Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Минкиннар гаиләсе республикакүләм конкурсының район этабында уңышлы чыгыш ясады

Чистай районының Бахта авылыннан Минкиннар гаиләсе республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының район этабында катнашып, дипломга лаек булдылар.

Элекке керәшен өен хәтерләтеп бизәлгән сәхнәгә өлкән Минкиннар белән бер йортта яшәүче Николайның хатыны Индира чыкты.

Күрше Мөслим мәктәбендә тәрбия эше буенча мөдир булып эшләүче Индира Юрьевна үзе 12 ел элек килен булып төшкән Минкиннар гаиләсе белән таныштырды: «Шәҗәрә агачыбыз — җимеш агачы түгел, ә каен. Каен агачы — керәшен халкының символы, ул җил-давылга бирешми, сыгылса да сынмый торган агач. Юкка гына Тройсын бәйрәмен дә каен агачы белән бәйләмәгәннәр. Безнең нәсел агачыбызда Питер бабай ( аның әтисе — Степан, нәнәе — Анна) зур урын алып тора. Аның 13 баласы булган, 30 оныгы, ул оныкларының — 69 баласы... Питер бабай Бөек Ватан сугышының беренче көненнән элемтәче булган, 1946 елда гына туган йортына әйләнеп кайткан. Аның улы Владимир сиксәненче елларда Әфган сугышыннан исән-сау кайткан, оныгы Денис Чечен сугышында катнашкан. Һәм хәзер махсус хәрби операциядә оныгы, улы Василийның улы Денис һәм өч кияве Ватан кушкан бурычны үтиләр. Хатыны Александра белән Питер бабай 59 ел тату гомер итеп, асыл егетләр, уңган-булган кызлар үстерәләр. Ул 1950 еллардан умартачылык һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнә башлый. Үзенең һөнәрен улларына да өйрәтә. Бүгенге көндә дүрт малае да авылда умарта тота. Иң тәмле бал аертучы буларак, тирә-юньдә Минкиннар данын тараттылар».

Шуларны сөйләгәч, Индира Минкина тамашачыга һәм жюрига үзләре сәхнәләштергән йоланы — бал аерткан көнне туган-тумачаны, күрше-тирәне яңа балдан аваз итәргә чакырып сыйлауларын карарга тәкъдим итте... 

Бахтадагы төп йортта ире Валерий белән яшәүче Клара Минкинаның 80 яшьлек әнисе Татьяна Алексеевна, җырлый-җырлый, сәхнәгә көлчә күтәреп алып керде:

Айлар килдек лә без, айлар килдек,
Бахта авылларыннан килдек без.
Әби-бабайларча безләр киенеп,
Шушы бәйрәмнәргә килдек без.

Сүз уңаеннан, Клара әйтүенчә, элек бал ашарга чакырганда «үз әпәең белән кил» дип әйтә торган булганнар. Шул гадәт хәзерге вакытта да сакланып калган: балдан авыз итәргә килүче кеше үз күчтәнәчен күтәреп керә: шишара, катлама, көлчә, югача (булочка), катлама. Конкурсны карарга килүчеләр бу милли камыр ризыгы белән күргәзмәне караганда да танышканнар иде инде... Гомумән, күргәзмәне һәм сәхнәдәге театральләштерелгән тамашаны караган халык Минкиннарның тату олы гаиләсе турында бик күп нәрсәләр белде.

Гаилә башлыгы Валерий Петрович Бахтадагы балалар бакчасында сак хезмәтендә эшли. Ул үзе конкурска килмәгән, йорт-җиргә күз-колак булып, авылда калган. 

Аның хатыны Клара да авылдагы балалар бакчасында эшли, ул — повар. Үзләре янында, төп йортта яшәүче уллары, 34 яшьлек Николай белән бергәләп шәхси хуҗалык тоталар. 8 баш үгезне суеп, итен сатуга ук, тагын 8 бозау алганнар, 1 баш савым сыерлары бар. 70 баш умраталарыннан кышка 30лабы гына кергән, узган җәй бал кортлары күпләп кырылган. Хуҗалыкта умарталарны Валерий үзе карый. Терлек азыгы буларак, 4 пай җирендә печән, бодай, арпа үстерәләр.

Конкурста Николай белән Индира үзләренең балалары — 2нче класста укучы Никита, 7 яшьлек Карина, 3 яшьлек Дарина белән бергә катнаштылар.

Клара һәм Валерий Минкиннарның Чистайда яшәүче, сәгать заводында эшләүче кызлары Елизавета Сафина да үзенең 7 яшьлек кызы Элина белән килгән иде. Лизаның ире Фаил хәзреге вакытта махсус хәрби операциядә. 

Валерийның бертуган тутасы, Чистайда яшәүче Раиса Петровна Антонова да кызы Марина һәм оныклары Кирилл, Артем белән бу конкурста катнашты. 

Валерийның туганнан туган сеңелесе Аннаның кызы, Мөслим мәктәбе директоры Любовь Васильевна Шишкова да «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез»дә Минкиннар данын яклашты.

Шулай ук, Валерийның туганнан туган сеңелесе, балаларының урсанасы, Бахтадагы бакчада тәрбияче ярдәмчесе булып эшләүче Ираида Тихоновна Григорьева да чыгыш ясады.

Клараның туганнан туган сеңелесе, Бахтадагы балалар бакчасы тәрбиячесе Анна Минкина һәм кызлары — 10нчыда укучы Виктория белән 10 яшьлек Настя; Клараның әтисе яклап туганнан туган энекәше, Бахтада шәхси хуҗалыгында күпләп терлек асраучы Павел Егорович Синаев та бар иде.

Минкиннар, җыйнаулашып, беренче аерткан бал белән туган-тумачаны, күршеләрне сыйлау йоласын күрсәттеләр. Алар әбиләреннән һәм нәнәйләреннән отып калган җыруларны җырлаганда, оныклар керәшенчә биеделәр.

Өсләренә авыл клубыннан алып торган һәм элекке әбиләрдән (шул исәптән Клараның урсанасы, 1942 елгы Мария Агиевадан да) калган күлмәкләрне, алъяпкычларны киеп чыгып, тамашачыны керәшеннәрнең элгәредән үк килгән үз йолалары белән таныштырды Минкиннар.

Ахырдан бергәләп җыру әйттеләр:
Әйдәгез, туганнар, җырлашыек,
Безнең татулыкны белсеннәр.
Кешеләрдән сорап җөрмәсеннәр,
Үз күзләре белән күрсеннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев