Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Миңнеханов Казанда иртәгә эш көнен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим итте

Футбол буенча дөнья чемпионаты матчы булу уңаеннан Татарстан Президенты Казан предприятиеләренә хезмәткәрләрен 14.00 сәгатьтә җибәрергә тәкъдим итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 6 июльдә, Казан предприятиеләре һәм оешмаларында эш сәгатен 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан лидеры сайтында хәбәр ителә.

Кыска эш көне булу Татарстан башкаласында Бразилия һәм Бельгия җыелмалары арасында Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында чирек финал матчы булу белән бәйле.

Эш көнен кыскарту җәмәгать транспортында кеше агымын җиңеләйтүгә китерәчәк һәм шәһәр халкына, кунакларга уңайлыклар тудырачак, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

  • Бразилия — Бельгия футбол матчы 6 июльдә 21.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында узачак.
  • "Татар-информ" МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев