Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Милли бәйрәмнәр старт алды

Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне үткәрү графигы расланды.

Республикада инде күп еллар Татарстан халыкларының табигый-календарь циклына бәйле милли бәйрәмнәр зурлап уздырыла. Әлеге фестивальләр Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау һәм торгызу бурычы белән оештырыла. Кунаклар милли культуралар белән якыннан танышып, һәр халыкның ата-бабадан килгән мәдәни мирасларын тамаша кыла ала.

Татарстан Республикасында милли бәйрәмнәрне үткәрү графигы расланды.

25 май – Лаеш районының Русское Никольское авылында рус халык бәйрәме “Каравон”;
1 июнь – Мөслим районының Мари-Буляр авылында мариларның “Семык”;

8-9 июньнәр – район үзәкләре һәм авылларда, 16сы – Түбән Кама белән Яр Чаллыда, 23 июньдә Казанда – “Сабантуй”;

23 июнь – Лениногорск районының Мордва Кармалкасында “Балтай” респуб лика мордва халкы бәйрәме;

29 июль – Мамадыш районының Пойкино авылында удмуртларның “Гырон быдтон”ы; 

6 июль – Аксубайда чуашларның “Уяв”ы; 6 июль – Чаллыда славяннарның “Иван Купала” бәйрәмнәре узачак.

Әлеге календарь циклы 20 июль көнне “Пит рау” керәшен культурасы фестивале белән тәмамлана.

Быел “Питрау”ның юбилей елы. Ул 20 нче тапкыр Мамадыш районының Җөри авылында узачак. Оештыручылар әлеге бәйрәмдә республика, шул исәптән, чит өлкәләрдән дә, фольклор коллективлар катнашыр, дип көтәләр. Елдагыча бәйрәм программасында балалар, дискотека мәйданнары каралган, зур һәм кечкенә сәхнәләр эшләячәк. “Кряшен чибяре” һәм “Кряшен авылы” мәйданчыклары быел да иң популярлары булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев