Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ни өчен керәшеннәр – «кәбен кою», ә татарлар «никах» диләр?

“Кәбен кою” сүзенең килеп чыгышы серен ачабыз, һәм ни өчен татарлар аннан баш тартып, “никах” дия башлаулары турында сөйлибез.

Татарлар дини өйләнешү йоласын, гадәттә, «никах» дип, ә керәшеннәр аны «кәбен кою» дип атый. Бу сүзнең каян килеп чыкканы турында беләсезме? “Кәбен” – чыннан да, керәшен сүземе икән? Шуны аңлатып карыйбыз.

Бу хәл элек менә ничек булган. 18 гасырга кадәр татарлар өйләнешүне “кәбен кою” дип йөрткәннәр. Ләкин Екатерина II идарә иткән чорда күп нәрсә төптән алмашына. Оренбургта Мөселманнарның Диния нәзарәте ачыла. Күп кенә татарларның дине булган ислам үзгәрешләр кичерә. Татар телен дә читләтеп узмый. Фарсы теленнән кергән алынма сүзләр гарәп сүзләре белән алыштырыла. Аларны – гарәп, фарсы алынмалары дип йөртәләр. Фарсы булган “кәбен” сүзен дә өйләнешүне аңлаткан гарәп “никах” сүзенә алмаштыралар.

Ә “кәбен” сүзе нәрсә дигәнне аңлаткан соң? Иң элек, шушы сүз белән туйларда кулланылган тәңкәләрне атаганнар. Аларны килен кешенең башына яудырганнар (койдырганнар), шуннан чыккан да инде “кәбен кою” сүзе. Аннан соң, бер тәңкәне алып, аны урталай бүлгәннәр – бу килешү төзүне аңлаткан. “Кәбен кисү” сүзе шуны аңлаткан. Мари телендә дә “кәбен” сүзенә охшаган “кäвин” дигән атама бар.

Керәшеннәр – телнең чын сакчылары. Аларның сөйләмнәрендә гарәп, фарсы, рус һәм башка телләрдән алынган сүзләр аз очрый. Лексикаларында очрый торган “кәбен кою” сүзе дә “никах” төшенчәсенә караганда күпкә иртәрәк кулланылышка кергән булган.

Марина Скворцова тексты, Алсу Мансурова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев