Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Нариман керәшеннәре” ансамбле дә бар

Түбән Кама районындагы Нариман аылында да керәшеннәрнең фольклор ансамбле оештырылып, халык күзенә күренә башлады.

Бу ансамбльне Нариман клубы җитәкчесе Ксения Федотова оештырды. Ансамбль  “Нариман керәшеннәре” булсын дип, исемне авыл халкы үзе сайлады.

Нариман авылының биш түтие һәм ике дәдәен берләштергән бу ансамбль райондагы керәшен фолькор ансамбльләренең иң яше булса да, уңышлары да бар инде. Алар тирә-як авыллардагы Питрау бәйрәмнәрендә һәм, хәтта, район күләмендәге Сабантуйда да катнаштылар.

“Нариман керәшеннәре” Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан Түбән Кама районында уздырылган фестиваль-конкурста чыгыш ясап, “Үз халкының тарихына сакчыл һәм намуслы караш өчен” номинациясендә дипломга лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев