Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада мәктәп укучылары керәшен культурасын өйрәнә

Түбән Кама шәһәренең «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбле кызлары укучыларны керәшен җырулары, биюләре, көнкүреш һәм кием үзенчәлекләре белән таныштыралар

Шәһәр халыклар дуслыгы йорты «Керәшен культурасы» дигән фольклор дәрескә мәктәптә белем алучы егетләр һәм кызларны җыйды. 

Җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова һәм «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендә, «Җиз кыңгырау» кызлары фольклор дәрес үткәрделәр.

Керәшеннәрнең борынгы көйләрен, аларның яңгырашын тыңлаганнан һәм бергәләп җиңлерәк көйне өйрәнгәннән соң, командаларга бүленеп, үзара җыр ярышы да уздырып карадылар. 

«Бәрәкәт» яшьләр хәрәкәте активистлары булган «Җиз кыңгырау» кызлары Ариана Кадыйрова, Земфира Вәлиулина, Ясминә Исамәгыйлева һәм Карина Бухарова оештырган фольклор дәрес укучыларга бик тә ошады, алар тагын очрашу теләге белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев