Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Надежда ПРОКОПЬЕВА: Сәламәтлек – ярты бәхет, дип юкка гына әйтмиләр икән

Надежда ПРОКОПЬЕВА, Балык Бистәсе районының Югары Мәшләк авылы

– Сәламәтлек – ярты бәхет, дип юкка гына әйтмиләр икән. 2020 ел миңа һәм минем якыннарыма сәламәтлек ягыннан проблемалар тудырды.

Яз көне коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, күпләр дистанцион эшләүгә күчте. Эшем фармацевтика өлкәсе белән бәйле булгач, миңа андый “бәхет” татымады. Эш күп булды, хезмәткәрләргә справкалар язып утырып, кичке 7-8 ләрдә кайткан чаклар да бар иде. Телефон кулдан төшмәде, төнге 12ләр тирәсендә ГАИ хезмәткәрләре шалтыратып, хезмәткәрләребезнең чыннан да бездә эшлиме-юкмы икәнлекләрен сорадылар. Пандемия башлангач, дүрт яшьлек кызыбыз Настяны авылга кайтарып куйдык. Югары Мәшләктәге әби-бабасы янында ай ярым торып килде. Телевизорларда һәм төрле массакүләм мәгълүмат чараларында коронавирус турында еш сөйләгәч, билгеле, курыктык. Үзебездән бигрәк, кызыбыз Настя өчен борчылдык. Ирем Петр ГАИда эшли. Аның да яз көне ял итү мөмкинлеге булмады. Алны-ялны белмичә эшләделәр. Хәзер  инде Аллага шөкер, гадәти тормышка кайтып киләбез кебек.

Яңа елга теләгем шул: илдә тынычлык булып, үзебез һәм якыннарыбыз сәламәт булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев