы кыз, 1975 елгы Галя өстендә була. Нина иртәнге 2дә пич ягып, эшкә киткәнче, көн дә ипи сала. Бухгалтер булып эшләгән бу кызы Галя үз районнарының Татар Талкышында каенана-каената белән бер йортта яши. Бәләкәй улын карап, өйдә утыра. Ире Илгиз белән 3 бала үстерәләр, терлек асрыйлар. 

Нинаның 3 улын язмыш бик иртә алып китә. Галядан 1 яшь кече улы, слесарь Альберт гаиләсе белән Түбән Камада яши. Йөрәгенә операция ясалганнан соң, Альберт озак яшәми, хатыны Ларисаны 2 бала белән ялгыз калдырып, 2017 елда үлә. Аларның олы уллары Эдик керәшен кызы Юлиягә өйләнгән, ә кызлары Камила 9нчыда укый. «Кодагый, мәктәптә завуч булган Роза да үз авылыбызныкы. Бәйрәмнәрдә җыелышабыз», — дип әйтеп куйды Нина.

1978 елның январенда туган улы Радик 21 яшендә үкенечле үлем белән китеп бара. Шул ук ел азагында тапкан улы Ринат ветеринария табибы белгечлеге ала. Альберт дәдәсе шикелле операция кичергән Ринат та дөньяда 41 ел гына яшәп кала. 
Хәзерге вакытта 9 баланың иң бәләкәе, 1993 елгы Геннадий — Казанда, төзелештә. Үз якларындагы Сарсаз егете, шофер Айнурга чыккан кызы Светлана (1988 елгы) сатучы булып эшли. Тутасы Галя кебек, ул да каенана-каената белән бер йортта яши. «Кода-ко дагыйлар бик төпле кешеләр. Кодагыем Әлфинур 66 яшендә Чистайга йөреп, тегүчелектә эшли. Алар сугыштагыларга кием, кирәк-ярак тегәләр. Башта оекбашлар бәйләп тапшырдылар. Светлана үзе дә, 7нче класстагы оныгым Эльвина һәм 5тә укучы Зарина да булыштылар — йонын чорнарга да кирәк, бәйләргә дә», — дип хәрби операциядәгеләргә ярдәм турында да сөйләде Нина.

Махсус хәрби операциядә 
Нина Кузьминичнаның махсус хәрби операция, хәтта оныкларының да андагыларга булышулары турында йөрәгенә якын алып сөйләве аңлашыла. Хәзерге вакытта аның 3 улы Ватан кушкан бурычны үти. 

Казандагы улы Дамир (1980 елгы) узган елның 18 январенда махсус хәрби операциягә китә. Дамирдан 6 яшь кече улы Марс та май аенда контракт төзи. 

Севастопольдә Хәрби-диңгез флотында моряк булган улы Артем (1983 елгы), контракт буенча, 2014 елдан бирле хәрби хезмәттә. Хатыны да шул як кызы. Уллары Тамерлан — 5нче класста...

«6 баламны солдатка озаттым, каршы алдым. Кызларымны кияүгә бирдем. Ходай ярдәме һәм авыл кешесенең булышлыгы белән яшим. Олы ярдәмчем — Светлана Чалмаева. Улым Марс акча җибәргәч, Светлана артыннан йөреп, ызбама 8 тәрәзә куйдыртты. Ул үзе укытты, хәзер — пенсиядә, аның ире Гена — туганым, — дип тормышы белән таныштыруны дәвам итте Нина. — Марсым киткәндә акча юллап, Чистайга барып, кием һәм кирәк-ярак алып, өстәлләр хәстәрләп йөрде Светлана Васильевна. Әле 2024кә чыккач, күршем Мария Краснованың улым белән бергә хезмәт итүче малае Гена ялга кайтты. Түбән Камада 9нчыда укучы оныгым, Марсның малае Эмиль кунакта иде, тәрәзәдән шул күреп алды. Марстан дип, чәчәк күтәреп керде Гена. Марс миңа һәм Эмильгә 5әр мең сум акча да җибәргән. Улыма үрдәк, сало, бавырсак кебек бозылмый торган күчтәнәч әзерләгән идек, алып китте. Балаларыма Ходай исәнлек бирсен. Яңа елга дип, Казандагы улым Гена телевизор алып кайтты, — дип соңгы вакыттагы яңалыкларын җиткерде Нина Кузьминична.

— Артем да, Дамир да телефоннан бик сөйләшмиләр. Әле Марска «голосовой» язып җибәрдем: «Анда я кич, я иртәндер инде, кайда йөрсәгез дә, улым, Ходай сезгә яхшы кешеләр генә очратсын». Анысы шәһәргә гуманитар ярдәм алырга чыкканда, шалтырата. Дамир белән икесенең аралары 45 километр гына. Дамирлар мәктәп төзи, Марс белән сөйләшә алмыйлар. Барыбыз да исән-сау булып, дөньялар тынычланып, шатлык белән улларымны каршы алырга һәм 70 яшемдә җыелып утырырга язсын иде».

Күңелендә — игелек 
Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә гуманитар йөк җыя башласалар, үзенең дә улларына халык булыша дип, Нина тизрәк ярдәмгә ашыга. Әле соңгысында да кибеттән юрган алып илткән. 

Балаларын «эшләмичә беркайда да үтемле булмыйсың, беркем дә хөрмәтләми» дип үстергән Нина бүгенге көндә авылдашлары игътибарын тоеп яши. Уллары махсус операциядә булган түтиләрне бәйрәмнәрдә мәктәпкә чакырып кунак итәләр, җирлек башлыгы бүләкләр бирә. Мәктәп директоры Елизавета Таишева, мәдәният йорты директоры Татьяна Павлова, китапханәче Елена Гурьянова һәрберсенә җылы сүз таба, ә укучылар котлауларын җыр-биюләр аша җиткерә. 

Киләчәккә бәхет юрап 
Хәрби операциягә киткәнче үз янында яшәгән улы Марсны, кайткач, бәлки, авылда төпләнер дигән өмет белән көтә Нина. Агрономлыкка укыган, Казанга йөреп эшләгән бу малаен да, башкаларын да «бөтен эшне булдыралар, куллары алтын» дип мактап та алды. Марсы авылда яшәр дигән уй белән, Нина тавыклар, куяннар асрый, 30 сутый бакчасында печән үстерә. Ирле-хатынлы гаиләләр шикелле, яшелчәсен дә утырта. 

«Хәзерге көндә өем җылы, газым кергән. Авыл халкы гел ярдәм итә, урамда кемне күрсәм дә, малайларымның хәбәрен белешмичә үтеп китмиләр, — дип, Нина үз уллары-кызларына да, авылдашлары һәм бар халыкка бәхет тели. — Андагы балаларыбыз исәнсау йөреп кайтсыннар, дөньялар тынычлансын. Беркемгә дә бала кайгысы, бала хәсрәте бирмәсен Ходай. Бар теләгем шул».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев